Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин - Страница 8

Әлдермештән Әлмәндәр
(2 пәрдәле, 4 күренешле, пролог, интермедия һәм эпилоглы комедия)
Дүртенче күренеш

Оглавление

Әлмәндәр карт бакчасы. Эшләнеп бетмәгән алачык идәнендә Әлмәндәр белән Әҗәл утыралар. Вакыт төн. Әрәмәлек ягыннан гармунга кушылып җырлаган тавышлар ишетелә.


Әҗәл. Ятып ял итеп ал, Әлмәндәр. Шактый юл үттең, арыгансыңдыр.

Әлмәндәр. Акылың алтын икән. Ял итеп ал дигән булып мәңгелеккә йоклатырга җыенасыңмы?

Әҗәл. Нәрсә инде син. Кем дип беләсең мине ул кадәр. Син генә ул алдашасың, мин гадел эш йөртәм. Кулыңны куймаган килеш сиңа орынаммы… Синең өчен эләгәчәк миңа. Ләкин барыбер соңгы төнеңне үзеңә бирәм.

Әлмәндәр. Маташтырма.

Әҗәл. Валлаһи, билләһи. Төнлә алып китмим сине. Таң атканда, кояш чыгар алдыннан, көн уянганда. Күңелең гел яктыда булгач, үлемең дә яктыда булсын. Ә бүген төнлә син теләгән нәрсәңне эшли аласың.

Әлмәндәр. Җәйге кыска төндә ни эшләп булсын. Ашап туймаганны, ялап туеп булмас.

Әҗәл. Уйла. Үкенечләрең калмыймы?

Әлмәндәр. Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткезеп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп, үз үлемнәре белән үлсеннәр иде. Уттан кырылмасыннар иде.

Әҗәл. Нәрсә әле син мескенләнеп коелып төштең, Әлмәндәр? Шундый күңелле иде синең белән, кинәт сүндең. Салындырма борыныңны, җебемә, чурту-матыр. Тор әйдә, алачыгыңны кадаклап бетерәбез.

Әлмәндәр. Төнлә шакылдау килешми. Кешеләр йоклый.

Әҗәл. Нишләргә соң инде синең белән?

Әлмәндәр. Китер, кәгазеңне.

Әҗәл. Әлмәндәр…

Әлмәндәр. Китер, диләр.

Әҗәл. Нигә инде… Мин үзем әйтеп торганда…

Әлмәндәр. Белеп тор, мин кул куйдырдым, Әлмәндәрне җиңдем дип мактанасы булма, үзем куям.

Әҗәл. Хет өйдәге улың, киленең, оныгың белән саубуллаш.

Әлмәндәр. Йокылары бүленмәсен.

Әҗәл. Ярый соң, алайса, әйтмәк бар, көчләмәк юк. Соңыннан миңа үпкәләмә. (Кәгазь белән карандашны Әлмәндәргә суза.) Әлмәндәр, кызганам мин сине, валлаһи, кызганам. Сиңа ярдәм итәсем килә, ничек ярдәм итәргә белмим. (Кинәт бер фикергә килә.) Таптым! Таптым, Әлмәндәр дус! Син исән калачаксың!

Әлмәндәр (кәгазьне атып бәреп). Әйт тизрәк!

Әҗәл. Искәндәр! Улың Искәндәр! Фамилиягез бер, исемнәрегез охшаган. Абайламас Газраил. Сизмәслек итеп эшләрмен. Искәндәр үзе дә Әҗәл көтеп ята. Керим мин аның янына, кул куйдырып чыгыйм.

Әлмәндәр (сикереп торып). Ни дидең? Ни дидең син, явыз?! Минем бердәнбер улыма? (Әҗәлнең якасына ябыша.)

Әҗәл. Нишлисең, җибәр!

Әлмәндәр. Син Әлмәндәр картны?


Әҗәлне күтәреп алып җиргә сыламакчы була. Әҗәл бирешми. Көрәшәләр. Икесе дә егылып җирдә әүмәкләшәләр. Ниһаять, икесенең дә хәле бетә, бер-берсенә аркаларын терәшеп ял итәләр.


Әҗәл. Әйтерсең мин үзем өчен.

Әлмәндәр. Дәшмә!

Әҗәл. Синең өчен бит, яшисең килә бит.

Әлмәндәр. Дәшмә, дим!

Әҗәл. Дәшмим, чурту-матыр, мәтәлеп кит. Ике тиенлек тә акылың юк. «Ала карга» дип җырлап йөрергә генә беләсең. Аңарга китсә, ала карга асыл кош та түгел әле.

Әлмәндәр. Булмасын. Ул – җан иясе.

Әҗәл. Аның кемгә кирәге бар?

Әлмәндәр. Дөньяда булгач, кирәге бардыр.


Пауза.


Әҗәл. Гафу ит, Әлмәндәр. Мин Искәндәрне исеңә төшереп ялгышканмын. Синең Әлмәндәр икәнеңне онытып җибәргәнмен. Әй дөнья, дөнья… Ассалуди, былгаруди… Карале, Әлмәндәр, теге Ястәгнәй ничек булыр? Синең урынга батмасмы?

Әлмәндәр кинәт Әҗәлгә таба борыла. Әҗәл егылып китә.


Әлмәндәр. Тагын башладыңмы?


Әҗәл (артка чигенеп). Булды, булды. Дәшмим, дәшмим. Зинһар, кызма. (Җирдә яткан кәгазьне алып.) Ярар, синеңчә булсын. Бөтенесе син дигәнчә булсын, мә. Мә карандаш.


Әлмәндәр кәгазьне, карандашны алып, кул куярга җыенганда, бакча рәшәткәсе янына Гөлфирә белән Мансур килеп туктыйлар. Мансур Гөлфирәгә якын килми, читтә басып тора. Әлмәндәр, кул куярга онытып, аларны күзәтә башлый.


Мансур. Гөлфирә, сез нигә безнең авылда тумаган икән?

Гөлфирә. Әллә нинди сораулар бирәсез сез, Мансур.

Мансур. Ярамыймыни?

Гөлфирә. Үзегез ничек уйлыйсыз соң?

Мансур. Мин уйламыйм.

Гөлфирә. Уйламагач, андый сорау бирмәгез.

Мансур. Авылда шулай инде. Сорауны уйлап торып бирмиләр. Тоталар да әйтәләр. Шәһәрдә генә уйлаган булалар. Уйлап, әйтерсең бездән артык җирләре бар. Алар да ике аяклы, без дә ике аяклы.

Гөлфирә. Тавык та ике аяклы, каз да ике аяклы.

Мансур (көлеп). Эләктереп ала беләсез сез.

Әлмәндәр. Син дә эләктереп ал, пешмәгән. Авызың ачып торасың. Бүтән чакта бик егетләнәсең бит.

Әҗәл. Тукта, Әлмәндәр, тыңлыйк.

Әлмәндәр. Кыз белән егет сөйләшүе сиңа ник кирәк?

Әҗәл. Кызык бит. Сөйләшүләре ни белән бетәр икән?!

Гөлфирә. Сез нигә уеннан киттегез?

Мансур. Сез дә киттегез бит.

Гөлфирә. Мин нишләмәм. Миңа дәү бабай әйтте, озак йөрмә, сәгать ун тулганчы, матри, өйдә бул, диде.

Әлмәндәр. Кара курнус борынны, ничек алдаша.

Мансур. Әлмәндәр бабай өйдә юк. Аны күрдем мин, Антоновка авылына бара иде. Ул анда барса, ике-өч көнсез кайтмый, беләм.

Әлмәндәр. Муладис!..

Мансур. Ул миңа әйтте, Гөлфирәң кайтты, диде.

Гөлфирә. Ничек «Гөлфирәң»?

Әлмәндәр. Сынаттың, егет.

Әҗәл. Тик кенә утыр инде.

Әлмәндәр. Ничек тик утырыйм, оныгымның кызы ич ул.

Мансур. Белмим инде, Әлмәндәр бабай шулай диде.

Гөлфирә. Моның өчен эләгәчәк аңарга. Ярый, сау булыгыз, Мансур, минем йокым килә.

Мансур. Егетләр белән сөйләшкәндә «йокым килә» дип әйтергә ярамый.

Гөлфирә. Ни була?

Мансур. Әдәпсез була, некультурный була. Авыл кызлары алай дип әйтмиләр.

Гөлфирә. Алайса, авыл кызлары янына барыгыз.

Мансур. Нигә алай авыл кызлары дип мыскыл итебрәк әйтәсез?

Гөлфирә. Нәрсә миңа бәйләнәсез? Кайткан саен бәйләнәсез.

Мансур. Сезнең белән сөйләшәсем килгәнгә. Шуңа күрә авылга кайтканыгызны көтеп кенә торам.

Гөлфирә. Әллә «яратам» дип әйтергә уйлыйсызмы?

Мансур. Уйламыйм. «Яратам» дип әйтер өчен нигә уйлап торырга. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк.

Гөлфирә. Кызык икән. Нигә алай?

Әлмәндәр. Безнең замандагыча сөйләшмиләр шул болар. Сөйләшүләре тәмле.

Әҗәл. Нәрсәсе тәмле инде, кырт та мырт.

Әлмәндәр. Бөтен хикмәт шунда. Безнең яшь чакта без генә сөйли идек. Хатын-кызның теле кияүгә чыгып ун елдан соң гына ачыла иде. Төннәрен кочаклаганда да түшәк читенәрәк авышалар иде, куркалар иде. Курыккан хатын-кызны кочаклауның ни тәме бар. Кочагыңа үзе шуып керсен ул. Теле белән ачуланган булсын.

Әҗәл. Карт азгын син, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Ту-ты.

Гөлфирә. Нигә алай? Әйтегез инде, ник дәшмисез?

Мансур. Әйтәм, миңа «син» дип дәшсәгез әйтәм.

Гөлфирә. «Сез» дип үзең башладың?

Мансур. Мин культурныйрак чыксын дип әйткән идем.

Гөлфирә (көлеп). Үләм! Көлеп үләрсең синең белән.

Мансур. Менә болай ул, Гөлфирә. «Яратам» дип әйтер өчен уйларга кирәкми. Чөнки күңелеңдәген әйтәсең. «Яратмыйм» дип әйтер өчен уйларга кирәк. Чөнки уйламый әйтеп ташлап ялгышуың бар. «Яратмыйм» дип бер әйткәч, «яратам» дип әйтергә соң була.

Гөлфирә. «Яратам» дип әйтеп тә ялгышырга мөмкин.

Мансур. Күңел беркайчан да ялгышмый.

Гөлфирә. Лекцияң өчен рәхмәт, истә тотармын. Син кайчан әле армиягә китәсең?

Мансур. Нигә алай сорыйсың?

Гөлфирә. Авылга кайткач, үзем генә рәхәтләнеп йөрер идем.

Мансур. Быел котыласың, ике елдан тотыласың.

Гөлфирә. Ике елдан соң мин авылга кайтмыйм.

Мансур. Кая барасың?

Гөлфирә. Быел укырга керәм. Студент булгач, җәй көне студотряд белән китәм.

Мансур. Укырга керә аласыңмы соң?

Гөлфирә. Мин бит син түгел. Минем бөтенесе дә бишле.

Әлмәндәр. Үземә охшаган, мактанырга ярата. Шулай, кызым, сер бирмә. Дәү бабаң сер бирмәде дөньясында.

Мансур. Син, Гөлфирә, миннән котылам, дисең. Үзең мине күргәч сөенәсең.

Гөлфирә. Каян беләсең?

Мансур. Мансур сизә ул. Авылга да син мине сагынып кайтасың.

Гөлфирә. Менә бусы ялган!

Мансур. «Ялган» дип әйтергә ашыкма, Гөлфирә, «чын» дип әйтәсең бар.

Гөлфирә. Кара син нинди!

Мансур. Мин шундый. Элек кенә оялчан идем. Хәзер… (Көйләп.) «Менә без дә үсеп җиттек, әни». Армиягә китәбез. Армия оялчан егетләрне яратмый. Син ачуланма мине «сагынып кайтасың» диюемә. Аның ни гаебе бар. Мин дә бит сине сагынып көтеп торам. Күңелең мин сагынганны сизә.

Гөлфирә. Үләм, үләм!..

Мансур. Син нигә безнең авылда тумаган икән, дип әйткән идемме?

Гөлфирә. Әйткән идең.

Мансур. Безнең авылда туган булсаң, безнең авылда үскән булсаң, гел бергә булган булыр идек. Мин армиягә киткәндә, кулъяулык чигеп бирер идең…

Гөлфирә. Үләм!.. Хәзер кулъяулык чикмиләр авылда да.

Мансур. Син чигәр идең, Гөлфирә.

Әлмәндәр. Дөрес! Чигәр иде. Әгәр дә мин чынлап торып яратсам, комнан бау ишәр идем.

Әҗәл. Иштеңме соң?

Әлмәндәр. Нәрсә «иштеңме»?

Әҗәл. Яратканың булмадымыни?

Әлмәндәр. Аны әйтәсең икән. Комнан бау ишеп азапланырга әллә мин җүләрме. Кыйбла җиленә сәнәк белән кадаучы түгел мин. Бау ишмәдем, Искәндәрем тугач, Йөзембикәмә бишек ясап бирдем. Кулыма балта да тотып караганым юк иде, ясаган бишегем сандугач оясы булды.

Гөлфирә. Мансур… Син… Син нигә миңа… «яратам» дип әйтмисең?

Мансур. Син «яратмыйм» дип әйтерсең дә…

Гөлфирә. Ә мин алай дип әйткәнче уйлап карармын.

Мансур (Гөлфирәне кочагына алып). Яратам, Гөлфирә.

Әлмәндәр (куанычыннан нишләргә белми). Үбешегез инде, хәерсезләр. Аның ни ояты бар?!

Әҗәл. Әкрен, әкрен, Әлмәндәр. (Гөлфирә белән Мансур үбешкәнне күреп.) Эх, нигә мин дә кеше булып яралмаган икән!

Гөлфирә (Мансурдан читкәрәк китә). Чыннанмы, Мансур?

Мансур (бар көченә кычкырып). Яратам! Я-ра-та-а-а-ам!

Гөлфирә. Нишлисең, җүләр!

Мансур (җырга күчеп).

Уфа тараклары белән

Күңелле чәч таравы;

Үзәкләремне өзәдер

Бер елмаеп каравы.

Уфа тараклары таптым

Агыйдел буйларыннан;

Гомеремнең буйларына

Китмәссең уйларымнан.


Гөлфирә. Нишлисең, Мансур?! Кешеләр ишетә.

Мансур. Беркем дә юк, Гөлфирә, дөньяда без икәү генә.

Әлмәндәр (Гөлфирә белән Мансур ишетерлек итеп). Ә мин?! Мине кая куясыз. Мин бар, мин – шаһит!


Мансур белән Гөлфирә Әлмәндәр тавышын ишетеп сызалар. Әлмәндәр тураеп бакча уртасына баса.


Ә мин?! Мин бар дөньяда! Мин исән! Кит, Әҗәл. Китеп тор янымнан! Эх!.. (Мансур җырлаган көйгә җырлап, бакча буйлап йөренә.)

Уфа тараклары белән

Кем чәчләрен тараган;

Фани дөнья авыр, диләр,

Кем күтәреп караган.

Уфа таракларым җуйдым

Чәчләрем тараганда…


Бакчага Өммия чыга. Аптырап, Әлмәндәргә карап тора.

Әлмәндәр, җырын дәвам итеп, аның каршына бара.

И туган-үскән илләрем,

Чит җиргә караганда.


Өммия. Әллә инде акылың ук җиңеләйдеме, ходаем?! Өйдә югыең лабаса, Антунга китте, дигәннәрие. Кай арада кайтып җиттең? Булсаң да булырсың икән!

Әлмәндәр. Кушылып җырла миңа, килен.

Өммия. Әстәгъфирулла. (Тиз генә кереп китә.)

Әлмәндәр. Надан! (Алачык янына бара-бара сөйләнә.) Дөнья ямен аңламый. Япь-яшь башларыннан йоклап яталар. Эх, егерме генә елга яшь булсам! (Алачык идәненә утырып.) Утыз гына елга. Кырык… Илле… Алтмыш… Җитмеш…


Алмагач арасыннан көянтә-чиләк күтәргән Йөзембикә чыга. Ул төсе, буе, тавышы белән Гөлфирәгә охшаган. Киеме генә башка.


Әлмәндәр. Йөзембикә!

Йөзембикә (туктап кала, йөзен яулыгы белән каплый). Кем ул?

Әлмәндәр. Мин бу, Йөзембикә, Әлмәндәр.

Йөзембикә. Басма өстендә нишләп утырасың, Әлмәндәр?

Әлмәндәр. Айны саклыйм.

Йөзембикә. Айны? Аны урлыйлармыни? Ул бит еракта, аңа кемнең кулы җитсен?

Әлмәндәр. Җирдәге айны. Иңбашларына көянтә-чиләкләр аскан айны саклыйм, Йөзембикә.

Йөзембикә. Әллә минеме?

Әлмәндәр. Син аймыни?

Йөзембикә. И хәсиятсез. Кит, юл өстендә утырма.

Әлмәндәр. Китмәсәм нишләтерсең?

Йөзембикә. Суга төртеп төшерермен.

Әлмәндәр. Аннары тартып алырсың да бауга элеп киптерерсең.

Йөзембикә (көлеп). Тиледер син, иеме? Төнлә берүзең басма өстендә утырасың.

Әлмәндәр. Син дә берүзең чишмәгә килгәнсең ич. Төн дип тормагансың.

Йөзембикә. Көндезләрен вакытым юк.

Әлмәндәр. Минем дә вакытым юк.

Йөзембикә. Минем әти сине мактый. Ун кеше өчен эшли, ди. Печән чапканыңны карап торган.

Әлмәндәр. Алай булгач, эш пешә икән.

Йөзембикә. Нинди эш?

Әлмәндәр. Сиңа яучы җибәрсәм, әтиең ык-мык килеп тормас.

Йөзембикә. Минем әти яучыларны яратмый, кызларым үзләре теләгәннәргә барсыннар, ди.

Әлмәндәр. Алай булгач, бигрәк тә җайлы. Көзгә туй ясарбыз.

Йөзембикә. Мин сиңа барырга җыенмыйм да.

Әлмәндәр. Нигә?

Йөзембикә. Син әллә нинди. Сиңа ышанып булмый. Син авылдагы бөтен кызларга да күз кысасың.

Әлмәндәр. Аның хәйләсе бар, Йөзембикә. Бүтән кызларга мин күз кыскан булып бер күзем белән генә карыйм, сиңа ике күземне тутырып карыйм.

Йөзембикә. Миңа ник алай карыйсың?

Әлмәндәр. Бүтән кызлар сарык кебек. Үз күләгәләреннән үзләре өркеп, өерләре белән йөриләр, син берүзең, кәҗә кебек, берәүгә дә исең китми, туры басып, урамның уртасыннан йөрисең.

Йөзембикә. Әти шулай өйрәтә. Ходай ир балалар насыйп итмәгән, кызларым җебегән булмасын, ди. Беркемнән дә бер сүз әйттермәм, ди.

Әлмәндәр. Шуның өчен сиңа «ирдәүкә» дип әйтәләрме?

Йөзембикә. Әйтсеннәр. Исем дә китми.

Әлмәндәр. Кил, минем янга утыр, Йөзембикә.

Йөзембикә. Ник?

Әлмәндәр. Су анасының чәч тараганын карарбыз.

Йөзембикә. Кешеләр күрсә…

Әлмәндәр. Син курыкмыйсың ич.

Йөзембикә. Мин үзем генә булганда курыкмыйм.

Әлмәндәр. Берәрсе сүз әйтеп карасын, җиде бабасына «Иман шарты» укытырмын… Нигә көләсең?

Йөзембикә. Син усал түгел.

Әлмәндәр. Сиңа усаллар кирәкмени?

Йөзембикә. Кирәкми. Усаллар кирәкми. (Әлмәндәргә якын килмичә генә алачык идәненә утыра.)


Пауза.


Әлмәндәр. Ай нигә якты, беләсеңме, Йөзембикә?

Йөзембикә. Белмим, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Болытлар ышкылып йөреп шулай ялтыратып бетергәннәр аны.


Йөзембикә рәхәтләнеп көлә.


Йолдызлар нигә җемелди, беләсеңме?

Йөзембикә. Белмим.

Әлмәндәр. Басма өстендә Мәкәрҗә чиләге кебек матур кыз утыра, кем икән ул дип, күзләрен кысып-кысып карыйлар.

Йөзембикә. Тиле-миле!


Пауза.


Әлмәндәр, без олыгайгач та Ай шул урында торыр микән?

Әлмәндәр. Юк.

Йөзембикә. Кая китә?

Әлмәндәр. Мин аны алып төшеп, үзебезнең өй кыегына кадаклап куям.

Йөзембикә. Алай итмә, Әлмәндәр. Бүтәннәргә дә кирәк ич Ай.

Әлмәндәр. Ярый, алайса, тимәм, урынында торыр.

Йөзембикә. Без картаербыз микән, Әлмәндәр?

Әлмәндәр. Мескеннәр генә картая.

Йөзембикә. Без үләрбез микән, Әлмәндәр?

Әлмәндәр. Таптың сөйләшер сүз.

Йөзембикә. Ни сөйләшик соң?

Әлмәндәр. Мескеннәр генә үлә.

Йөзембикә. Ходай язганнан узып булмый.

Әлмәндәр. Белмим ни язгандыр, мин укый белмим.

Йөзембикә. Алай димә, Әлмәндәр.

Әлмәндәр. Нәрсә остабикә булып утырасың, чурту-матыр.

Йөзембикә. Ни дигән сүз ул «чурту-матыр»?

Әлмәндәр. Әти Антун урысыннан өйрәнеп кайткан. Ачу килгәндә әйтә торган сүз, ди.

Йөзембикә. Ачуланма инде, Әлмәндәр. Миңа ул сүзне әйтмә.

Әлмәндәр. Ачуны китермәсәң әйтмәм.


Әтәч кычкырган тавыш.


Йөзембикә (торып). Таң әтәчләре кычкыра.


Килгән ягына борылып китә башлый. Әлмәндәр, көлә-көлә, утырган урыннан тора.


Йөзембикә (борылып). Нигә көлеп каласың, Әлмәндәр?

Әлмәндәр. Су алырга оныттың.

Йөзембикә. И синең белән… Чык басмадан.

Әлмәндәр. Ә син минем яннан үтеп кит.

Йөзембикә. Басма тар, егылам.

Әлмәндәр. Мин тотып калырмын.

Йөзембикә. Әйем.

Әлмәндәр. Куркак.

Йөзембикә. Син үзең куркак. (Алачык идәненә баса.) Кулың белән кагылма, ярыймы?


Идән буйлап атлый, Әлмәндәр идән читендә басып тора. Йөзембикә үткәндә, бер аягына гына басып, Йөзембикәне уздырып җибәрә.


Әлмәндәр. Тизрәк тутыр чиләкләреңне, аягым арыды.

Йөзембикә тавышы. «Тилеләнмә, егыласың».


Шул сүзне генә көткәндәй, Әлмәндәр чайкалып китә. Бакчага Өммия белән Искәндәр чыгалар.


Өммия. Күр, үз күзләрең белән күр.

Әлмәндәр. Күрәм, Йөзембикә, күрәм.

Искәндәр (Әлмәндәр янына килеп). Әти…

Әлмәндәр (ике аягына басып, текәлеп, Искәндәргә карап тора). Улым, синме соң бу?

Искәндәр. Мин, әти, мин…

Әлмәндәр. Мин әле әниең белән сөйләшеп утырдым.

Өммия. И ходаем, шул гына җитмәгән иде.

Әлмәндәр. Килен, син дә мондамыни?

Өммия (куркыбрак). Монда, әткәй, монда.

Әлмәндәр. Ачуланма инде, килен.

Өммия. Ачуланмыйм, әткәй, ачуланмыйм.

Әлмәндәр. Авыр сүз әйтеп күңелеңне рәнҗеткәнем булмады бит, килен. Ачуланганда да яратып, үз итеп ачуландым.

Өммия. Шулай, әткәй, шулай…

Әлмәндәр. Әй телең, килен. Бигрәк тәмле. Сандугач кебек сайрыйсың. Шундый телне кырык ел миннән яшереп яшәдең.

Искәндәр. Әти, өйгә керик.

Әлмәндәр. Минем белән әрепләшү синең үзеңә дә дөнья рәхәте бит, килен. Синең юньсез ирең көн озынына өч сүз дә әйтми. Ә хатын-кыз сөйләшмичә тора алмый. Дөрес әйтәмме, килен?

Өммия. Хак, әткәй, хак сөйлисең. (Искәндәргә шыпырт кына.) Малайларга, кызларга хәбәр итәргә кирәк.

Әлмәндәр. Ни сөйләшәсез, килен?

Өммия. Сине мактыйбыз, әткәй.

Әлмәндәр. Шулай дөрес. Юкса, кара аны, матри, килен. Килегез, тезелешеп утырыйк әле. (Алачык идәненә утырып.) Улым, син – уң ягыма, килен, син суң ягыма утыр.

Өммия. Утырабыз, әткәй, утырмыйбызмы соң.


Утыралар. Өммия шикләнебрәк кырыйгарак утыра.


Әлмәндәр. Якынрак кил, килен. Менә шулай. Күрәсезме, балалар, таң ата. Озакламый кояш чыгар. (Искәндәргә.) Син нигә өстеңә кимәдең? Таң атканда салкын була. (Өстеннән казакиен салып, Искәндәр иңенә яба.)

Өммия. Авырткан җирең юктыр бит, әткәй?

Әлмәндәр. Йөрәгем урынында түгел. Кош булып очып йөри.

Өммия. Алай икә-ән. Болай кайда утырганыңны, нишләп йөргәннәреңне беләсеңме соң?

Әлмәндәр. Килен, бар әле, Хәмдебануны чакырып кер.

Өммия. Хәмдебануны?.. Йоклыйдыр ул, әткәй.

Әлмәндәр. Таң атканда йоклап яталармы?

Өммия. Анысы шулай да. Син дә ятып тор… Җиңеләеп китәрсең.

Әлмәндәр. Әйткәнне тыңла, килен.

Өммия. Искәндәр, нишлим?

Искәндәр. Бар, чакыр!

Өммия. И ходаем… (Бакча капкасына бара. Анда Гөлфирә белән Мансурны очрата.) Кайда йөрисең син бу вакытка чаклы? Дәү бабаң…

Гөлфирә. Нишләгән?..

Өммия. «Нишләгән, нишләгән»… Акылы җиңеләйгән. Бар, Хәмдебану әбиеңне чакыр!

Гөлфирә. Нигә?

Өммия. Белмисезмени, өйләнәм дип саташа бит. Үләм, ходаем, адәм көлкесенә калып бетәбез. Вакытында үлә белмәсәң, шулай инде ул. Бар инде, күңеле булсын.

Әлмәндәр. Килен, үзеңә кушкан йомышны бүтәннән эшләтмә.

Өммия. Үләм. Колагын кара син аның. И ходаем… (Китә.)

Гөлфирә (тиз генә бакчага керә, Әлмәндәр янына килә). Дәү бабай…

Әлмәндәр. Сөйгән егетең нигә кермәде?

Гөлфирә. Дәү бабай…

Әлмәндәр. Бар, алып кер.

Гөлфирә. Анда беркем дә юк, дәү бабай.

Әлмәндәр. Алып кер.


Гөлфирә, бакча капкасына барып, Мансурны чакырып кертә. Мансур кыюсыз гына Әлмәндәр янына килә.


Әлмәндәр. Ник алай, әйбер урлаганда тотылган сыман киләсең?

Мансур. Исәнмесез, Әлмәндәр бабай! Исәнме, Искәндәр бабай!

Әлмәндәр. Исән булмый нишлик. Ничек дидең әле, дөньяда без икәү генә, дидеңме? Шәп әйттең, муладис! Кара аны, арагызга өченче кешене кертмә, колагың борып өзәрмен. Менә, Искәндәр улым, оныгыңның кияве шушы егет була. Белә идеңме?

Искәндәр. Әти…

Әлмәндәр. Әй, сиңа сүз әйткән мин җүләр. (Гөлфирәгә.) Дәү әниеңә охшагансың икән син, кызым, бәхетле булырсың. Кил, утыр яныма. Син, кияү… Мансурмы әле исемең?

Мансур. Мансур.

Әлмәндәр. Илсур атлы энең дә бармы әле синең?

Мансур. Бар.

Әлмәндәр. Кайда ул?

Мансур. Йоклыйдыр.

Әлмәндәр. Алып кил.

Мансур. Мондамы?

Әлмәндәр. Алып кил, дигәч, монда була инде.

Гөлфирә. Дәү бабай…

Әлмәндәр. Йокысыннан уяна алмаса, күтәреп алып кил. Бар инде, бар. Егет кеше ике әйткәнне көттерми.


Мансур чыгып китә.


Искәндәр. Әти, өйгә керик.

Әлмәндәр. Бакчага кунаклар чакырдым, өйгә кереп качыйммы? Дөрес бит, кызым?

Гөлфирә. Дәү бабай, син кыланасыңмы?

Әлмәндәр. Ни дидең?

Гөлфирә. Син кыланасың гына бит, әйеме?

Әлмәндәр. Дәү бабаң гумере буе кыланчык булды, кызым.


Бакча капкасы янында – Хәмдебану белән Өммия.


Өммия. Нишләтәсең инде, Хәмдебану. Элек тә тулы түгел ие, хәзер булганы да чыгып беткән. Оят инде, оят.

Хәмдебану. Хәерле булсын.

Әлмәндәр. Килгәч нигә керми торасың, Хәмдебану?!

Хәмдебану. Керәм, Әлмәндәр абзый, керәм.


Өммия белән алачык янына киләләр.


Әлмәндәр. Йоклый идеңме, Хәмдебану?

Хәмдебану. Юк, Әлмәндәр абзый, уянган идем.

Әлмәндәр. Бер ялгызың күзгә йокы кермидер шул. Менә мин дә йоклый алмыйм.

Хәмдебану. Йокларсың, Алла боерса.

Әлмәндәр. Йокларбыз, диген, Хәмдебану.

Хәмдебану. Әй Алла…

Өммия. Сөйләмә дә инде.

Әлмәндәр. Кияүгә чыкмыйм дисең инде, алайса, Хәмдебану?

Хәмдебану. Чыгарбыз, Әлмәндәр абзый, чыгарбыз.

Әлмәндәр. Кемгә?

Хәмдебану. Кемгә дип… Әй Алла… Исән-сау терел дә, чыгарбыз.

Әлмәндәр. Мин авырумыни?

Хәмдебану. Юк, Әлмәндәр абзый, Алла сакласын.

Әлмәндәр (кинәт көлә башлый. Көлеп туктагач). Әй килен, килен. Каенатаңны ничек чирләтергә белми аптырыйсың ла инде. Авырмыйм мин, Хәмдебану, тап-таза мин.

Хәмдебану. Шулай булмый соң… Шулай, Әлмәндәр абзый.

Әлмәндәр. Кил әле, утыр әле яныма. Кит, улым, читкәрәк, кыз белән егет сөйләшкәнне тыңлап утыру – гөнаһ. Утыр, Хәмдебану, курыкма, тимим.

Хәмдебану. Утырам, Әлмәндәр абзый, нидән куркыйм. (Утыра.)

Әлмәндәр. Әгәренки кулым белән ялгыш кагылсам, колак төбемә утыртырсың, ярыймы. Теге вакытта түбән очның бозау Закирга суккан шикелле итәрсең. Хәтереңдәме?.. Егерме биш яшендә ирсез калып берәүне дә якын җибәрмәдең шул. Һаман бер ялгызың. Үзсүзле хатын булдың, Хәмдебану. Димләп карадым, гумереңне заяга үткәрмә, интекмә дип, бүтәннәргә димләп карадым, ачуланган чакларым булды. Сүземне тыңламадың. Үземә кияүгә чык дип бәйләндем – ачуландың. Рәхмәт, рәхмәт, Хәмдебану, сынатмадың. Ирең мәрхүмне рәнҗетмәдең. Әгәренки мин хөкүмәт башында торсам, синең кебекләргә мидал бирер ием. Ишетәсеңме, Гөлфирә кызым?


Өй ягыннан бакчага Евстигней чыга.


Евстигней. Альмандар, ай, Альмандар!..

Әлмәндәр. Здич мин, Ястәгнәй.

Евстигней (алачык янына килеп). Син – шайтан, Альмандар. Кая качтың? Бакча чыгам – син юк. Аптыраш. Бригадирга барам, ат бир, әйтәм, Альмандар барам. Начар, Альмандар. Дус качкан, начар. Килям. Ызба керәм – юк. Тыңлыйм – гур-гур-гур – син тавыш.

Әлмәндәр. Садис, Ястәгнәй. Малы-малы балакыем. Сын, сноха, дучка, Хәмдебану сидим балакыем, хураша. День идет, сулныцы идет.

Евстигней (башкаларга). Якшимисиз?

Өммия. Зрастуй, Ястәгнәй дәдәй. Старик ни слушай. Маклашка давай. Один сад ходит, писнә пают. (Гөлфирә көлгәнне күреп.) Нигә көләсең?

Искәндәр. Сөйләшә белмәсәң, тик тор, Өммия!

Өммия. Сез генә оста инде.

Евстигней. Ничево! Якши, якши, килин. (Әлмәндәр янына утырып.) Ну, как кайткан? Мин курыккан.

Әлмәндәр. Хураша, Ястәгнәй. Ассалуди, былгаруди. Спасибы.


Йоклаган Илсурны күтәреп, Мансур керә. Бакчага кергәч уятырга тырыша.


Мансур. Уян диләр! (Колагын уып.) Уян!


Илсур тиберченә.


Әлмәндәр. Тимә! Ник тиясең малайга?

Мансур. Уянмый ич.


Илсурны җиргә бастыра. Илсур җиргә утыра, күзләрен уа.


Әлмәндәр. Кешене шулай уяталармы, кит яныннан. (Илсур каршына тезләнеп.) Нәрсә, йоклаулары бик тәмлемени? Йокла, йокла.


Илсур, күзләрен ачып, Әлмәндәргә карап тора.


Таныдыңмы? Мин ич бу. Канфит кирәкме?

Илсур. Кирәкми.

Әлмәндәр. Бал ашыйсың киләме?

Илсур. Ю-ук.

Әлмәндәр. Алма биримме?

Илсур. Бирмә.

Өммия. Интектермә инде баланы.

Әлмәндәр. Илсур, мин китәм бит.

Илсур. Кая?

Әлмәндәр. Әллә кая, бүтән кайтмыйм.

Илсур. Китмә!

Әлмәндәр. Уянсаң китмим.

Илсур. Мин йокламыйм.

Әлмәндәр. Менә муладис. Яле бер җырлап җибәр.

Илсур. Җырлыйсым килми.

Әлмәндәр. Мин җырлыйммы соң?

Илсур. Җырла.

Әлмәндәр (көйләмичә генә).

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел:

Безнең башлар балык түгел,

Куырып ашамаслар.


Илсур (елмаеп). Алай түгел.

Әлмәндәр. Ничек соң?

Илсур. Беләсең. Юрый-марый гына кыланасың.

Әлмәндәр. Кыланмыйм инде. Онытканмын. Шуңа күрә сине чакырып китердем.

Илсур. Көләсең.

Әлмәндәр. Көлмим ич инде.

Илсур (көйләмичә генә).

Без андый малай түгел,

Без мондый малай түгел:

Кая барсак та ярыйбыз,

Күгәргән калай түгел.


Әлмәндәр. Муладис! Әйдә, хәзер көйләп…

Илсур. Алма бир!

Әлмәндәр. Алмамы? Бирәм. Ал үзең өзеп.

Илсур. Син үзең бир.

Әлмәндәр. Үземме? Хәзер, хәзер… (Якындагы алмагачтан алмалар өзеп, Илсур алдына өеп куя.) Менә… Булдымы?

Илсур. Булды. (Җырлый.)

Без андый малай түгел лә,

Без мондый малай түгел.


Илсурга Әлмәндәр кушыла.

Кая барсак та ярыйбыз,

Күгәргән калай түгел.


Әлмәндәрнең күзе алмагач артында басып торган Әҗәлгә төшә.

Әлмәндәр. Яле, Илсур, тагын берне сыздыр. «Шырдый» ны…

Илсур. Мин җырлыймын бырдыйны,

Бырдый белән шырдыйны.

Мин җырлаганны ошатмасаң,

Үзең җырла шундыйны.


Илсур җырлаганда, Әлмәндәр Әҗәл янына бара. Әҗәлнең кулыннан кәгазь-карандаш алып, кәгазьне Әҗәлнең сыртына җәеп, кул куя.


Җырның соңгы ике юлын кабатлап җырлап, алачык янына килә.


Әлмәндәр. Мин җырлаганны ошатмасаң,

Үзең җырла шундыйны.


Ут сүнә.

Пьесалар / Пьесы

Подняться наверх