Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 9
Вәгазь
ОглавлениеГомер юлын үтәр өчен,
Язмышлар бар…
Туры юлны югалтырга,
Ялгышлар бар…
Яшәүләрне аңлар өчен,
Авырлыклар…
Таныр өчен шайтан көчен,
Явызлыклар…
Хөрмәт итеп яшәр өчен,
Гореф гадәт…
Буыннарның саклануы,
Иман – сәбәп…
Кеше белән кеше арасын,
Әдәп саклар…
Гыйбәдәттә булганнарны,
Аллаh яклар…
Туры юлын кеше табыр,
Кирәк булса…
Иман белән яшәр өчен,
Теләк булса…