Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 30
Ярлы күңел
ОглавлениеЯрлы түгел мени синең күңел,
Аллаh биргән сиңа җитмәсә.
Булган кадәренә әле hаман,
Ул күңелең, шөкер итмәсә…
Байлык түгел мени күңел өчен,
Кaнәгатьлек хисе тулуы…
Аз булсада, шул булганы өчен,
Шөкерләрдә hәрчак булуы…
Күләмнәре синдә булган малның
Сынаулары сина бирелгән…
Олы сынауларны үталмасаң,
Жир йөзенә нигә киленгән.
Мал күләме бәхет китерәме,
Кемгә житеп әле туктаган…
Рәхмәтле, рәхәттә була кеше,
Нәфесләре кемнең йоклаган…
Сиңа биргән бөтен нигъмәтләрне,
Уйлап кара каян килгәнне…
Син алгансын имеш аны табып,
Онытма син кемдер биргәнне…
Акыллы сүз, дөрес фикер җитә
Матур яшәү өчен дөньяда.
Сүздән, гaмәл кире якны сайлый,
Безне көтә шуна гел жаза…