Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 48
Шигырьләр
III
«Сезнең йортыңыза вардым…»
ОглавлениеСезнең йортыңыза вардым,
Сәнең сылулыгың күрдем,
«Бу нидәй кыз?» – диеп сордым,
Гаҗәб итдем сәңа, валлаһ[586]!
Нәзар кыйлдым сәңа нәгяһ[588],
Була күр, туташым, әгяһ[589]:
Гашыйк улдым дәхи сәңа,
Нәсыйб итсен сәне, валлаһ!
Гъәҗиб[590] уенларың күрдем,
Ки хәйранә калып тордым,
Йөрәгемә гыйшык ордың,
Ки сәүдем шул заман, валлаһ!
Читек-башмакларың киеп,
Йөрисең, гүзәлем, биеп;
Эчем-тышым тора көеп
Күрү белән сәне, валлаһ!
Оялмадың үзең бәндин,
Бән алмадым күзем сәндин,
Чыка язып җаным тәндин,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Сызылмыш кашларың җайдай[591],
Йөзең нурлы тулан айдай,
Күрәнләр сәне хур сайдай[592], –
Сылу кыйлды сәне, валлаһ!
Беләгең нечкә йәш талдай,
Сүзең датлы ирер балдай,
Гыйшыкың сабрыми алдай,
Кауыштырсын бези, валлаһ!
Ки исмең һәм фәлян булды,
Гыйшыкыңдин эчем тулды,
Ки белмимен ничек булды,
Күрүбән бер заман, валлаһ!
Ки сының дөлдөлә биңзәр[593],
Йөрисең былбыла биңзәр,
Кәлямең тутыйа биңзәр[594], –
Гомер вирсен сәңа, валлаһ!
Башыңа киясең калпак,
Сыйфаты кар кебек һәм ак,
Сәүәрем, валлаһи, бик хак, –
Бәңа вирсен сәне, валлаһ!
Күзеңнең нуры йолдыздай,
Керпекләрең дә кондыздай,
Җәмалең мисле[595] хур кыздай, –
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкдым бән сәңа үзем,
Ки тешде йөзеңә күзем,
Оялды һәм кызыл йөзең, –
Карап калдым сәне, валлаһ!
Гъәҗәбләй үк ки йөзеңне,
Ки былбыл кеби сүзеңне,
Бәңа бирсәләр үзеңне,
Шөкер идәр идем, валлаһ!
Кичә ятсам, күрәм сәне
Исәпләсәм, улам би-һуш,
Гашыйк улып сәңа җәй-кыш,
Йөримен һәр заман, валлаһ!
Йөреп [һәм] күп заман түзеп,
Йөрәгем-бәгъреми өзеп,
Ки гъәм дәръясында йөзеп,
Гашыйк улдым сәңа, валлаһ!
Ки бер көн сүзләшеп үзем
Сәнең белән бераз сүзем,
Ки әйтдең сән бәңа үзең:
«Чыка күр [сән», дийә], валлаһ!
Чыкып китдем [ки] сахрага,
Йөрәгем чыдамаганга,
Менеп [бән] бер биек тауга,
Ки ятдым кайгырып, валлаһ!
Ки чыккансың үзең балкып,
Ике садрең[597] тора калкып;
Тәмам беткән идем йалкып,
Көтеп сәне, җаным, валлаһ!
Сәүендем сәне күргәчдин,
Киләсең юкары очдин,
Дәхи тәңкәләрең сачдин…
Яратыбдыр сәне, валлаһ!
Юлыкды сәңа үз ишең,
Вар икән анда киңәшең…
Күземдин түгелә йәшем! –
Карап тордым сәне, валлаһ!
Ходадин [гәр] нәсыйб улса,
Гүзәлләр дәхи юлыкса,
Алыр идем Хода язса, –
Ниятем күп бәнем, валлаһ!
586
Валлаһ – валлаһи (Алла исеме белән ант итәм).
587
Биһуш – һушсыз.
588
Нәгяһ – кинәт, көтелмәгәндә.
589
Әгяһ булу – уяу булу, сак булу.
590
Гъәҗиб – гаҗәеп, искитәрлек.
591
Җайдай – дөресе: йайдай (йай – җәя).
592
Сайдай – санады, исәпләде.
593
Биңзәр – охшаш, шикелле.
594
Кәлямең тутыйа биңзәр – сүзең (сөйләвең) тутый кошка охшар.
595
Мисле – мисалы.
596
Улсайчы – булса иде; булсаң иде.
597
Ике садрең – ике күкрәгең.
598
Нийәт бирү – ниятләп куйган нәзерне бирү.
599
Мәхбүб – сөекле, сөйгән яр.
600
Вәликән – ләкин.