Читать книгу 2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31

Бер гөнахсыз

Оглавление

Язмышлар бездән башланмый,

Безнең теләк түгел туулар…

Югарыда алдан хәл ителгән,

Кеше булып жирдә булулар.


Бирелгәне безгә язмыш белән,

Бергә булып, аны матурлап…

Яшәү өчен… кәсеп өчен түгел,

Шәкүр карак кебек ат урлап.


Бездән тора безнең хaләт кенә,

Эчке дөнья, хисләр, үзгәреш.

Шуңа бәйле алда күрәселәр,

Нинди була безнең юнәлеш.

Оста шофер юлда ышанычлы,

Тормыш юлы сорый кешелек.

Кайвакытта шулай «тырышабыз»,

Тәмугларга бүген төшерлек…


Нигә кеше шулай мәнсез микән,

Гөнаhлармы шулай итәләр…

Бер гөнаhсыз булып туаларда,

Әллә ниләр кылып китәләр…


2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Подняться наверх