Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 45

Шигырьләр
III
«Бән сезләрә бер сүземне…»

Оглавление

Бән сезләрә бер сүземне

Йад итәлем, ки аңлагыл,

Колак дотып бу сүземне

Ихлас берлә [ки] дыңлагыл.


Әй нигярем[520], теләгел сән

     гыйлем йарны,

Үзеңә эзләйүбән

     алгыл аны.

Гүйә очкан кош кебидер

     гыйлем кеше,

Күп мәшакъкать берлә тотар

     аны кеше.


Кулыңдан сән аны куйма,

Онытып, гыйльмеңне йуйма[521],

Гыйлемлек кошыный суйма, –

Сәңа булгай разый Алла.


Табар булсаң гыйлем ирне,

Ки муафикъ булыр йарны;

Бу үгетне тотар булсаң,

Сәңа булыр разый Алла.


Үзең наданлара катма,

Гыйлемлекне суга атма,

Тутый берлә ки карганы

Килтереп бер ивгә[522] япма.


Надан ир малына кызма[523],

Алар сари[524] кулың сузма,

Каралык көенә йөзмә, –

Ки булырсән гъисйан Алла[525].


Надан ирне көтеп алмак,

Ирүр мөшкел кочып ятмак;

Аның малын утка якмак –

Нәданә гъәсъбәи Алла[526].


Кирәк малын утка якмак…

Аның чөн хәсрәтә калмак…

……………………………………….

………………………………………..


Наданга үз буең сонсаң,

Үзең аңа мотыйгъ булсаң[527],

Аңа разый булыр исәң,

Сәңа разый имәс Алла!


Разый булып, ата-ана

Бирәм дисә ки наданга,

Алар ризалыкы өчен

Гомерлек хәсрәтә калма.


Дигел анлара бу сүзне,

Бакып анлара дөз күзне[528]:

«Ятыр катыңда кискәдәй,

Бирүбән тын ки мичкәдәй!»


Оялмасана, и җаный,

Дигел анлара сән аный;

Оялып хәсрәтә калсаң,

Разый ирмәс сәңа Алла.


Ике мәгъшук бергә кушла –

Ефәк булып ки ишелә,

Кәлүб куйнына ки керсә,

Нәсыйб итеп, кушып Алла.


…………………………………………..

………………………………………….

Муафикъ кулларын салса,

Гүйә разый аңа Алла.


Кушылып [бу] ике җаный,

Ки белеп хөкме уганый[529],

Ки мондан яхшысы къәный[530]? –

Бу дорур ризаи Алла.


Бу икеләре гыйлем булса,

Белүб андай гамәл кыйлса,

Ки галимнең кулун алса, –

Булыр и һөдаи Алла[531]!


Сүзем тотып ки ал гыйбрәт,

Ярин[532] сәңа булыр рәхәт,

Бу эшләрдер сәңа гыйбрәт, –

Сәнеңчөндер җәннәти Мәүля[533].


Гыйлемдән ки йөз дүндермә,

Гыйлем чырагын сүндермә,

Аңа чытык йөзең вирмә, –

Разый булыр сәңа Алла…


Салур андин түбән башны,

Чытар йөзи, күзне-кашны,

Ачылып хатнына дәшми, –

Көлеп бакмак аңа къәный?


Каралык къәлбене[534] баскан,

Агыр балта биленә аскан,

Юан-юан агач кискән, –

Арыгач уйнамак къәный?


Арыгач ачылып тормаз,

Үзе йәш, ултырып тормаз,

Хәлалене күзе күрмәз, –

Торыр килеш карап аный.


Йәнә ул дәмдә[535] кич булгай,

Кәлүб түшәккә ултыргай,

Хәлаленә моны айгай[536]:

«Дийәен бән, ишет моный.


Дийәем бән, сән ишеткел,

Кәлүб аякымны чишкел,

Үгетне бу онытмагыл:

Кибәргә пичкә сал аный».


Китәндәй[537] ак беләкләрен,

Кәлүб ул сызганып анда,

Чишеп алыр аякларын,

Алып пичкә салур аный.


Наданның хале бу улгай,

Чабатасына туфрак тулгай,

Оекы һәм кара булгай, –

Чыкуб хатун кагар аный.


Йәнә сузар аякыны,

Ки тартырга оекыны,

Коеп тузан увакыны[538], –

Буянурсән йәнә, җаный.


Бу мескин чыкубән какгай,

Ки әле туфракга баткай,

Керүбән катында яткай, –

Торып да ул үбәр аный.


Кияр аякына лапта[539],

Аны киеп йөри таптап,

Көйдермәгел берүк утка,

Әгәр салса кибәргә аный.


Киеп лапталары тузгай,

Кадерсез гомре, бел, узгай,

Ишетеңез моны сез, һай, –

Ахирәт эстәмәк къәный?


Аякы, тубыкы бәйләнгәй,

Йите кат киндерә әйләнгәй,

Кәзеб[540] сүзләргә бәйләнгәй, –

Басубән гъәфләти аный.


Надан [дин] хур дәхи барму,

Бу сүзгә сүз дәхи барму?

Галимне хур күргәнләргә

Ходаның рәхмәте къәный?


Ни мәгъкульдер моный күрмәк,

Гыйлем кызны нәданга вирмәк,

Гыйлем егет наданны алмак,

На мәгъкульдер дидем аный.


Әгәрчә ир галим улса,

Хәлял кәсеб: иген иксә,

Возу кыйлып[541], намаз кыйлса,

Ушал ирдер ки рәхманый[542]!


Намаз кыйлса, алып таһрәт,

Булубән анда ул шөһрәт;

Бу эшләргә йөзең үгрәт –

Булырсән чөн ки рәхманый.


Зирагъәтдән[543] әгәр кайтса,

Тиз үк хәляленә әйтсә,

Ки комганга суын салса:

«Намазга вараем, җаный!»


Кәләше анда су койса,

Торубән һәм возу кыйлса,

Намазга мәсҗедә варса,

Ки мондин яхшысы къәный?


Ки бәгъзеләр надан булса,

Галимләргә коллык кыйлса,

Тагъәт[544], коллыкны күп кыйлса,

Галимләрдин сайуң[545] аный!


Берәүләр гәр галим булса,

Кяһиллек[546] тагъәтен кыйлса,

Үзе кешегә «кыйл» дисә,

Монафикъ[547] дип белгел аный.


Әгәр хөкме Хода улса,

Галим бер дөхтәри[548] алса,

Үзенең нәсыйбы улса,

Ниләр дийәм – ишет аный!


Дәйүр: «Җаный, бирү килгел,

Оекым, читекем алгыл,

Килеп янымда ултыргыл, –

Кушылдырды бези Алла!»


Укыгай ул торып намаз,

Кыйлып ул мәүляйа нийаз[549]

………………………………………

Дир ул хәмед-сәна кыйлса[550],

Аңа хушнуд[551] булыр Алла.


Дәйүр: «Җаный, тиз үк булсаң,

Самавыр ярагын[552] кыйлсаң,

Китереп сөфрәйә куйсаң,

………………..будыр җаный».


Дилваз[553] ярагыны кыйлып,

Бер-беригә күз[ен] салып,

Ки чәйнеккә чәен салып,

Диеп ул: «Әлхәмделилла,


Кушылдырды бези мәүля,

Китер бал, чәй, лимун тагы,

Куең һәм сөфрәгә[554] аный…

……………………………………»


Утырыр ике[се] алда,

Самавырны алып алга,

Сузарлар кулларын балга, –

Ки мондин яхшысы къәный?..


Салубән күзләрә күзне,

Тәбәссем[555] берлә дир сүзне,

Көлешеп дийәрләр сүзне:

«Ки кушды безне ул мәүля!»


Галим булса, булыр дәүләт,

Нәдан [булса], булыр зилләт[556],

Әгәр сән эстәсәң гыйззәт,

Дигел [сән]: «Бир[ер] ул, Алла!»


Наданга сән әгәр варсаң,

Берәүне сәүмәен алсаң,

Ки бер гъише нуш кыйлсаң[557]

Ки үлмәкең ирүр әфзаль[558].


Гыйлем йарны сәүеб алсаң,

Аның илә самит торсаң[559],

Ике мәгъшук гомер сөрсәң –

Бусыдыр, бел, җаный, әүля!


Ки наданга берәү бармак –

Үзене зиндана салмак,

Ки хәсрәтдер уйлә[560] кыйлмак, –

Ки кушмасын берүк Алла!


Хода кушса ушал йарга,

Мәхәббәт дөкәнсә[561] анда,

Аның илә мосахибдән[562]

Ки әфзаль зиндани, Алла.


Мәхәббәт йебе киселсә,

Әгәр салкын йиле иссә,

Ки дә әйтсен ушал дәмдә[563]:

«Сыгынырмын сәңа, Алла!»


Үз-үзеңә моны сүзлә,

Ки дәрман дәрдеңә[564] эзлә,

Китәр юлыңны сән эзлә, –

Үзеңә тиң бирүр Алла.


Өзелеп, егълайу калсын,

Үзедик мәҗнүнне алсын,

Малы-мөлке ута янсын –

Котылдырсын берүк Алла!


Сәүешмәклә кулын салмак,

Ки ләбендән пусә кыйлмак[565],

Аның нәхренә[566] кул салмак

Ирүр, бел, ләззати алма[567].


Ки галимдәй хәбәр килсә,

Ата-анаң аңа вирсә,

Мәһәрә[568] керәнләр салса, –

Аны кабул әйләгел, җаный!


Әгәр сән наданга варсаң,

Барып таш бота керсәң,

Мәхәббәтсез билә торсаң –

Суган булыр сәңа алма!


520

Нигярем – гүзәлем, чибәрем.

521

Йуйма – җуйма.

522

Ивгә – өйгә.

523

Кызма – кызыкма.

524

Сари – таба.

525

Гъисйан Алла – Аллага каршы баш күтәрүче.

526

Нәданә гъәсъбәи Алла – белмәгәнгә Алла әҗере (җәзасы).

527

Мотыйгъ булу – буйсыну, баш ию.

528

Бакып анлара дөз күзне – аларга күзне туры төбәп.

529

Хөкме уганый – Ходаның хөкеме.

530

Къәный – кайда.

531

Һөдаи Алла – Алланың тугры юлы.

532

Ярин – киләчәктә, алда.

533

Мәүля – хуҗа, ия; монда: Алла.

534

Къәлбене – йөрәген, күкрәген, күңелен.

535

Ул дәмдә – шул мизгелдә.

536

Айгай – әйткән, әйтер.

537

Китән – мамыктан, киндердән эшләнгән ак тукыма.

538

Тузан увакыны – тузан вагын (увак – уалу).

539

Лапта (лапти) – чабата.

540

Кәзеб – ялган.

541

Возу кыйлу – тәһарәт алу.

542

Рәхманый – рахманныкы, ягъни Алла юлындагы кеше.

543

Зирагъәт – игенчелек, иген игү.

544

Тагъәт – буйсыну (Аллага); дини йолаларны үтәү.

545

Сайуң (санаң) – санагыз.

546

Кяһиллек тагъәте – ялкаулыкка, үшәнлеккә баш ию.

547

Монафикъ – икейөзле.

548

Дөхтәри (дөхтәрне) – кызны.

549

Мәүляйа нийаз кыйлу – Ходага ялвару.

550

Хәмед-сәна кыйлу – мактау, олылау сүзе әйтү.

551

Хушнуд – риза, канәгать.

552

Ярагын – әзерлеген.

553

Дилваз – яхшылап, матур итеп.

554

Сөфрә – ашъяулык.

555

Тәбәссем – елмаю.

556

Зилләт – түбәнлек, белемсезлек.

557

Гъише нуш кыйлсаң – типтереп калсаң (алдануны татып карасаң).

558

Әфзаль – өстен.

559

Самит торсаң – кычкырышсыз, ягъни тыныч торсаң.

560

Уйлә – шулай.

561

Дөкәнсә – бетсә.

562

Мосахибдән – иш һәм әңгәмәдәшлектән.

563

Ки дә әйтсен ушал дәмдә – әйтсен ки шул чакта.

564

Дәрдеңә – чиреңә, кайгыңа.

565

Пусә кыйлмак – үпмәк, үбү.

566

Нәхренә – муенына.

567

Ләззати алма – алма ләззәтләре.

568

Мәһәрә – мәһәргә.

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Подняться наверх