Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Язмышым хыялым

Оглавление

Хыялларым минем барыр юлым,

Язмыш белән бергә үрелә.

Изге теләк таңның нурларыдай,

Ерак офыклардан күренә.


Язмышымда, минем теләгемдә,

Күңелемдә ихлас очраша,

Язмышыма мин буйсынып яшим,

Авыр мизгелләре очраса…


Тәңгәл килеп язмыш хыял белән,

Янәшәдә булсын hәр вакыт…

Изге юлын язмыш безгә биргән,

Үтә алсак иде шаулатып…


Иң изгесе иде теләгемнең,

Яши алу иде югалмый…

Язмыш, хыял ул синеке генә,

Шөкер итми яшәп булалмый.


Әллә язмыш, әллә хыял гына,

Кайсылары, барыр юлларым.

Мин сайладым инде үзем өчен,

Хыял, язмыш бергә булганын…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх