Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 52
Шигырьләр
III
«Язаем сән җанашыма сәламләр…»
ОглавлениеЯзаем сән җанашыма сәламләр,
Сәламләр бәгъдендә бераз кәлямләр[630].
Булыр микән күреп күзем туяр көн,
Тулан айтик йөзеңне һәм үбәр көн?
Булыр микән йөрәгем басылыр көн,
Шифа татып висалең бәрһәмендин[631]?
Зифа буең күреп туймас булыпмын,
Күреп дәхи йөзеңнең күрклекендин.
Нәчек итим, бәнем тереклегем тар,
Ходай кыйлсын үзеңне дә герифтар[632].
Гаҗәб хәйран буламын бу эшемдин,
Кичә ятсам ки чыкмыйсың дөшемдин.
Әйа җаным, беләсән дә беләсән,
Кабул идеп, бу тарафка киләсән.
Әйа җаным, сереңне гизләмәсмен[633],
Сәне ташлап, бүтән йар эзләмәсмен.
Бу дөньяда күрепмен дөхтәри[634] чук,
Сәнең кебек зифаны күргәнем юк!
630
Кәлямләр – сүзләр.
631
Висалең бәрһәмендин – синең белән кавышудан.
632
Герифтар – дучар, тоткын, әсир.
633
Гизләмәсмен – яшермәсмен.
634
Дөхтәр – кыз бала.