Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 27

Кая бара

Оглавление

Сүзләр әйтү хәзер бигрәк җиңел,

Газетага түгел язасы…

Башка килгән бөтен уйларыңны,

Интернетка гына саласы…


Тозсыз сүзләр, тозсыз бәйрәмнәр,

Бер туктаусыз анда агылада.

Җүләрлекне мактап алу өчен,

Дөрес кебек сүзләр табыла.


Болганчыкта кебек, шомлы кебек…

Барган юлларыбыз билгесез.

Кая барганыңны белә алмау,

Адашуларныңдыр билгесе…


Бәйрәм итеп, асылын аңламыйча,

Пыр туздырып чыршы әйләнеп…

Акырынлап әллә күчәбезме,

Урман җаннарына әйләнеп?


Мөшкеллекне кеше үзе эзли,

Адашудан эзли бәрәкәт…

Кыйбыласыз калган җаннар өчен,

Бәрәкәтсез була хәрәкәт…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх