Читать книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев - Страница 4

Доллар тешләде

Оглавление

Ислам, уянгач, шактый вакыт уйланып ятты. Яткан килеш кенә елмаеп кояшка кул болгады. Тәрәзә каршындагы алмагачының яфраклары җилдә селкенә, аларның шәүләләре аның өстендәге одеялда, диванда, идәндә шул ук хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Нидер уйлап табарга кирәк. Әмма башына юньле уй килми торды. Ул, киенеп, кече якка чыкканда, барысы да табында ашап утыра иде. Ислам, елмаеп, честь бирде:

– Туган көнегез белән котлыйм!

– Нинди туган көн ул, улым? – дип сорады әтисе.

– Йокыдан торганда, мин үземне туган кебек сизәм, – диде Ислам. – Йоклаганда, без булмыйбыз бит. Уянгач, яңадан туасың.

– Син бик дөрес әйтәсең, улым, – дип өстәде бабасы. – Бу инде җир йөзендәге кешеләрнең уртак туган көне була. Ә бит күпләр төнлә йоклаган җирләрендә мәңгегә уянмыйча да калалар.

Бабасының бу сүзләре Исламга дәрт кертеп җибәрде:

– Мин көн саен сезне шулай котласам ачуланмассызмы соң?

– Ачуланмыйбыз, бик әйбәт булыр, – дип елмаештылар табындагылар.

Ислам Акбайга, бозауга, кошларга бирәсе ризыкларын алып, ишегалдына чыкты, аларга ашарга салганда, һәрберсенә «Туган көнең белән!» дип елмайды, әллә нинди шатлыклы көй белән «Туган көнегез белән! Туган көнегез белән!» дип ишегалдын сикергәләп әйләнде. Ашаганнан соң, Фаилдән алып торган китабын илтергә дип урамга чыкты. Табигатьне саклау турындагы бу китап әтисенеке булганга, Фаил аны пычрата, ерта күрмә дип, кат-кат кисәтте. Шуңа күрә Ислам китапны газета белән тышлап кына укыды. Тулысынча укып чыгарга көче генә җитмәде: аңларга да авыр, китап бик калын да иде. Аны култыгына кыстырып, Ислам, тырт-тырт сикергәләп, урамның әле бер, әле икенче ягына чыкты. Юлны сузарга, озаграк барырга теләгәндә, гел шулай итә ул. Сикергәләгәндә, үзенең хәрәкәтләренә туры китереп, такмакларын да тезде:

Бар иде, ди, юк иде, ди,

Ач иде, ди, тук иде, ди.

Яланбаш иде, ди,

Ялангач иде, ди.

Китте, ди, чокырның эче белән,

Тәмәкенең көче белән.

Чатан аягы белән,

Култык таягы белән,

Барган урманга, төягән чытырман,

Йөк башына менеп утырган.

Киткән чабып,

Калган авып.

Аты артта,

Үзе алда, ди,

Әле дә булса анда, ди.


Очраган кешеләргә Ислам, такмагын бүлеп, сәлам бирә, үзенең кыланмышыннан аларның елмайганын-көлгәнен күргәч, тагын рәхәтләнеп сикергәли-сикергәли атлавын дәвам итә. Ул такмакларыннан «Кәрия-Зәкәрия, коммая»га күчеп барганда, капкаларыннан Лилия килеп чыкты.

– Нәрсә иртүк җырлап йөрисең? – диде ул.

– Җырлыйм шул, мин бит Тургай.

– Алайса, сиңа җырларга көч бирим әле, – Лилия көлә-көлә җырлап куйды:

Сайра син, Тургай,

Шауласын тугай.

Шаулап үсәр

Кырларда бодай.


– Рәхмәт, сайрармын, – диде Ислам. – Мин сине туган көнең белән котлыйм!

– Минем туган көн март аенда. Оныткансың, Ислам.

– Онытмадым. Анысы синең олы туган көнең. Йокыдан торгач, көн саен бәләкәй туган көн була.

– Анысын каян алдың?

– Үзем уйлап таптым. Кызык бит инде көн саен туган көн белән котлау. Ишегалдына чыккач, кояшны да котладым. Ул елмаеп җавап бирде.

Лилия, аңа түбәнсетүле караш ташлап, үзенең ышанмавын белдерде:

– Бирер инде!

– Бирде шул! Менә иртәгә уянгач, ишегалдыгызга чык та «Исәнме, Кояш!» дип кара әле. Ничек елмайганын үзең күрерсең.

– Берәр нәрсә эндәшер, әйеме? – диде ул, һаман Исламнан көлеп.

– Эндәште дә.

– Ни диде?

– Лилиягә шушы турыда әйт, диде.

– Алдакчы!

– Алдакчы да алдакчы! – диде Ислам, үпкәләгәндәге кебегрәк итеп. – Тапкансыз бер сүз. Сез бит кояшны гына түгел, үсемлекләрнең дәшкәнен дә ишетмисез. Ник ишетмәгәнегезне әйтимме?

– Әйт әле, әйт, – диде Лилия, кызыксынуын яшермичә.

– Ышанмыйсыз – шуңа ишетмисез. Ышанган кеше генә ишетә.

Лилияне ышандыра алмаса да, Ислам аның өйләренә елмая-елмая кереп китүеннән канәгать иде.

Ул юлын дәвам итте. Капканы ачып бер атлауга, ишегалдындагы соры бүре төсле бурзай, өреп, аңа ташланды. Әхтәм абый машинасының капотын ачып нәрсәдер актарынып маташа иде. Ул, шундук башын калкытып:

– Доллар, нельзя! – дип кычкырды.

Эт шып туктады. Исламның эченә курку төште. Ул эт авылда инде берничә кешене тешләгән иде. Шуңа күрә ул да, атларга куркып, урынында тора бирде.

– Доллар, ко мне! – дип кычкырды Әхтәм абый.

Эт әкрен генә аның янына килеп утырды.

– Әйдә, үт, үт, Фаил өйдә. Курыкма, тими ул, – диде Әхтәм абый, этнең каршына арты белән басып.

Ислам әкрен генә аларның болдырына таба атлады. Шулвакыт Доллар, кинәт ыргылып, өч сикерүдә аның янына килеп җитте һәм ботыннан тешләп тә алды. Ислам авыртудан кычкырып җибәрде. Китабы кулыннан төшеп китте, тышлары ачылып, аны төргән газета да ертылган иде. Әхтәм абый:

– Ах, сволочь! – дип атылып килде һәм этне, муенындагы каешыннан эләктереп, бикләп куя торган рәшәткәле оясына кертеп җибәрде. Ислам куркудан калтырый һәм үкереп елый иде. Әхтәм абый аның янына йөгереп килде:

– Каяле, карыйк, – дип җиргә чүгәләде.

Ислам, шунда гына башын иеп, эт тешләгән урынга карады. Аның чалбары ертылган, шул урыннан кан чыккан иде. Әхтәм сикереп торды да өйләренә йөгереп кереп китте. Бинт алып чыгып, чалбар өстеннән генә урап куйды.

– Әйдә, тизрәк медпунктка киттек, – диде ул, Исламны җитәкләп, машинасына алып килде.

Капканы ачып, Исламны машинасына утыртты да выжылдап ишегалдыннан чыгып китте. Медпунктта Нәсимә апа, аны урындыкка утыртып, чалбарын салдырып алды, эт тешләгән урынны мамык-марля белән чистарта башлады. Ул кагылган саен, Ислам сискәнеп кычкырып җибәрде.

– Син монда карап торма, үскәнем, читкә кара, – диде Нәсимә апа.

Исламга, башын читкә боргач, чыннан да, җиңелрәк булып китте. Шулай да берничә мәртәбә өттереп-яндырып алганда ул, сискәнеп, аягын сикертеп, ыңгырашып куйды. Ниһаять, ул аның ботын кысып бәйләп куйды. Аннары ике укол ясады.

– Менә булды, молодец, сабыр егет икәнсең, – дип, Нәсимә апа аның башыннан сыйпады. – Хәзер кайтып, тыныч кына ятып тор. Борчылма, берни дә булмас. Ярасы тирән түгел, ике теше генә эләккән. Мин тагын үзем хәлеңне белеп торырмын.

Әхтәм абыйсы, аны машинага утыртып, Исламнар турына туктады.

– Үзең төшә аласыңмы? – дип сорады ул Исламнан.

– Төшә алам да, китабым сезнең ишегалдында калды бит. Мин сезгә барыйм әле башта.

Әхтәм абыйсы белән тагын аларга кайттылар. Эт рәшәткә эчендә буыла-буыла өрә башлады, читлекнең әле бер почмагына, әле икенче почмагына ташланды, ал аяклары белән рәшәткәгә басып, ярсып өрде. Ислам, ишегалдында яткан китапны алып, өйгә кереп китте.

Китапның балчыкка буялганын күргәч, Фаилнең чырае бозылды:

– Нишләп пычраттың?!

– Кулымнан төшеп китте бит, Доллар тешләде дә. – Ислам, балагын күтәреп, бинт белән бәйләнгән урынны күрсәтте.

– Әнәче! – диде Фаил. – Ничә әйттем инде әтигә, шул этне чыгарма, дип.

– Ярар, мин кайтам инде, – диде Ислам. – Миңа Нәсимә апа ятыбрак торырга кушты.

Исламны Фаил озатып калды. Ул, бераз гына аксап, урам буйлап атлады. Сораган бер кешегә эт тешләгәнен әйтте. Өйгә кергәч, әнисе:

– Нишләдең, улым? Йөзең ап-ак булган бит! – диде.

Эт тешләгәнен сөйләп биргәндә, әбисе белән бабасы да аның янында ах-ух килеп бөтерелделәр. Әнисе аңа яшелчә ашы бүлеп бирде, алдына ит белән сыр куйды. Өчәүләп янәшәсенә утырып, аны кыстый-кыстый ашаткач, диванга яткырдылар, ял итәргә куштылар. Күп тә үтмәде, әтисенең тракторы туктаган тавыш ишетелде. Ул төшке ашка кайткан иде. Килеп керү белән:

– Хакмы Әхтәмнең эте тешләве? – дип сорады.

– Әйе, – дип куйды Ислам.

– Аш бүлимме? – дип сорады әнисе.

Әтисе «кирәкми» дигән мәгънәдә кул селтәде дә җилләнеп чыгып китте, гараж ишеген ачып, машинасын чыгарганы ишетелде, аннары кабат өйгә кереп, Исламга:

– Әйдә, барып кайтабыз, – диде.

– Кая барасыз? – диде әнисе, хафаланып. Аның күзләре нәрсәдер сизенүдән куркып зурайганнар иде.

Әтисе кырыс кына:

– Сиңа кирәк түгел, – диде.

Ислам әтисенә ияреп чыгып китте. Алар машинада урам буйлап бик кызу элдерделәр һәм Фаилләр турына килеп туктадылар. Машина шулкадәр кызу килде, ул коры җирдән күпмедер ара шуып барды. Әтисе Исламга чыгарга кушты, үзе, машинадан ике көпшәле мылтыгын алып, капканы тибеп кенә ачты да ишегалдына керде. Әхтәм абый һаман да машинасы янында нидер эшли иде. Әтисе кызу-кызу адымнар белән Әхтәм каршына килде һәм, аңа сугарга теләгәндәй, мылтыгын болгый-болгый:

– Син бу этләреңнән кеше талатудан туктыйсыңмы, юкмы?! – дип кычкырды.

Әхтәм тураеп басты да, күкрәген киереп, тамак төбе белән генә:

– Тукта әле, син башта ситуацияне ачыкла! – дип, акрын гына сүз башлаган иде, әтисе дөртләп кабынып китте:

– Күрсәтермен мин сиңа ситуация! Кара әле, сүзен тапкан бит, ситуация, имеш! Нишләп синең этең минем малайны тешләде? Шуңа җавап бир.

Бу вакытта ишегалдына өлкәннәрдән биш-алты кеше, шулай ук малай-шалай җыелып өлгергән иде инде.

– Аның минем сүздән чыкканы юк иде. Әллә ни булды бит.

– Әгәр баланың бугазын тешләп өзгән булса? Ул чакта мин этеңне генә түгел, үзеңне дә атып үтергән булыр идем. Мин сине тыңламый торган ул этеңнән коткарам хәзер.

Әтисе мылтыгын кулында селкеп куйды:

– Кайсы этең тешләде? Әйт, арттагысымы, рәшәткә эчендәгесеме?

– Син мылтыгыңа үрелергә ашыкма әле, – диде Әхтәм. – Монда бит әле мин хуҗа.

Аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, әтисе Исламга иелде:

– Кайсы тешләде, улым? Күрсәт әле.

Исламның куркудан йөрәге урыныннан күчкән кебек булды. Ул беркадәр вакыт сүзен әйтә алмыйча калтыранып торды.

– Әйт, кайсысы? – диде әтисе ачу белән.

Ислам бармагы белән рәшәткәгә таба күрсәтте:

– Доллар исемлесе.

– Аңлашылды, – диде әтисе һәм, мылтыгын тоткан килеш, читлеккә таба атлады.

Ләкин Әхтәм аның каршына төште:

– Син аны ата алмыйсың, кишка тонка! – диде ул.

Аның да йөзе куркыныч төскә кергән, күзләре атылып чыгардай булып зурайган иде. Капкадан Галимҗан абыйсының кереп килгәне дә күзгә чалынды.

– Менә хәзер күрерсең, – диде әтисе, Әхтәмне этеп җибәреп.

– Мылтык миндә дә бар, берәү түгел, икәү, – диде Әхтәм, тагын аның каршысына чыгып. – Син бу этнең паспортлы икәнен, регистрацияләнгәнен белмисең. Әгәр бәясен әйтсәм, ишегалдыннан үзең үк борылып чыгып китәрсең. Мине закон саклый.

– Алай икән! – диде әтисе, ярсыганнан-ярсый барып. – Сине закон саклый, имеш. Ә халыкны эттән кем саклый? Закон ул синең өчен генә язылмаган. Менә мин халыкны яклап, синең этеңнән коткарам да инде.

Әтисе әкрен генә мылтыгын күтәрә башлады.

– Әти!

– Нәрсә?! – дип кычкырды әтисе.

– Мин үртәдем аны…

– Кемне? – диде әтисе.

– Этне, – диде калтыранып Ислам.

– Ах, юньсез малай! – Әтисе, якасыннан алып, Исламны дер селкетә башлады.

Шулчак Галимҗан абыйсы, килеп, әтисенең кулын тотты.

– Тынычлан, Әмирҗан, – диде ул, аңа йомшак кына итеп.

– Ә сиңа ни калган?! – диде әтисе, җикереп.

– Мылтык белән шаярма син. Әйдә, кайтыйк. Закон барыбер синең якта булмаячак.

Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез карап торды. Ул инде кулларын, Галимҗан абыйсы килеп тоту белән, Исламның якасыннан ычкындырган иде. Читкә борылып төкереп куйды да тагын Әхтәм янына китте.

– Әхтәм, белеп тор, авыл халкы исеменнән соңгы мәртәбә кисәтәм, этең тагын берәр кешене тешләсә, ике этеңне дә атып үтерәм. Аңладыңмы?

Әхтәм бер сүз дә дәшмичә, кызарынып бүртенгән хәлдә басып торды. Әтисе белән Галимҗан абыйсы, Исламны җитәкләп, кызулап, ишегалдыннан чыгып киттеләр.

Кайтып, ишегалдына кергәч, Ислам әтисен җиңеннән тартып туктатты:

– Әтием… мин синең өчен шундый курыктым… – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. – Мин этне үртәмәдем…

Әтисе аның каршына тезләнде һәм кысып кочаклады. Аның күзләреннән яшь ага иде.

– Улым… акыллым минем. Их…

Әтисе аны тагын да ныграк кысты. Аның үксүдән дерелдәгән иңбашларына Ислам ике кулын салды. Әмир яңагын улының иңбашына куйды, аның кечкенә йөрәгенең ярсып-ярсып тибүен ишетте, аның җиңел, юка гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты…

Тургай. Сайрар чак

Подняться наверх