Читать книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев - Страница 5

Танышу көне

Оглавление

Беренче сентябрь! Ничек сагынган икән аны Ислам! Малайларны, кызларны гына түгел, мәктәпнең үзен дә сагынган икән. Барысы да алтынчы классның сыйныф бүлмәсенә кергәч, анда берни аңлап булмаслык шау-шу купты. Һәрберсе нидер сөйли, һәркайсы кемгәдер мөрәҗәгать итә, һәрберсе башкалардан арттырырга тырышып кычкыра, барысы да көлешә, барысы да туктаусыз кыбырдый, бүлмәнең әле бер почмагына, әле икенче почмагына йөгерешәләр, төркем булып җыелалар, тагын таралалар. Әйтәсе сүзләр шулкадәр күп җыелган, һәркайсы аларны кемгәдер җиткерергә тырыша, әмма кыска арада бу мөмкин түгел. Әнә, ишек ачылып, анда аларның яңа класс җитәкчесе дә күренде. Бөтенесе дәррәү урыннарына утырдылар. Укытучы апа, салмак кына атлап, өстәл янына килде, журналын куйды һәм, балаларга карап, искиткеч тәэсирле тавыш белән шигырь укырга тотынды:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар.

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле бездә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.


Укытучының киң маңгае өстендәге куе коңгырт чәчләре күпереп тора, калын итеп үрелгән толымы биленә җитә язган. Коңгырт күзләреннән якты нур сибелә. Аның авызы кечкенә, калын иреннәре гел елмаерга гына тора. Яшькелт-зәңгәр костюмы җыйнак гәүдәсен яратып кыскан шикелле. Аның шигырь укуы бөтенесен ниндидер җылы бер тойгы белән чолгап алды. Бүлмәдә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.

– Исәнмесез, балалар! Беренче уку көне белән котлыйм сезне! – диде ул, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Мин сезнең сыйныф җитәкчегез булам. Исемем – Суфия. Сез миңа Суфия апа дип дәшәрсез. Кемнедер кызыксындырса, әтием Баян исемле. Мин үзем педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Мине беркадәр беләсездер, дип уйлыйм, чөнки мин шушы авылныкы.

– Беләбез, апа, беләбез! – диделәр бөтенесе дә.

– Белгәч бик әйбәт. Мин дә сезне беләм, – диде Суфия апа. – Ә сезгә шигырь ошадымы?

– Ошады.

– Бик матур шигырь.

– Мин, сезнең янга кергәндә, шигырьләр укып керә торган булырмын. Шигырь ул – кешеләрнең күңелләрен бер-берсенә якынайтучы бик көчле чара.

Суфия апаның йөзендә бернинди җыерчык юк, борчылу билгеләре дә сизелми. Ислам аның Шәмседоха әбинең күршесендә яшәвен, дүрт бала үстергәннәрен белә иде. Әмма шактый зур яшьтә булса да, ул ничектер кызларны хәтерләтә, сәламәтлеге ташып тора кебек. Югыйсә аның турында, йөрәге авырта икән, операциягә барырга җыена икән, әлегә чират җитми икән дигән сүзләр дә йөри иде. Суфия апа ягымлы карашы белән барысына да төбәлеп алды да:

– Йәгез, балалар, җәйге каникулларны ничек үткәрдегез? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле, – диде.

Иң элек әниләре белән җәйләүгә сыер саварга йөрүләре, андагы эшнең кызык яклары, авырлыклары турында Лилия белән Айзирәк сөйләде. Аларга Энҗе кушылды. Болында җиләк, шомырт, карлыган, кура җиләге, чия, күгәнә җыймаган берәү дә калмаган. Кызлар варенье кайнатырга өйрәнгәннәр, бакчада чүп утаганнар, печән әзерләшкәннәр. Риф колорадо коңгызын ике мәртәбә агуларга туры килүен сөйләде. Шул чакта Ислам аңа сүз кыстырды:

– Нигә аны агулап интектең? Башларына чүкеч белән генә кундырырга кирәк иде.

Сыйныфта шаулашып көлеп алдылар.

– Әллә син шулай иттеңме? – диде Риф.

– Шулай иттем шул. Алай да бетмәгәч, эчләренә сәнәк белән кададым.

Ислам үз сүзләреннән гөлдерәп көлеп җибәргән иде, бөтенесе дә аңа кушылды. Суфия апалары да алар белән бергә көлде.

– Ә мин кәбестә кортын үлән суы белән агуладым, – диде Ислам.

– Йә, сөйлә әле, ничек? – дип сорады Суфия апа.

– Әрекмән яфракларын, меңьяфрак үләнен, былтыр җыеп куйган помидор сабакларын, кайсын кайнатып, кайсын төнәтеп, ун көн саен сибеп тордым – бер корт та калмады. Кайнаткан суга бераз кер сабыны кушарга кирәк.

Фаил скутер белән күрше райондагы туганнарына кунакка барганын сөйләде. Мансур бик күп китап укыган. Исламның шигырь китаплары укыганын белгәч, аңа гаҗәпсенеп карап тордылар. Шигырь укыгач, Исламның башы ачылып китә. Әтисе аңа көн саен кич өч-дүрт әйбәт шигырь әзерләргә, шуны укырга куша, Ислам аларны бик тәэсирле итеп укый. Кайберләрен ятлап та сөйли. Өйдәгеләрнең мактый-мактый тыңлавыннан ул үсеп китә. Нишләп үсмәсен, дүрт кеше авызларын ачып тыңлап утырсын әле! Алар, Ислам шигырьләрен әзерләп кергәч, карый торган телевизорларын да сүндерәләр. Сыйныфташлары кызыклы вакыйгалар сөйләргә тырышты. Айгөл генә артык җәелеп тормады, каникулны өйдәге көндәлек мәшәкатьләр белән үткәрдем, диде.

– Тагын кемдә нәрсә калды? Башка кызыклар булмадымы? – дип сорады Суфия апа.

Алай җәелеп сөйләргә кирәк булгач, Ислам җентекләп сөйләп китте:

– Мин әбинең бияләй бәйләгәннән калган кызыл, зәңгәр, сары, ал җепләрен бакчадагы агач ботакларына бәйләп чыктым. Бакча матурланып китте. Үземнең бабай белән утырткан алмагачыма, кесә телефоны кадәр генә фанера кисеп, «Яшьтәш» дип язып элдем. Бозауга «Бүзәкәй» дигән исем куштым, муенына әтинең иске галстугын бәйләдем. Олы сарыкларның сырт йонына, әби белән бергәләп, яшел чүпрәкләр тактык. Көтүдән кайтканда, танырга бик җайлы булды. Сыерга «Миңлесөтҗамал» исеме бирдем. Беркөнне Сөтҗамал кайтмый калгач, караңгыда шуны эзләп төшеп, Әйләнмә күл әрәмәсендә адаштым. Шунда каршыма аю килеп чыкты…

Аның бу сүзләреннән бөтенесе көлеп җибәрделәр.

– Сез гел ышанмыйсыз миңа. Аю түгел инде, шаярып кына әйттем. Ниндидер җәнлек килеп чыкты, кабан иде бугай. Котым алынды, ярый, кулымда таяк бар иде. Сыер тавышы белән кычкырып җибәрдем, шуннан теге җәнлек, әрәмәдәге агачларны шатыр-шотыр ера-ера, каядыр качты.

Ислам галстук тагылган бозау, сыер, сарык рәсемнәрен ясап алып килгән иде. Шуларны иптәшләренә бирде, алар, көлешә-көлешә карап, Суфия апаларына бирделәр. Ул Исламны мактады, рәсем ясаудан туктамаска кушты.

– Апа, безнең Ыкта балык тотканны берсе дә сөйләмәде бит әле, – диде Риф.

– Кем соң ул без? – дип сорады Энҗе.

– Кем булсын инде, Рөстәм, Фаил, Мансур, Риф, Зөлфәт. Мансур бик олы кушбаш, бер җәен тотып шаккатырды. Иң күп балыкны Зөлфәт каптырды.

– Безнең анда тарткалаш та булып алды. Мансурның тоткан балыклары җиде-сигез килога җиткәндер. Ә бер кешегә, закон буенча, биш килограмм гына тотарга ярый. Шулай булгач, Мансур, ким дигәндә, җәен балыгын кире суга җибәрергә тиеш иде. Ә без аны җибәрмәдек, бөтенебез җыелып пешердек тә ашадык.

– Йәгез, балалар, – диде Суфия апа, көлә-көлә. – Ничек уйлыйсыз, законны бозганнармы, юкмы?

Сыйныфта кара яу купты. Һәркем үз фикерен әйтергә ашыкты.

– Ул җәен балыгын Мансур сезнең берәрегезгә дә бирә ала иде бит, – диде Энҗе, чыкырт-чыкырт көлеп.

– Ә без халык байлыгын алырга теләмәдек, – диде Фаил тамак төбе белән. – Беребез дә алырга теләмәде. Шулай булгач, суга җибәрергә тиеш иде.

– Ә нишләп җибәрттермәдең соң? – дип сүзгә кушылды Ләйлә.

– Нәрсә сөйләп торасың инде?! – дип сүзгә кушылды Фәйрүзә. – Аларның барысының да балык ашыйсы килгән. Законны бит аны ашап булмый.

– Дөрес, дөрес! – дип көлештеләр башкалар.

– Сез бу мәсьәләне кайчан да булса бер ныклабрак тикшерерсез әле, балалар, – диде Суфия апа.

Ул арада звонок шылтырады.

Ислам, мәктәптән кайткач, велосипедына атланып, Галимҗан абыйсы янына болынга китте. Ул, көннәр бозылганчы, көн саен самбо алымнарына өйрәнербез, дип чакырган иде. Ике сәгатьтән артык күнегүләрдән ул куанып та, арып та кайтты. Таудагы амбарлар яныннан узып барганда, амбар башыннан каршысына Әхтәм абый килеп чыкты.

– Ислам үскәнем, тукта әле, – диде ул, йомшак кына итеп.

Ислам велосипедыннан төште.

Әхтәм абый, тавышын акрынайтып, аңа биш йөзлекләр сузды:

– Мә әле, үзеңә берәр әйбер алырсың.

Аның учындагы акчалар өч-дүрттән дә ким түгел иде. Ислам аптырап китте һәм артка чигенде:

– Кирәкми, Әхтәм абый…

Ул акчаларга ничектер куркып карады, әйтерсең лә аңа Әхтәм биш йөзлекләр түгел, ә бер уч елан суза иде.

– Ал инде, ал, – дип, ул һаман Исламга якынлашты. – Әйбәт малай бит син. Күптән бирәсем килеп йөри иде. Тик әтиеңә әйтә күрмә!

Ислам, ни әйтергә белмичә, юк дип башын чайкады.

– Алмыйм, Әхтәм абый… – Аның тавышы тамак төбендә тыгылып калды. – Нишләп мин синнән акча алыйм, ди?!

Ул, чигенә-чигенә барды да, велосипедына атланып, таудан аска таба түбән элдерде. Кайтып инде тәмам тынычлангач та, Әхтәмнең юан муенына тагылган алтын муенсасы һәм акча тоткан кулындагы алтын балдагы күз алдыннан китмәде…

Ул төнне Ислам бик куркыныч төш күрде. Имеш тә, зиратның нәкъ уртасына кергән икән. Куркып кына атлаганда, каршысына Долларын иярткән Әхтәм абый килеп чыкты. Авызындагы алтын тешләрен шыкылдатып көлә-көлә, Исламны уң кулыннан эләктереп алды. Ул бар көченә читкә тартылды, Әхтәмнең кулы җилкә турыннан костюмы-ние белән суырылып чыкты да җирдән сөйрәлеп бара башлады. Ул да булмады, аңа Доллар ташланды. Ислам, типмәкче булып, аягын күтәрде, тик эт сыерныкы кадәр олы авызы белән аның аягын эләктереп алды һәм үткен тешләре белән кысты. Әхтәмнең өзек кулын селтәп, Ислам Долларның маңгаена тондырырга тотынды. Шулай коты очып бәргәләнгәндә, ап-ак скелет килеп чыкты. Менә ул Әхтәмне тотарга кулын сузды, бармак сөякләрен үрмәкүч тәпиләре төсле кыймыл-кыймыл китерде… Шулчак Әхтәм дә, Доллар да юк булдылар. Ислам коты очып уянып китте. Уң кулы янбашы астында кысылып калган, кулы да, уң аягы да берни сизмәслек хәлгә килеп оеган иде. Бу куркыныч күренешнең төш кенә булуына куанып, Ислам икенче ягына борылып ятты һәм тынычлап йоклап китте…

Тургай. Сайрар чак

Подняться наверх