Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин - Страница 9
Әлдермештән Әлмәндәр
(2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия)
Эпилог
ОглавлениеПролог һәм интермедиядәге күренеш. Сәхнәнең бер ягыннан – Газраил, икенче ягыннан Әҗәл чыга.
Газраил. Кайда Әлмәндәр?
Әҗәл (кәгазьне сузып). Алыгыз, сезнеңчә булды.
Газраил. Кайда үзе?
Әҗәл. Алгы бүлмәдә утыра.
Газраил. Алып кер.
Алгы бүлмәдә Фәрештәнең чәрелдәп кычкырганы ишетелә һәм Газраил кабинетына Фәрештә атылып килеп керә.
Газраил. Ни булды?
Фәрештә (кытыкланып). Ул, ул мине кочаклый.
Газраил. Кем?
Фәрештә. Карт.
Әҗәл. Карт түгел, Әлмәндәр. Әлдермештән Әлмәндәр.
Алгы бүлмәдән Әлмәндәрнең «Бырдый белән Шырды» е яңгырый.
Пәрдә.