Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 53
Шигырьләр
III
«Аты фәлян гүзәл, матур икәндер…»
ОглавлениеАты фәлян гүзәл, матур икәндер,
Укырга да дәхи матур икәндер.
Фәлян шәкерт фәлян атлы бу йарга
Язып хатлар йибәргән күңле барга.
* * *
Нәдән тора икән гъәфләт эчендә:
«Нә вар икән, – диде, әлбәт, – эчендә?»
* * *
Шушы айның көнендә, йә кичендә
Бән буламын микән күңлең эчендә?
Вә йә барча җәендә, йә кышында
Булам микән сәнең күңлең тышында?
* * *
Нәдән үртәнмисең гомрең үтүдин?
Ятырсың[мы], җаный, йокың китүдин?
* * *
Җәмалендин йә алданып торамы?
Сылумын дип, матур дип лаф орамы?
Ки бу фикрә булып фәлян-сөрур да,
Тора микән бик алданып горурда?
Җәмал дәхи китә торган буяутик,
Китәр тәндин көздә дәшкән кыраутик.
* * *
Гомер һәм чылтырап сукган сагъәттик;
Бу форсатлар үтәр тиз йөгрек аттик.
* * *
Ышанма һич атаңның байлыкына,
Олугъланма йөзеңнең айлыкына.
Атаң байлыгымы вирмәз сәңа һич,
Янып, тәүбә кыйлып, бу сүздин ваз кич!
* * *
Әҗәл угын әгәр корса атарга,
Әман вирмәз мишәргә һәм татарга.