Читать книгу Тургай. Сайрар чак - Фоат Садриев - Страница 7

Кемнеке яхшырак?

Оглавление

Ул дәрескә барысы да диярлек әкиятләр, шигырьләр әзерләп килгәннәр иде. Иң элек Ислам үзенең «Үлән көче» дигән әкиятен укыды: «Борын заманнарда җир йөзе шәп-шәрә булган. Анда юан-юан агачлар гына үскән. Әллә ничә мең еллар үткәч, ниндидер кодрәт белән бер яшел үлән шытып чыккан. Иблис мәлгунь җир йөзендә нинди тере әйбер күрә – шуларны юк итеп йөри икән. Теге үләнне күргән дә очын өзеп ташлаган. Берничә көннән караса, үлән тагын баш калкытып үсеп ята икән. Иблис моның очын тагын өзеп ата, ямьсез аяклары белән таптый, таш белән төя, өстенә ком, чуерташ ыргыта, аннары эре-эре ташлар белән бастырып куя. Әмма үлән, ялгызлыгына, нечкә һәм нәфис булуына карамастан, иблискә бирешмәгән. Чөнки аның тамырлары тирәнгә киткән. Ул тамырлар беркайчан да «мине бетерделәр» димәгән, сабыр гына көч җыйган, көнен дә, төнен дә бер минут та туктамыйча, һаман югарыга – якты җир өстенә омтылган. Күпме генә омтылса да, кәгазь калынлыгы да хәрәкәте юк кебек тоелган. Әмма нәни үлән үзендә яктыга чыгарлык көч барын сизеп торган, бернинди хәрәкәте күренеп тормаса да, һаман талпынудан туктамаган. Вакыт та шулай сиздермичә генә үткән. Көннәр, атналар, айлар узган, ә үлән үзенең ниятеннән чигенмәгән, югарыга омтылудан туктамаган. Ниһаять, җирне этә-этә, үзе дә сизмәстән, теге ташларга килеп төртелгән һәм шатланып куйган: хәрәкәт сизелмәсә дә, күтәрелгән икән бит! Инде аның ышанычы арткан. Ташларның ярыкларыннан үтеп, ниһаять, җир өстенә шытып чыккан, күктәге якты кояшны күргән һәм елмаеп җибәргән. Бу җир йөзендәге беренче иң зур җиңү булган. Аның тирәсендә матур-матур күбәләкләр бөтерелә, аны кочаклап үбеп алалар, аның шытып чыгуына һәм үсүенә куаналар икән. Иблис моны тагын күреп алган. Ул, котырынып, ташларны туздырып аткан, үләнне өзгәләп чәйнәп төкергән. Аннары, коры ботаклар алып килеп, өстенә җиде көн, җиде төн ут яккан. Шуннан иблис, инде бу үлде, дип китеп барган. Күпмедер вакыттан шунда килсә, гаҗәпләнүдән дык итеп артына утырган. Үлән биек булып үскән, чәчәк атып, орлыклары җитешкән, алар менә коелам, менә коелам, дип торалар икән. Иблис орлыкларның берсен дә төшермичә учына җыеп алган да суга аткан, мин синнән котылдым, дигән. Орлыкларны елгада балыклар ашап бетергән. Балыкларны адәм тоткан. Аларны пешерергә чистартканда, эчләрен алып җиргә ташлаган. Күпмедер вакыттан үлән орлыклары күп булып, берәм-берәм тишелеп чыкканнар, тирәнгә үк тамыр җибәреп, үрчеп киткәннәр. Иблис, үләнне берничек тә юк итә алмаячагына тәмам инанып, бу эшенә кул селтәгән. Менә шуннан җир йөзен ямь-яшел хәтфә каплаган. Барлык урыннарда аллы-гөлле чәчәкләр күтәрелгән. Үләннәр булгач, кош-кортлар барлыкка килгән. Шөпшә, бал кортлары, божаннар, яралып, чәчәкләрдән бал җыя башлаганнар. Төрле җанварлар, атлар, сарыклар, сыерлар үрчегән. Адәм балалары да үлән арасыннан тәмлеләрен, файдалыларын сайлап ашаганнар, алар биргән җиләк-җимешләрне җыйганнар. Ә үлән шундый шифалы булган, барлык җан ияләре үрчеп, бөтен җир йөзен тутырганнар. Үләннәр аларга азык та булганнар, ятарга йомшак ястык хезмәтен дә үтәгәннәр».

Энҗе дә теге көнне язган әкиятен укыды. Шунда сыйныфташлары алып килгән язмаларга урын да билгеләргә тотындылар. Күбесе бертавыштан иң яхшы әкият Энҗенеке, аңа беренче урын, дигән фикергә килделәр. Исламның әкиятенә икенче урын, диделәр. Өченче урынны озын шигыре өчен Айсылуга бирделәр. Шулчак Энҗе сикереп торды:

– Дөрес түгел бу! – диде, кып-кызыл булып.

– Әллә сиңа Гран-при кирәкме? – диде Риф.

– Минем әкиятемне Ислам язды, беренче урын аңа тиеш, – диде Энҗе.

– Ай-яй, хәйләкәр син! – диде Фаил, көлә-көлә. – Нигә укый башлаганда ук әйтмәдең соң? Әгәр беренче димәсәк, эндәшәсе түгел идең бит син. Хәзер Исламнан ояласың.

– Йәгез әле, яңа әкият уйлап чыгармагыз, – диде Ислам. – Әкиятне син бит үзең уйлап чыгардың, Энҗе. Мин сораулар биргәләп, ярдәм генә итеп тордым.

Энҗе аңа каршы төште:

– Юк инде, юк! Син булмасаң, мин аны яза алмый идем.

– Үз өлешеңне киметмә, – диде Ислам. – Син башладың, син тәмамладың. Бик күп урыннарын син уйлап таптың. Әкият синеке.

Бүлмәдә шау-шу көчәйде. Суфия апа аларны тынычландырырга ашыкты:

– Дусларым, без бит ярыш оештырмадык. Мин барысын да сезнең ирегегезгә куйдым – кем яза ала, шул язсын, дидем. Иҗади әсәрләргә бәя бирү – бик четерекле, бәхәсле нәрсә ул. Миңа да, сезгә дә урын кирәкми. Язгансыз, рәхмәт, булдыргансыз. – Аннары ул, Энҗегә мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Ә сиңа, Яруллина, борчылырга кирәкми. Әкиятегезне Нуруллин белән бергәләп уйлап чыгаргансыз икән, бу искиткеч әйбәт. Бу иҗади дуслык дип атала. Ни генә эшләсәк тә, без һаман дуслыкка әйләнеп кайтабыз. Дуслык ул – безнең күңелләребезнең янәшә торуы, бер-беребезгә җылылык бөркүе. Ничек рәхәт шулай булганда. Әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, башка туганнарыгызның шундый җылысын сез һәр көн тоеп яшисез. Менә безнең дуслыгыбыз да киләчәктә шундый бөек, илаһи сөю белән сугарылган мөнәсәбәткә әйләнергә тиеш.

Суфия апаның бу дулкынландыргыч сүзләре һәркайсының күңеленә кайнар тойгы булып кереп урнашты, дәреснең һаман дәвам итүен теләсәләр дә булмады – звонок шылтырады…

Тургай. Сайрар чак

Подняться наверх