Читать книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев - Страница 13

Мәчеләргә урын даулау

Оглавление

Нинди матур, нинди кызык җан ияләре бу мәчеләр! Шаярудан башка бернине дә белмиләр. Өйдәгеләре инде Исламның өстеннән төшми дисәң дә була. Алар аның мәктәптән кайтканын көтеп кенә торалар. Уратып алалар да кайсы тырнаган, кайсы тешләгән булып шаярырга тотыналар. Йокларга яткач, өстенә дә килеп менәләр, одеял астыннан да кереп кытыклыйлар. Күзгә алар туп-туры караганда, шаянлык-шуклыклары, ялганлаулары, шик-шөбһәләре – барысы да ачык күренә. Их, нигә алар безнең кебек сөйләшә белмиләр икән, дип уйлый Ислам. Әгәр сөйләшсәләр, ничек кызык булыр иде. Алар, һичшиксез, татарча сөйләшер иде. Сөйләшкәч, билгеле инде, үзләренең мәктәпләре дә булыр иде. Ислам аларның бәләкәй парталарда үзләре кебек сөйләшеп, дәрес тыңлап утырганнарын күз алдына китерә. Бәлки, аларга мәктәптә үзләренә аерым бүлмә ясарлар иде. Шунысы кызык, кем укытыр иде икән аларны? Исламнарның укытучыларымы, әллә үзләренең мәче-укытучылары булыр идеме икән? Шигырь ятлап, җырлап, биеп тә йөри торган булсалар, мәктәптә ничек күңелле булыр иде. Ул үзенең бу уйларыннан эчтән генә көлеп куя. Мал өендәге мәчеләрне әнисе шул көнне үк күреп алды. Ул Исламны ачуланмады, тик колагына «Берүк, әтиең күрә күрмәсен» дип пышылдады. Ислам үзе дә шуннан куркып йөри иде. Үткән ялда әтисе, төш турында ашарга кайткач, өйгә керү белән Исламга:

– Син мал өе почмагында нәрсә ясадың, малай? – диде.

Ислам барысын да аңлады, башын иеп:

– Мәчеләргә урын ясаган идем, – диде.

Әтисе кырыс тавыш белән әйтеп куйды:

– Өйдәге мәчеләр генә җитмимени?

Ислам аңа каршы бер сүз дә дәшмәде.

– Иртәгә үк күземә күрсәтмә, аңладыңмы?

– Аңладым, – дип пышылдады Ислам.

Ул, мәчеләрне нишләтергә икәнен уйлап, бик озак баш ватты. Алар шулкадәр ияләнеп беткәннәр иде бит. Хәтта сарыкларның өсләренә дә менеп яталар иде. Тегеләре дә торып та китми, мәчеләргә борылып карап кына алалар да күшәп ятуларын беләләр. Ислам «Сыер өстендәге мәче» дип бер кызык рәсем дә ясады. Башта ул аларны мунча түбәсенә туфракса өстенә күчермәкче булды. Ләкин бит мәче халкы тып-тын гына тормый, алар мияулыйлар, йөгерешәләр. Әтисе моны барыбер сизәчәк. Уйлый торгач, ул Хәлил бабай янына барырга булды. Әниләреннән сорап, бераз май, ипи, гөбәдия кисәге, лимон, конфетлар алды да аның өенә юнәлде. Бу араларда кергәне юк иде, бабай ныклап торып авырып ята икән. Хәтта кигән сырмасын да салмаган, шуның өстеннән юрган ябынып ята. Өе күптән җыештырылмаган, өстәле савыт-саба белән тулы.

– Чирләдем гуй, улым, салкын тиде. Миңа чәй генә таярлап бир әле.

Ислам чәй куеп җибәрде, өстәлләрне җыештырып, савыт-сабаларны юды. Алып килгән күчтәнәчләрен куеп, лимонлап үлән чәе ясады. Хәлил бабай, тирли-тирли, озаклап өч чынаяк чәй эчте. Ислам, шул арада газда су кайнарлап алып, идән юарга әзерләнде. Бабайны яткырып, өстенә юрганын япкач, җиңнәрен сызганып, идән юарга кереште. Хәлил бабайның күзеннән яшь ага, ул тавышсыз гына елый иде.

– Бабай, нигә елыйсың? – диде Ислам, туктап.

– И улым, сиңа рәхмәт әйтеп елыйм. Көчсезлегемнән елыйм, ялгызлыгымнан елыйм. Балаларым Үзбәкстанда бит. Синнән олырак оныгымның бик тә минем янга кайтасы килә. Тоткарлык килеп чыга да кайта алмый кала.

Ислам идәнне юып бетергәч, Хәлил бабай:

– Кара, улым, өйгә кот иңде бит, – дип, саран гына елмаеп куйды.

Ислам, урындык алып, аның янына килеп утырды.

– Хәлил бабай, минем кыенлык килеп чыкты бит әле. – Ул кыенсынып кына сүз башлады. – Ачка тилмереп йөрүче өч мәче алып кайткан идем. Өйдә үзебезнекеләр сигез баш. Әтием риза түгел. Аларны чыгарып җибәрергә дә кызганыч. Шул мин алып кайткан мәчеләрне син асрый алмас идең микән? Өеңдә тычкан тизәкләре дә күп күренә.

– Тычканнар өстән чаба инде, улым, – диде Хәлил бабай. – Мин аларны карый алырмынмы икән соң? Ашарыма да такы-токы гына.

Ислам аның бу сүзләреннән бабайның каршы килмәвен аңлады һәм дәртләнеп сөйләргә тотынды:

– И Хәлил бабай, ул чакта мин синең яныңа көн саен кереп йөрермен. Ә ашатырга сөтен дә, итен дә алып керермен. Үзеңне дә тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлармын.

– Алар тәртиплеме соң, балам? Өстәлгә менеп, савыт-сабаларга басып йөрмәсләрме?

– Тәртипле, тәртипле, – диде Ислам, кызара баруын тоеп.

Мал өендә асрап, каян белсен инде ул аларның тәртипләрен? Ләкин башкача әйтсәң, Хәлил бабайның мәчеләрдән баш тартуы бар иде. Ничек тә тәртипкә кертербез әле, дип уйлады ул эченнән. Шатлыгыннан йөгерә-йөгерә кайтты да, мәчеләрнең өчесен дә, бер зур букчага салып, Хәлил бабайга алып китте. Шуннан соң тагын бер атна вакыт узды. Ислам мәчеләргә юка фанерадан тәбәнәк тартма ясап, ком салып куйды. Өстәлгә менәргә җыенганнарын ачуланды, маңгайларына чиртеп кире борды. Хәлил бабай да, терелеп, аягына басты. Ислам килгән саен бабайга күчтәнәчләр алып килде. Ә мәчеләргә ашханәдә үзләреннән калган ботка, ит, пәрәмәч, ипи ише әйберләрне полиэтилен букчасына тутырып алып кайтты.

Бүген ул мәктәп китапханәсеннән Һади Такташ шигырьләрен һәм Гарәфи Хәсәновның «Җир ул – уртак йортыбыз» дигән китабын алды. Бу китапта төрле үсемлекләр, агачлар, кошлар, җанварлар турында шундый кызык итеп язылган икән. Ул, дәрес беткәч, бүлмәдән чыкмыйча, шул ике китапны актарып утырды. Хәтта Такташның бер куплет шигыре шул арада хәтеренә дә сеңеп калды. Ислам аны бүлмәдә генә түгел, кайтырга чыккач, урамда да бертуктаусыз кабатлады:

Урамнар бүген сөенгән,

Ап-ак карга киенгән.

Ләйлә чанасын өстерәп

Чыгып китте өеннән…


Шуны укый-укый үзләренең турына җитсә, капка төбендә Әзһәр абый кызы Ләйсән басып тора. Аның күзләре кызарып беткән, әкрен генә елый һәм борынын тарта иде.

– Туңып беткәнсең бит, нишләп монда торасың? – диде ул аңа.

– Сиңа килдем, – диде Ләйсән.

– Нәрсә бар?

– Әтием песиемне адаштыртты. Исерек Салихка бирде дә, ул ферма янына илтеп ташлаган.

– Ә нишләп монда килдең соң?

– Сыйныфташым Зөлфәт Исламга бар, диде. Ике көн барып алып кайткан идем, кабат илттереп ташлатты.

Ләйсән соңгы сүзләрен юньләп әйтә дә алмады, йодрыгы белән күзен уалый-уалый үкседе.

Ислам Ләйсән белән Хәлил бабай янына китте. Бабай аларны елмаеп каршы алды:

– Тәрәзәдән күреп тордым, миңа тагын бер иптәш алып килгәнсез бугай.

– Әйе шул, Хәлил бабай, – диде Ислам, аның сүзләреннән карышмаячагын аңлап. – Менә Ләйсәннең песиен өйдәгеләр ике көн рәттән ферма янына илтеп атканнар. Ул анда ачтан, салкыннан үләчәк. Син карарга риза булсаң, Ләйсән ашарына да китерер, өйдәге эшләреңә дә булышыр иде.

– Ярар, гуй, балалар. Мин ничек карышыйм инде. Мин бит үзем дә сезнең адаштырган мәчегез хәлендә. Гомер буе гөрләшеп яшәп яткан Үзбәкстаннан безне дә кудылар бит. Дусларыбыз, балалар, туганнар калды. Яшәгән йортым сатылмаган килеш һаман шунда. Аны алучы да юк. Монда да мин әле законлы урнашып бетмәгән. Кем белә, шушы мәчеләр кебек каядыр илтеп ташласалар, нишләмәк кирәк? Ходай аларны караган өчен миңа да савап язар әле.

Ислам Хәлил бабайга алып килгән күчтәнәчләрен чыгарды. Бергәләшеп, чәй куеп җибәрделәр, өстәл әзерләделәр. Чәй кайнаганчы, Ләйсәннең песиен теге песиләрнең ничек кабул итүен күзәттеләр. Аны иснәштереп китсәләр дә, һөҗүм итүчесе табылмады. Күрәсең, ул җан ияләре бер-берсенең хәлен аңлыйлар иде. Югыйсә иректә чакта песиләр сугышырга гына торалар, әллә нинди тавышлар чыгарып куышалар. Ә болар тып-тын, гүя һәрберсе, – сабагыннан кисеп алып, язмыш кулына тоттырылган чәчәк гөлләмәсе…

Тургай. Сайрар чак

Подняться наверх