Читать книгу Шигырьләр / Стихи (на татарском языке) - Габделджаббар Кандалый - Страница 51
Шигырьләр
III
«Карарым калмаен яздым сәламем…»
ОглавлениеКарарым калмаен яздым сәламем,
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем[610].
Җиһан зольмәт ирер[611] бәнем күземә,
Көенмәкдән фәлянага җөнанем[612].
Зәһи халь-ү, зәһи халь-ү, зәһи халь[613]! –
Бән егълармын – һәммә галәм сәр-асим[614].
Мәнем сез бакмаңызлар сурәтемгә,
Йөрәгем кан ирер, мәхзүн җөнанем[615].
Әйа абзый вә абыстай, сүземдән
Нәбиләр хаккычөн[616] бәне исергәң[617].
Мөдилл улың[618], кабул идеп, сүземдән,
Бәне чәндан[619] җәфаләрә дөшермәң!
Нәбинең хаккъ-хөрмәте гыйззәтичөн
Фәрекъ итдең дөнеми көндеземдән.
Әгәр тәзвиҗ[620] идәрсәм кардәшеңне,
Хәлегъ идәм[621] хәлялемне соңындан.
Гаҗәб хәйран ирермен бу эшемдин,
Берәр ләхза[622] китә белмәз исемдин.
Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән[623],
Йөрәгем айпылырдай сагышымдан.
Гаҗәб катыйгъ исергәң бу сүземдән:
Хәҗәр[624] йомшар иде йомшак күңелдән.
Физинһар, сөммә[625] зинһар, бәгъдә[626] зинһар,
Мөдилл улың, аермаң мәгъшукъемдән!
Сәбәб улың висалә ба җәнанә[627],
Колыңызмын сезә җан-у-дилемдән.
Әйа абзый вә абыстай, белеңләр,
Ки гяһ-гяһ[628] екылып китәм һушымдан.
Нәтәк былбыл гашыйкдыр җөмлә гөлгә,
Чәнаникә[629] гашыйкмын сеңлеңезгә.
Әйа абзый, өмидем хат язмакыңдыр,
Кире бәңа, кабул идеп…
610
Мөгъәккъиб әйлә[йү]бән дәхи кәлямем – тагы сүзләремә аңлатмалар ясау белән.
611
Җиһан зольмәт ирер – дөнья караңгыдыр.
612
Җөнанем – йөрәгем; бәгырем; күңелем.
613
Зәһи халь! – Нинди хәл!
614
Сәр-асим – гаҗәпләнгән, таңга калган, исе китеп пошынган.
615
Мәхзүн җөнанем – күңелем хәсрәтле.
616
Нәбиләр хаккычөн – пәйгамбәрләр хакы өчен.
617
Исергәү (исеркәү) – истә тоту, игътибар итү; хөрмәт күрсәтү.
618
Мөдилл улың – дәлилле булыгыз; монда: ышаныгыз.
619
Чәндан – шул кадәрле, шул тикле.
620
Тәзвиҗ – никахлау.
621
Хәлегъ идәм – аерам; талак кылам.
622
Ләхза – чак, мизгел (кыска вакыт).
623
Тәфәххөсъ әйләң халем әкъуалемдән – хәлемне сүзләремнән тикшереп (күзәтеп) аңлагыз.
624
Хәҗәр – таш.
625
Сөммә – янә, тагын.
626
Бәгъдә – аннан соң, соңра, соңыннан.
627
Висалә ба җәнанә – җәннәт белән кавышырга.
628
Гяһ-гяһ – вакыт-вакыт.
629
Чәнаникә – шуның шикелле, шуның кебек үк.