Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Кем ачулы

Оглавление

Нигә кеше бик еш ачулана,

Үзе белән якын кешегәдә…

Кәеф юкта инде кул селтәгән,

Эшләнмичә калган эшенәдә.


Бик күп вакыт, нидер җитми,

Байлык – айлык, гомер озын.

Туймый күңел әле hаман,

Күп ялапта тормыш тозын.


Аз кебек җыйганы, булганы,

Гомергә өйләнгән хатыны.

Ачулар чыгара алучы…

Җитмәгән әйбере – акылы.


Тыярга чем кара хисләрне,

Кешенең үзендә дилбегә.

Адаша, алдаша, ялгыша,

Тормышта шайтанга бил бөгә.


Акылга сыймаслык эшләрне,

Эшлиләр ачулы чакларда…

Кем нинди ышыклар таба ала,

Ачулы җанлардан сакларга.


Кешенең күренә ачуы,

Атлауда… аяклар басуда…

Утырып торырга кушалар,

Күңелең күмелсә ачуга…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх