Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 49
Шигырьләр
III
«Үзеңне зур күреп, күрмә бәни хур…»
ОглавлениеҮзеңне зур күреп, күрмә бәни хур,
Барымызны яраткан бер Хода зур.
Өмид илән каләм алды бу әлем[601],
Ходауәндә[602], кабул әйлә теләгем!
Кабул күрмәй кире вирсәң хатымны,
Хода кашында[603] сорармын хакымны!
Әгәр мәхрүм куярсән бу куендин,
Агырдыр хәсрәтем дөнья утындин.
Җаныкаем, чиләнмә сән укырга,
Күңел төшде боны һәм туктатырга.
Мөбарәк исмеңез фәлян икәндер,
Тарафындин гыйшык йиле искәндер.
Сәнең гыйшкың белән ахир үләрмен,
Фиракъең[604] утында әксәр күәрмен[605].
Сәне күрдем ике күзем нурытик,
Күренәсең бәңа оҗмах хурытик.
Йибәр яулык ике башын нәгышлап[606],
Дәхи бер көн кауышмакый багышлап.
Кабул күрмәй кире мәхрүм кыйларсән,
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән[607].
Кешегә сүзләмәдем бу сүземне,
Сабыр берлән тыя тордым үземне.
601
Әлем – кулым.
602
Ходауәндә – йа Ходаем.
603
Кашында – каршында.
604
Фиракъең – аерым булуың, аерым торуың, бергә булмавың.
605
Әксәр күәрмен – бик, көчле көярмен.
606
Нәгышлап (нәкъешләп) – бизәп, чигеп.
607
Гомри гъоссә белән мәхзүн кыйларсән – гомерне сагыш белән кайгылы (хәсрәтле) кылырсың.