Читать книгу Пьесалар / Пьесы - Туфан Миннуллин - Страница 22

Канкай углы Бәхтияр
(Тарихи драма)
Җиденче күренеш

Оглавление

Ханбикнең өе. Сәке өстендә – Бәхтияр Канкаев, Әбүбәкер Теләчев, Абдулла Мостаев.


Бәхтияр. Бер урында озак торып симерәбез түгелме, җәмәгать?

Мостаев. Гаскәр җыябыз, Бәхтияр. Бу – зур эш, падишаһымызга олуг армия кирәк.

Бәхтияр. Син, Абдулла, һәрчак миңа каршы сөйләргә яратасың. Падишаһымызның миңа атап язган указын мин дә укыдым, олуг армия җыю турындагы фикерне әйтеп падишаһка үзем рапорт язганымны онытмадым. Мин ул хакта әйтмим. Җыелган армия ни дә булса эшләргә тиеш. Әгәр армия эшсез торса, ул бозыла. Падишаһка кеше саны кирәкми, сугыша белә торган гаскәр кирәк. Сугышырга кеше сугышып кына өйрәнә. (Теләчевкә.) Тагын күпме кеше килде?

Теләчев (кәгазьгә карап укый). Пашкино авылыннан 2 кеше, Иванайдан 6 кеше, Мишәбаштан 5, Шумбут аракы заводыннан 15, Катмыштан 11, Кече Шөннән…

Бәхтияр. Син миңа җәмгысын әйт.

Теләчев. Җәмгысы буладыр 380 кеше.

Бәхтияр. Аз.

Теләчев. Пудпулкувник Рахманкулдан хәбәр килеп җитмәде.

Бәхтияр. Рахманкулга әйтеп яз, хәбәрен җибәреп торсын, аның кайда, нишләп йөргәнен без белергә тиеш. Сиңа, Абдулла, кечкенә команда алып, Кама аръягына кичәргә кирәк булыр. Үзеңә отрядны шунда җыйнап, кичүләрне күзәтчелеккә алырсың. Падишамызның Казанга бара торган юлын ворлар отряды бүлмәсен.

Мостаев. Бүген үк китәргәме?

Бәхтияр. Бүген үк түгел, хәзер үк.

Мостаев. Баш өсте. (Урыныннан тора.)

Бәхтияр. Отрядыңда тәртип булырга тиеш, онытма.

Мостаев. Син мине рәнҗетәсең, Бәхтияр. Мин дә бит пудпулкувник чинын йөртәм.

Бәхтияр. Син – пудпулкувник. Мин – өлкән пудпулкувник… Йә, чиннар бүлешмик. Үпкәләмә. Уртак эштә үпкәләү булмаска тиеш. Кисәтүнең зыяны тимәс. Үзең белән иң ышанычлы кешеләреңне ал. Сау бул, Абдулла. Исәнлектә күрешергә язсын.

Мостаев. Амин. Атна-ун көннән хәбәр җибәрермен.


Мортаза килеп керә.


Мортаза. Бәхтияр агай…

Бәхтияр. Нәрсә, Мортаза, тагын рәхмәт укырга кердеңме?

Мортаза. Юк, Бәхтияр агай.

Бәхтияр. Мин сиңа Бәхтияр агай түгел, пулкувник хәзрәтләре. Төшендеңме?

Мортаза. Төшендем, Бәхтияр агай… Анда бер мулла килгән. Сине эзли.

Бәхтияр. Бар, әйт, керсен.

Мостаев. Мин китим.

Бәхтияр. Ашыкма, күрик, нинди мулла икән.


Чапан-чалмадан мулла керә.


Мулла. Әссәламегаләйкем!

Бәхтияр. Вәгаләйкемәссәлам, хәзрәт. Түргә үтегез.

Мулла (түргә узып). Безгә Бәхтияр атлы кеше кирәк иде, шушы өйдә, диделәр.

Бәхтияр. Ул кеше без булабыз, хәзрәт. Ни йомыш?

Мулла. Йомышны әйтер алдыннан утырып дога кылыйк. (Дога кылганнан соң, Теләчев белән Мостаевка күрсәтеп.) Боларны кемнәр дип белик?

Бәхтияр. Монысы – Әбүбәкер дигән кеше, монысының исеме – Абдулла.

Мулла. Бәрәкалла. Мөселманнардыр, шәт. Юкса безгә әйткәннәр иде: Бәхтияр үз янында кяферләрне йөртә, дигәннәр иде.

Бәхтияр. Алары да күп, хәзрәт. Дөнья булгач бергә йөрергә туры килә. Без бит мәчеттә утырмыйбыз.

Мулла. Шулаен шулайдыр да, зур гөнаһ бит.

Бәхтияр. Нишләмәк кирәк, хәзрәт. Мөселманнарга да, кяферләргә дә бер Алла. Гөнаһ булса, җавабын теге дөньяда бирербез. Йомышыгызны әйтегез, хәзрәт.

Мулла. Кяфер сүзләр сөйләмә, кем, Бәхтияр. Ишетүемчә, үзең укымышлы кеше.

Бәхтияр. Аллага шөкер. Коръән-хафиз булмасак та, ипилек-тозлык беләбез. Йомышыгызны әйтмәдегез, хәзрәт. Әллә рәнҗеттеләрме үзегезне?

Мулла. Рәнҗедем, Бәхтияр. Үзем өчен түгел, синең өчен, Бәхтияр улым. Үзең яшь кеше икән. Мөселман балаларының адашып йөрүенә, кяфергә ияреп, динебезне мыскыл итеп йөрүегезгә рәнҗедем.

Бәхтияр. Төшендеребрәк сөйләгез, хәзрәт. Кяфер дигәнегез кем?

Мулла. Ырынбур ягыннан чыккан юлбасар.

Бәхтияр. Падишаһымыз әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләрен әйтәсезме, хәзрәт?

Мулла. Падишаһ түгел ул – мәлгунь. Безнең падишаһымыз берәү генә. Ул – Әби патша, могтәбәр Екатерина хәзрәтләре.

Бәхтияр. Сез, хәзрәт, Питыр Фидрувич хәзрәтләре турында сөйләгәндә, яман сүзләр әйтмәгез.

Мулла. Ташлагыз бу эшегезне, балалар, кайтыгыз хак юлга. Иярмәгез кяфергә.

Мостаев. Хәзрәт, Әби патша да мөселман түгел бит.

Мулла. Мөселман булмаса да, аның күңеле туры. Безгә күпме яхшылыклар кылды. Чукындыруны бетерде.

Мостаев. Питыр Фидрувич хәзрәтләре дә безне чукындырмый.

Мулла. Син тик тор, кем… Без Бәхтияр белән сөйләшәбез. Син – томана адәм, дин эшен белмисең.

Бәхтияр. Хәзрәт, Абдулла Мостаев – укымышлы кеше. Ә писеребез Әбүбәкер – Коръән-хафиз.

Мулла. Йа Хода, Коръән-хафиз башың белән… Ахырзаман җитүедер. Муллаларыбыз азынып бетте.

Бәхтияр. Хәзрәт, тоткан мәхәлләгез кай тирәдә?

Мулла. Әлхәмделиллаһ, Казанның үзендә… Бозылып эштән чыкканчы ташлагыз бу эшегезне, иярмәгез кяфергә.

Бәхтияр. «Кяфер» сүзен куегыз, хәзрәт. Казаннан кайчан чыктыгыз? Казан ни хәлдә?

Мулла. Алланың биргәненә шөкер. Бар мөселманнар Екатерина хәзрәтләре саулыгына изге догада. Сез генә адашып йөрисез.

Бәхтияр. Безнең ишетүебезчә, Казандагы кара халык падишаһымыз Питыр Фидрувич…

Мулла. Падишаһ түгел ул, түгел!

Бәхтияр. Тыңлап бетерегез, хәзрәт. Казандагы кара халык бөтен Русиянең хөкемдары рәхимле импиратыр әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләренең килгәнен көтә.

Мулла. Хак сүз түгел, ялган сүз!

Бәхтияр. Без, мөселманнар, хәзрәтләр әйткән сүзгә инанырга күнеккәнбез. Хак сүзләр генә сөйлиләр дип беләбез.

Мулла. Бәрәкалла, хак сүз.

Бәхтияр. Сез, хәзрәт, Казаннан чыкканнан бирле күп кешеләрне күргәнсездер. Әлеге сүзләрегезне аларга сөйләгәнсездер дип ышаныйк.

Мулла. Сөйләдек. Безнең эшебез – халыкка туры юл күрсәтү.

Бәхтияр. Төшендек, хәзрәт. Инде безгә шуны төшендерегез, хәзрәт. Без монда адашып йөреп томаналанып беткәнбез. Әгәр дә без сез әйткән туры юлга кермәсәк, әгәр кыек юлда йөргәндә безне вафат кылсалар, теге дөньяда безне тәмуг көтәме?

Мулла. Мәңгелек тәмуг.

Бәхтияр. Әгәр дә кыек юлда йөрүчеләр сезне вафат кылсалар, теге дөньяда сезне җәннәт көтәме?

Мулла (шикләнеп). Ниятең ни?

Бәхтияр. Ниятем шулдыр, хәзрәт, без, тәмугны үзебезгә калдырып, сезне җәннәткә кертәсебез килә. Сезгә шәһит китәргә туры килмәгәе.

Мулла. Уен-көлке заманы түгел.

Бәхтияр. Абдулла, йорт тирәсендәге башкорт, татарларны өйгә керт. (Мостаев чыгып киткәч.) Сез, хәзрәт, сөйлисе сүзләрегезне халыкка сөйләрсез. Аларның күңелләре саф, сезне күбрәк аңларлар.

Теләчев. Бәхтияр… Нишләргә җыенасыз?

Бәхтияр. Шымчылык – зур гөнаһ, Әбүбәкер.


Өйгә сугышчылар кереп тула.


Бәхтияр. Хәзрәт, сез башлыйсызмы, безме?.. Безгә башлау хәерлерәк булыр… Җәмәгать! Мөселманнар! Казан дигән каладан безгә олуг кунак рәхим итте. Без аны сәлам биреп каршы алдык, түребездән урын бирдек. Тыңладык. Безгә ул үзен мулла дип танытты. Соңра шунысы мәгълүм булды: мулла дигәнебез шымчы булып чыкты.

Мулла. Бинахак…

Бәхтияр. Ашыкма, хәзрәт. Без аның мулла икәненә ышанабыз. Тик шунысы яман: мулла кешенең вор боярларга сатылып шымчы булуы күңелләребезне тырный. Чын муллалар импиратыр әгъзам Питыр Фидрувич хәзрәтләре юлында йөриләр. Хәзрәт безне, кяферләргә ияргән бозык кешеләр, ди. Үзе ул кяферләрнең шымчысыдыр. Алар ризыгын җыядыр. Кара халыктан талап алынган ризыкны җыядыр. Сез, хәзрәт, бу халыкны юлдан язган, денсезләр, имансызлар, гөнаһка баткан кешеләр дип уйлыйсыздыр. Юк, алар саваплы эш эшләп йөриләр. Алар да сезнең кебек намаз укып намазлык өстендә утырырга телиләр. Тик әлегә аларның вакыты юк, намазлык алырга рәтләре юк, аларга тамак туйдырырга кирәк, боярларга налог түләргә акча табарга кирәк. Сез, хәзрәт, елына бер ай ураза тотасыз, бу халык елына унике ай ураза тота. Шулай булгач, кем гөнаһлы да кем саваплы? Дөрес сөйлимме, җәмәгать?!

Тавышлар. Дөрес!.. Хак!.. Асып куярга кирәк аны!..

Бәхтияр. Нишләтергә кирәген үзегез беләсездер, җәмәгать. Бу вор боярлар шымчысын сезнең хөкемгә тапшырам.

Мулла. Нишләвегез?! Ярамый!..

Бәхтияр. Алыгыз!


Сугышчылар мулланы сөйрәп алып чыгып китәләр. Тышта шау-шу.


Бәхтияр. Юлыңда бул, Абдулла.


Мостаев китә.


Теләчев. Йа Хода…

Бәхтияр. Кызганасыңмы?

Теләчев. Биргән вәгъдәңдә тормадың, Бәхтияр.

Бәхтияр. Күңелең рәнҗедеме?

Теләчев. Хәерле булсын!


Беренче чапкын керә.


Беренче чапкын. Пулкувник Канкай углы Бәхтияр кайсыгыз буладыр?

Бәхтияр. Без булып торабыз. Кем син, әйтер сүзең ни?

Беренче чапкын. Шанлы император Пётр Фёдорович хәзрәтләренең чапкыны булабыз. Император Мамадышның уртасында утыра. Полковнигы Канкай углы Бәхтиярны отряды белән күрергә боерыгы бар.

Бәхтияр. Сүзеңне аңладык. Бүген юлга чыгарбыз. (Чапкын чыгып киткәч.) Әбүбәкер, йөзбашларына әйт, җыена башласыннар. Патша хәзрәтләре каршына буш кул белән бару килешмәс, Ханбикнең малларын төясеннәр. (Чыгып барган Теләчевне туктатып.)Нурсолтанны үзем белән алырга уем бар.

Теләчев. Син каршы әйткәнне яратмыйсың.

Бәхтияр. Акыллы сүз булса тыңлыйм.

Теләчев. Ул – ир хатыны.

Бәхтияр. Калдырырга ихтыярымнан килми, Әбүбәкер. Гыйшкым акылымнан көчлерәк.

Теләчев. Кеше акылыннан көчле дөньяда берни юк.

Бәхтияр. Син гашыйк булып карамаган.

Теләчев. Минем ике балам үсә, Бәхтияр. Үзләрен һәм аларның аналарын көн саен төшемдә күрәм.


Мортаза керә.


Мортаза. Бәхтияр агай, Нурсолтан сине чакыра.

Бәхтияр. Кайда ул?

Мортаза. Келәттә.

Бәхтияр. Бирегә керсен. (Мортаза чыгып киткәч.) Син мине ачуланма, Әбүбәкер мулла. Нурсолтанны үземнән калдыра алмыйм.

Теләчев. Үзеңә кара. Мин сүземне әйттем. (Чыгып китә.)


Мортаза белән Нурсолтан керәләр.


Бәхтияр (Мортазага). Кит! (Нурсолтанга.) Нурсолтан, асылзат. Мине чакыргансың. Әйтер сүзең күңелемә шифа булсын.

Нурсолтан. Син, Бәхтияр, Ханбик авызыннан мине үзеңә тоткын итәр өчен тартып алдыңмы?

Бәхтияр. Тоткын итәр өчен түгел, хатын итәр өчен.

Нурсолтан. Хатынны сак астында тотмыйлар.

Бәхтияр. Сак астында түгел, Нурсолтан. Үз иркендә.

Нурсолтан. Алай булгач, нигә өемә җибәрмисең?

Бәхтияр. Синең өең юк. Падишаһымыз Питыр Фидрувич хәзрәтләре Мамадышта. Хәзер шунда китәбез, никахымызга аның фатихасын сорарга җыенам.

Нурсолтан. Йа Тәңрем! Егерме ике яшемдә кемгә генә хатын итмәделәр. Мондый яман язмыш нигә минем башыма җибәрелгән! Минем никахлы ирем бар, Бәхтияр!

Бәхтияр. Хатынын саткан ир…

Нурсолтан. Әйтмә алай дип, язмыш…

Бәхтияр. Нинди язмыш? Бүтәннәр үзләрен, хатыннарын, балаларын рәнҗеткәннәргә каршы яу чыкканда, юкәче Бигеш юкә каезлый.

Нурсолтан. Бөтен кешегә дә Ходай Тәгалә синеке кебек батыр йөрәк бирмәгән. Бигеш – эшләр өчен яратылган кеше.

Бәхтияр. Эшләп ни кылды?

Нурсолтан. Анысында аның гаебе юк.

Бәхтияр. Сынау килгәндә ир була алмаган мәхлукның гаебе булмыймы? Күреп тордың, мин аның белән сөйләштем, ишетеп тордың, ул сине талак кылды.

Нурсолтан. Куркуга төшкән кеше ни әйтмәс.

Бәхтияр. Мин аны куркытмадым.

Нурсолтан. Сине пулкауник дип йөртәләр. Ул сүздән кем курыкмас.

Бәхтияр. Янә әйтәм, Нурсолтан, куркак иргә син хәрәм.

Нурсолтан. Җибәр мине, Бәхтияр. Миңа бер яхшылык кылдың, яхшылыгың яманлыкка әйләнмәсен.

Бәхтияр. Нурсолтан, минем йөрәгем тимер, сине күргәч эреде, мин – вор боярларның башын кискән адәм, синең каршыда ялынып торам.

Нурсолтан. Шуңа күрә мин сиңа исемең белән Бәхтияр дип эндәшәм, сине ничә айлар хәтеремдә сакладым.

Бәхтияр (кычкырып). Шулай булгач ни кирәк, тискәре җан?!

Нурсолтан. Кычкырма, Бәхтияр. Кычкырып куркытасың, куркытып биздерәсең. Күңеле бизгән, тәне тартмаган хатын сиңа нигә кирәк?

Бәхтияр. Тәнең тартмаса да, юкәче Бигешне сөйлисең.

Нурсолтан. Ул – минем никахлы ирем.

Бәхтияр. Һаман бер сүзне тукыйсың. Ул «талак» диде, без никахлы булырбыз.

Нурсолтан. Син дә бер сүзне тукыйсың, Бәхтияр.

Бәхтияр. Болай булгач, Ханбикне мин юкка астырганмын. Интек идең гомерең буе шуның белән.

Нурсолтан. Бу сүзләрең йөрәгемне рәнҗетте, Бәхтияр.

Бәхтияр. Бар, кит!

Нурсолтан. Өемә җибәрәсеңме?

Бәхтияр. Күземә күренмә!

Нурсолтан. Хода юлларыңны уң итсен, Бәхтияр. Хуш, батыр ир. Рәнҗемә. Синең белән болай итеп сөйләшкәнмен икән, ул сине үз иткәнгә. Мине рәнҗетмәячәгеңә күңелем ышанганга. Әгәр беренче булып син очраган булсаң, мин Ходайга рәхмәт укып туймас идем. Йөрер сукмакларыңны чәчем белән себерер идем. Хуш. (Китә башлый.)

Бәхтияр. Тукта!

Нурсолтан. Йа Алла!..

Бәхтияр. Мортаза! (Мортаза кергәч.) Бу хатынны илтеп куй юкәче Бигешнең өенә.

Нурсолтан. Безнең авыл моннан ерак түгел, Бәхтияр.

Бәхтияр (Мортазага). Илтеп куй! Әйт юкәче Бигешкә, хатыныңның Бәхтияр абзый белән кылган гөнаһысы юк, диген. Янә өстәп шуны әйт, әгәр бу хатынга тел тидерсә, рәнҗетсә, өенә үзем барып, үзе каезлаган юкәсе белән усак агачына асып куярмын. Юлыңда бул. Без – Мамадышта. Куып җит.


Мортаза белән Нурсолтан китә башлыйлар.


Бәхтияр. Туктагыз! (Тегеләр туктагач, куеныннан мәрҗәнне алып Нурсолтанга ыргыта.) Ал! Ул минем йөрәгемне көйдерә.

Пәрдә.

Икенче пәрдә

Хор. Юллар бергә килгәнгә,

Ике батыр дус булган,

«Уң кулым син» дигәнгә,

Күңелләре хуш булган,

Пугачауга кушылган

Канкай углы Бәхтияр.


Пьесалар / Пьесы

Подняться наверх