Читать книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев - Страница 8

Аптырашлы сораулар

Оглавление

Үткән атнаның дүшәмбесендә Ислам, Риф, Энҗе, көлешә-көлешә, мәктәптән бергә кайттылар. Энҗеләр турына җиткәч, Риф Исламнан:

– Математикадан өй эшен күчертерсең әле? – дип үтенде.

– Ялкау син, Риф, – диде Энҗе. – Гел кешедән күчерү ягын гына карыйсың. Бирмә син аңа, Ислам.

– Ул бит аны күпме тырышса да эшли алмый, – Ислам көлеп куйды. – Күчертми нишлисең.

– Күчертсәң, валлаһи, Суфия апага әйтәм.

– Син үзеңне бел, – диде Риф аңа каршы. – Менә мин директорга керәм дә синең Диләрә Ахуновнаны стенага ясаганыңны әйтәм.

Аның бу сүзләреннән Энҗенең йөзенә ачу чыкты.

– Әйт, нигә моңа кадәр әйтмәдең? – диде Энҗе, кызып. – Хәзер үк барып әйт. Синнән башка нәрсә көтеп булмый.

– Әйтәм шул, җыйсыннар кабат бөтен мәктәпне. Шунда ничек сайрарсың икән?

Сүзгә Ислам кушылды:

– Әллә кайчан булган нәрсәне нигә кабат кузгатырга инде? Телеңне тешлә дә тор.

– Ә-ә-ә, син дә куркасың! – диде Риф, һәрбер сүзен сузып. – Куркасың, Тургай. Вакытында әйтергә кирәк иде сезгә.

– Нишләп шундый әшәке син?! – диде Энҗе рәнҗүле тавыш белән.

– Ярар инде, шаярттым гына… – дип, Риф Энҗенең беләгенә кагылган иде, Энҗе аны селтәп җибәрде дә өйләренә йөгерде. Ислам, аны куып җитеп:

– Энҗе, ул бит, чыннан да, шаяртып кына… – диде. – Тынычлан, бүген репетициягә мин сине кереп алырмын.

– Кермә! Берегезне дә күрәсем килми! Репетициягезгә дә бармыйм! – дип, елый-елый өйләренә кереп китте.

Менә хәзер Энҗе Ислам белән сөйләшми. Энҗегә нинди начарлык эшләде соң ул? Бу сорауга җавап таба алмый. Соңгы вакытларда ул да Исламны күрмәгән кебегрәк кылана. Кешеләр шулай бер-берсеннән аерылудан тәм таба микәнни? Әллә Ислам үзе ялгыш эшлиме? Аңа бөтен кеше якын, ә кешеләр шуңа гаҗәпләнәләр. Бер авыз сүзне гаепкә алучылар күп. Нигә соң башкалар, Ислам аларга тартылган кебек, Исламга тартылмыйлар? Этләр, мәчеләр йомшак дәшүеңне сизү белән иркәләнә башлыйлар. Ә кешеләр китеп бару ягын карый. Нишләп алай? Менә ул – чишеп булмый торган мәсьәлә. Ул бакчада агачларның ботакларын сирәкләп йөргән бабасы янына чыкты.

– Бабай, синнән бер әйбер сорыйм әле.

– Сора, улым, сора, – диде бабасы, кискечен бакча өстәленә куеп.

Ислам нәрсәдән башларга белмәде. Уйлап торды-торды да:

– Бабай, мин әшәке, әйеме? – диде.

Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде:

– Син нишләп әшәке буласың, ди, улым? Бик әйбәт малай син.

– Әшәке булмагач, нишләп соң миннән качалар?

– Син, улым, аңлатып сөйлә әле.

Ислам аңа Энҗе белән үпкәләшүләрен сөйләп бирде. Үзен борчыган әлеге уйларын җиткерде. Аны тыңлап бетергәч, бабасы:

– Син ни телисең соң? – дип сорады.

– Мин барлык кешеләрнең минем белән бергә шатлануын телим. Аларның барысының да бер-берсенә килүләрен, булган шатлыкларын сөйләүләрен телим. Ник аларга мин генә сөйлим, ник алар да миңа сөйләмиләр?

– Мин сине аңладым, улым, – диде бабасы. – Син ныгытып телә.

– Нәрсәне? – диде Ислам, аның сүзләренә төшенеп җитә алмыйча.

– Башкаларның сиңа якынаюын, син теләгәнчә булуын.

– Мин ничек телим соң аны?

– Ничек икәнен үзең бел, – диде бабасы, серле генә итеп. – Син башкаларның да үзең кебек сиңа килеп сөйләүләрен телисең бит. Шулаймы?

– Әйе. Тик алар килми бит, бабай.

– Ник килмәгәнен әйтимме?

– Әйт.

– Теләвең җитми.

– Телим бит.

– Нык телә! Елый-елый телә! Нык теләсәң, барлык теләкләрең дә кабул була. Көчле теләк үзен тормышка ашыру юлларын да таптыра. – Ислам бабасының бу сүзләрен аңлап бетерә алмыйча аптырап карап торды.

– Мин, яз көне басуга агу-химикат сиптергәндә, бик каты агуландым, – дип сөйләп китте бабасы. – Туп-туры Казанга алып киттеләр. Инде үлеп барам, дөнья югала, шунда әз генә зиһенем ачылса, өзлексез күңелемнән йөрәгемә боерык бирәм: туктама, йөрәгем, дим, мин яшәргә тиеш, дим. Аңымны җуймас өчен, үземне үзем чеметергә маташам. Туктаусыз яшәү сүзен кабатлыйм. Күңелемнән тагын боерам: тарал, үлем томаны, дим, кил миңа, тормыш, дим. Бер ай көрәштем әнә шулай, терелеп аякка бастым. Фашистлар бөтен Европаны яулап алды. Мәскәүгә, Иделгә килеп җиттеләр, ә безнең халык «Юк!» диде. «Без илебезне сезгә таптатмаячакбыз!» диде. «Үләрбез, әмма газиз җиребезне бирмәбез!» диде. Шулай булды да.

– Ә ничек алай булды соң? – диде Ислам, бабасын бүлдереп.

– Халыкның теләге көчле иде. Булган ризыгын ашаганда, кешеләр шул теләкне кушып ашадылар, эчкән суларын да шул теләк белән, сулаган һаваларын да шул теләк белән кабул иттеләр. Салкында да шул теләк җылытты. Ашарларына булмаганда да, шул теләк тук тотты. Хәлсезләнеп егылганда да, шул теләк аякларына басарга көч бирде. Ашаган ризыклар, эчкән сулар, сулаган, һава тылсымлы көчкә әверелде һәм шул көч кешеләрнең тәненә, йөрәгенә күчте. Халык үлемне җиңәрлек куәткә ия булды. Илнең иң көчле коралы халыкның әнә шул изге теләге, инануы иде.

– Минем дә теләгем изге бит, – диде Ислам, ике кулын бабасына таба сузды. – Мин бөтен җан иясенә шушы кулларымны сузам.

– Мин әйткәнне хәтереңдә тот, – диде бабасы, кулына кискечен алып. – Теләвең җитсә, бар да син дигәнчә булыр.

Энҗенең дәшмәве, аңардан гел читләшү ягын гына каравы Исламны тәмам изде. Болай булмый иде. Бүген мәктәптән кайтып ашау белән, ул Энҗе янына барырга ниятләде. Күчтәнәчкә әбисеннән җиләк кагы сорап алды. Җиләк кагы – Энҗенең иң яраткан ризыгы.

Урамда апрель кояшының иң нык кыздырган мәле. Кар инде күләгә урыннарда гына күренгәли. Яшь бөре, черегән яфрак, туфрак исләре борынны кытыклый. Койма буйларында йөрүче каз-үрдәкләрнең шат тавышлары һаваны яра, алар җирдән әле тишелеп чыкмаган үләнне эзлиләр, нидер чемченәләр. Шушыларны карап, тыныч кына атлаганда, Нурмый абыйлар ишегалдында бик каты акырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелде. Аларның бәләкәй капкалары ачык иде. Нурмый абыйларның бульдозерчы малае Мөстәкыйм белән күршеләре Шакир бер-берсенең чыраена йодрыклары белән кундыралар. Әти-әниләре, тагын кемнәрдер, кычкырышып, аларны тыймакчы була. Мөстәкыйм белән Шакир икесе дә канга батканнар. Шакирның күлмәге ертылып, билендә сөйрәлеп йөри. Менә Мөстәкыйм, киерелеп, аның иягенә шартлатып сугуга, Шакир чалкан барып төште. Мөстәкыйм кирза итекләре белән аны рәхимсез типкәләргә тотынды.

– Үтерәсең бит! Тукта! – дип, Нурмый абый, арттан килеп Мөстәкыймнең муенына асылынды.

Шунда урамнан йөгереп кереп, полиция инспекторы Зәйнуллин Мөстәкыймнең кулларын боргычлап читкә алып китте. Ислам бөтен тәне белән дер-дер калтырый башлады, өйләренә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Көч-хәл белән атлап керде дә, киемнәрен дә салмаган килеш, үзенең караватына капланды. Аның башы таш булып каткан иде. Күз алдыннан Мөстәкыйм белән Шакирның бер-берсенә әшәке сүзләр белән кычкырганы, явызларча бер-берсен кыйнаулары, канга баткан йөзләре һич тә китмәде. Шулчак әтисе белән әнисе кайтып керде. Алар, Исламның калтыранып ятуын күрүгә, икесе берьюлы:

– Ни булды?! – дип кычкырып җибәрделәр.

Ислам юньләп сөйли алмады, тотлыга-тотлыга, Шакир белән Мөстәкыймнең канга батып сугышулары турында әйтте. Әтисе, машина белән чыгып китеп, шәфкать туташы Нәсимәне алып килде. Ул ике укол ясагач, Ислам йоклап китте. Уянганда, тәненең калтыраулары беткән иде инде. Ләкин башында күңелсез уйлар өермәсе бөтерелүдән туктамады. Мин нинди беркатлы, дип тиргәде ул үз-үзен. Риф бер генә очкын ыргытты, өчесен дә явызлык утына охшаган нәрсә бөтереп алды. Кайда яткан ул? Бергәләп уйнап-көлеп йөргән дуслар ничек шул арада бер-берсенә таш ыргыта башладылар? Ике күрше, бер-берсен үтерер дәрәҗәгә җитеп, канга батып сугышып ята. Нәрсә соң бу? Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, кан кою. Балалардан алып картларга кадәр үтерелә… Кешеләр бер-берсенә шатлык өләшәсе урында нишләп мондый вәхшәт? Сораулар арткан саен, аларга бирәсе җавап ерагайганнан-ерагая барды…

Тургай. Сайрар чак

Подняться наверх