Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 15

Бәхет мизгеле

Оглавление

Бәхет мизгелләре төрле була,

Кайвакытта диңгез ярлары.

Кайвакытта искә төшү җитә,

Хәтерләрдә мәңге калганы…


Кеше күңелен, кемнәр тоя ала,

Нинди хисләр кайчак кичерә…

Тыела алмый шундый минутларда,

Хисләренә әллә исерә…


Сихри тормыш кебек барысыда,

Күңелләрдә башка уйлар юк…

Бер кайгыда булмаганда кебек,

Моңлы чакны кабат уйларлык…


Бер кисәге генә… минутлары…

Нинди хисләр бирә кешегә.

Бәхетне бит тотып карап булмый,

Кереп булмый аның эченә…


Бәхет теләп. аны сораганда,

Белә алсак аның асылын…

Тоя алсаң аның булганнарын,

Бөтен кайгыларың басылыр


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх