Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10

Би исми Алла

Оглавление

Бисмиллаhны без әйтәбез икән,

Башлаганда теләк, гамәлне.

Мөселманнар диеп атыйбыз,

Бу сүзләрне әйткән әдәмне…


Ялгышлыкмы әллә явызлыкмы,

Ул сүз булса гөнаh эшләрдә…

Теләкләрең нинди була ала,

Шәрәбләрең торса өстәлдә.


Теләк бит ул – сорау дога була,

Кабул була иман булганда…

Чуар сүзләр әйтә алу түгел…

…Күңеллләрең ихлас тулганда.


Бисмиллаhны нигә әйтү кирәк,

Шикле булса синең гaмәлең..

Хәләл белән харам бутаганда,

Күңелеңдә калмас әдәбең…


Бәйрәмнәрнең була төрлесе,

Мөселманның үзе бәйрәме.

Савабы юк шикле булган жирдә,

«Бисмиллаh "-дип әйтмә әйдәле…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх