Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 47
Шигырьләр
III
«Кечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы…»
ОглавлениеКечекдин сәүдем, и күңлем зыйасы[579],
Йөрәгем-бәгърем, күзем тутыйасы.
Үзеңне күрмәен[580] күңелемне алган,
Көйдереп тә яндырып утка салган.
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Нәчә елдин бирле сүләр сүзем сән.
Нәчә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр[581],
Гамең берлә гъәриблыкда герифтар[582].
Сәне нәчә сыйфат кыйлсам төгәнмәс,
Вәли[583] күрмәй кеше һәргиз ышанмас.
Ләбең – йакут, дешең энҗү дезелмеш,
Йөрәк-бәгърем сәнең өчен өзелмеш.
Гыйшыклыкдин берәүгә ут чакылса,
Гаҗәб улмаз җиһан утка якылса!
Гыйшык хәле мәризъдан[584] каты, ачы,
Кочаклашып үбешмәкдер гыйляҗы[585].
579
Күңлем зыйасы – күңлем нуры, яктылыгы.
580
Күрмәен – күрмичә.
581
Җәһдеңдә әфгяр – яныңда җәфаланучы.
582
Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
583
Вәли – вәләкин.
584
Мәризъ – чир, авыру.
585
Гыйляҗы – дәвасы, даруы.