Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 11
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
ТАТАР КОРЫЛТАЕ
Оглавление1944 елның 3–5 март көннәрендә Грайфсвальд шәһәрендә Идел – Урал халыклары вәкилләренең корылтае (съезды) үтә. Бу сугыш чорында Германиядәге татар вәкиллеге оештырган иң күләмле чара дияргә кирәк. Корылтайда «Идел-Урал» легионыннан һәм арадашчылыктан 200 гә якын делегат катнаша. Утырышлар өчен бу тирәдәге шәһәр җыелышлары үтә торган иң зур зал бирелә. Съездда бик югары дәрәҗәдәге немец чиновниклары, Көнчыгыш легионнары офицерлары, башка халыклар вәкилләре катнаша. Көнчыгыш легионнары командующие генерал Ральф фон Хайгендорф, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының бүлек мөдире фон Менде, «Идел-Урал» легионы командиры Оскар фон Зекендорф, эшче батальоннар командиры полковник Боллер һ. б. чыгыш ясый.
Шәфи Алмас доклад белән чыга. Ул «Идел-Урал» легионының эшчәнлеге турында сөйли, киләчәктә Идел-Урал Штатын төзү, шулай итеп, татар халкына мөстәкыйль дәүләт бирү идеясен күтәрә.
Фикер алышуларда «Идел-Урал» легионының күп җитәкче кадрлары катнаша. Делегатлар өчен бик бай мәдәни программа оештырыла. Анда «Идел-Урал» легионының культвзоды да катнаша. Съездда «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы»ның эш программасы кабул ителә. Корылтайда Татар комитетының яңа составы, аның җитәкчесе итеп яңадан Шәфи Алмас сайлана.
Президиум составына 11 кеше керә. Алар арасында Салих Фәйзуллин, Гариф Солтан, Кашапов, Вафин, Иван Скобелев, Шакир Алкаев, Галим Айдагулов, Ишмаев, Исламголов, Кунафин була.
Бу кешеләрнең кайберләре, сугыш беткәч, чит илгә качып исән кала. СССРга каршы пропаганда оешмаларында эшләүчеләр дә була. Икенчеләре безнең гаскәрләр килгәч кулга алына, төрле срокларга сөргеннәргә озатыла.
Шәфи Алмас 1945 елның гыйнварына кадәр Татар комитеты президенты булып эшли. Аннары Гитлер Германиясенең җиңелүен чамалап, Швейцариягә кача. 1954 елда шунда вафат була.
Ул киткәч, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы», асылда, җитәкчесез кала. Бу чорда күпчелек документларга Татар арадашчылыгы җитәкчесе Л. Стамати кул куя.