Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин - Страница 2
Әлдермештән Әлмәндәр
(2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия)
ОглавлениеКүп йөргән, күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, ләкин күңел көрлеген югалтмаган авылым картларына багышлыйм.
Катнашучылар:
Әлмәндәр – Әлдермеш авылы карты, 91 яшендә.
Искәндәр – Әлмәндәрнең өлкән малае, 70 яшендә.
Өммия – Искәндәрнең карчыгы, Әлмәндәрнең килене, 65 яшендә.
Хәмдебану – Әлдермеш авылы карчыгы, 70 яшендә.
Евстигней – Әлмәндәрнең Антоновка авылындагы «знаком» ы, 85 яшендә.
Гөлфирә – Әлмәндәр улының оныгы, 17 яшендә.
Йөзембикә – Әлмәндәрнең карчыгы, Гөлфирә яшендә.
Илсур – Әлдермеш авылының 5–6 яшьлек малае.
Мансур – Әлдермеш авылы егете, 18 яшендә.
Газраил – яше билгесез, ләкин карт икәне күренеп тора.
Әҗәл – ул да яшь түгел.
Фәрештә – Газраилнең секретаре.