Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин - Страница 20
Канкай углы Бәхтияр
(Тарихи драма)
Бишенче күренеш
Оглавление1774 елның язы. Бәхтияр отрядының лагере. Төн. Бәхтияр белән Теләчев керәләр. Аларга каршы Василий килә. Үтеп китә.
Бәхтияр. Бәчели! (Василий туктагач.) Биргән сәламеңне ишетмәдем.
Василий. Кичер, полковник, күрмәдем. Үземне үзем сүгеп бара идем.
Бәхтияр. Ни өчен?
Василий. Әлеге дә баягы үзең беләсең. Анасының җиде бабасын… Шушы башың белән кулыңны сузып теләнеп йөр, имеш, ә?
Бәхтияр. Үтте бит ул чакларың, хәзер теләнмисең.
Василий. Юк, үтмәде, өч ел теләнгәнемнең үчен алып бетермәдем әле. Питербургка җитеп, Катьканың бугазын чәйнисем бар.
Бәхтияр. Син сактамы, Бәчели?
Василий. Сакта. Мин сакта вакытта шикләнмә, полковник. Килеп карасыннар Катька караклары, аналарының җиде бабаларының әбиләрен… ат итеп җигәрмен… (Китә.)
Әбүбәкер. Йа Хода! Җанвар бит бу.
Бәхтияр. Җанвар, Әбүбәкер. Бүре! Сарык чакларын искә төшереп, сүгенеп йөри.
Әбүбәкер. Бүре… Бүреләргә каршы бүреләр. Адәм балалары кайда? (Җыр ишетеп туктап кала.)
Агачка сөялгән Ертык чикмәнле сугышчы җырлый.
Хура в™рман кашлать, каш-каш кашлать,
Тав™лл™ љил килсе тухсассан,
Хура хал™х шавлать, шав-шав шавлать
Ирекленсе кана пурнастан.
Бәхтияр белән Теләчев җырлаучы янына киләләр.
Бәхтияр. Җырың кайсы телдә, җирдәш?
Ертык чикмән. Үзебезнең телебездә, полковник.
Бәхтияр. Телең кайсы халыкныкы?
Ертык чикмән. Чуваш булабыз, полковник.
Бәхтияр. Җырыңның мәгънәсе ни?
Ертык чикмән. Урман турында. Давыл килсә, кара урман шаулый, ирек даулап, кара халык шаулый.
Бәхтияр. Кешеләр кайда дигән идең, Әбүбәкер. Күрдеңме? Моңнары, телләре бар. Төрле халыкларның телләре төрле, уйлары бер… Кара урман шаулый…
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә.
Карурманны чыккан чакта
Кисеп алдым пар каен…
Аерылмаек, дускаем.
Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә…
Дус-иш кирәк, Әбүбәкер. Авылыңнан алып киткәнемә айдан ашты. Карышмыйча хезмәтеңне кылдың. Карадың, күрдең. Күңелеңне ачар чак җитте. Китәргәме, калыргамы ниятең? Китәм дисәң – тотмыйм. Әйт сүзеңне.
Теләчев. Сүзем шул: син кыю кеше, Бәхтияр. Анысы яхшы. Әмма шунысы яман: син аяусыз, усал.
Бәхтияр. Бөтен кеше синең кебек юаш булса, яхшы булыр иде дә, усаллар күп. Усалларга усал мин.
Теләчев. Кеше аяусыз булырга тиеш түгел. Кеше мәрхәмәтле булырга тиеш. Сиңа гозерем шул: мин яныңда булганда, усаллык кылма. Бүре булма. Күңелемнең катылануын теләмим.
Бәхтияр. Бу сүзләрең белән ни әйтергә уйладың? Минем белән калырга теләвеңне белдердеңме?
Теләчев. Хәерле булсын… Син ниндидер указ язарга дигән идең.
Бәхтияр (Теләчев каршына тезләнеп). Әбүбәкер! Димәк, син каласың?! Үзең теләп? Бу яхшылыгыңны мәңге онытмам. Син мине аңладың. Сүз бирәм, вәгъдә, синең күңелеңне рәнҗетмәм. (Тиз генә сикереп торып.) Ә указ мондый булачак. Әби патша каракларыннан арынган җирләрдәге сотникларга, старшиналарга! Үз хәлләре турында, шунда яшәүче халыкларның хәле турында безгә рапурт язып торсыннар. Әгәр дә мәгәр халыкны кысу хакында яман хәбәр ишетсәк, бездән дә, падишаһымыздан да мәрхәмәт булмаячак.
Атлар чапкан тавыш ишетелә. Бер сугышчы керә.
Сугышчы. Пулкувник агай, гулувный атаман Белобарудов килә.
Ул арада Белобородов үзе дә керә. Бәхтияр аңа каршы бара.
Белобородов. Пикетларың оста куелган, полковник. Хәтта мин үзем сокландым. (Теләчевкә күрсәтеп.) Бу кем?
Бәхтияр. Яңа писер. Теләч углы Әбүбәкер.
Белобородов (Теләчевкә). Бөек государьга турылыклы хезмәт итүегезне телим. (Бәхтиярга.) Мин ашыгам, Бәхтияр. Сине күреп китәр өчен юлымнан борылдым, командам юлын дәвам итә.
Бәхтияр. Юлыгыз кая?
Белобородов. Бөек государь Магнитныйда. Ул үзенә кушылырга боера.
Бәхтияр. Бөек падишаһны күрү бәхетенә ирешер көннәр килеп җиттемени, атаман?
Белобородов. Миңа шулай, сиңа иртәрәк. Минем уйлавымча, государьның юлы Казан өязе аркылы Мәскәүгә. Сиңа күбрәк гаскәр җыйнарга кирәк. Мин уйлыйм, әгәр государь Казанга юл алса, сиңа да гаскәрең белән Казан өязенә чыгу өчен әмер булыр. Бу якларда бригадир Салават Юлаев белән Канзафар Усаев кала. Ишеттеңме, Канзафар Усаев та бөек государьның боерыгы белән бригадир чины алды. Исән бул, Бәхтияр, озакламый күрешергә язсын.
Бәхтияр. Юлларың уң булсын, атаман. (Белобородов чыгып киткәч.) Ишеттеңме, Әбүбәкер. Бөек падишаһыбыз Казанга юл тота. Без дә Казан өязенә юл алабыз. Казанны күрәсе көннәребез бар, Казаннан – Мәскәү якын.
Ут сүнә.