Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 38

Кабат сынау

Оглавление

Кабат көтә сынау вакытлары,

Һәрберебез көтә сыналу.

Ялгыш юлга керә башлаганда,

Андый төзәтүләр була ул.


Алданабыз, алдамакчы булып,

Качып булмый андый сынаудан.

Авыруларга ярдәм итә алмый,

Дәүләтеңнән дару сораулар.


Кем күтәрә иң күп авырлыкны

Гади халык инде әлбәттә.

Скорыйлар ташый вируслы дип,

Казан, Чаллы аннан Әлмәткә…


Олы әфәт дибез мондый хәлне…

Кайчан булган мондый масштаб,

Әй, кешелек кулларыңнан килсә,

Даваларлык берәр ачыш тап…


Сүзләр белән алдый сәясәтче,

Чирне таба гади шарлатан.

Кая миллионлы «акыллылар»,

Атом бомбалары шартлаткан.


Кая качып була мондый чакта,

Чит илгәме әллә подвалга…

Сынауларны урап үтеп булмый,

Ялгыш була, кайсын тапсаңда…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх