Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 18
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
КӨНЧЫГЫШ ЛЕГИОННАРЫ ФРАНЦИЯДӘ
Оглавление1943 елның 29 сентябрендә Гитлер барлык Көнчыгыш иреклеләрен Көнбатышка күчерү турында фәрман бирә. Шуның нигезендә герман генштабы Көнчыгыш легионнарын Польшадан Франциягә күчерү, аларны Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагына бирү турында 1943 елның 2 октябрендә приказ чыгара. Күчерү түбәндәге тәртиптә барырга тиеш була: Грузин, Төньяк Кавказ легионнары, аннары Көнчыгыш легионнар командалыгы, алга таба Легионоводагы офицерлар мәктәбе, «Идел-Урал» легионы һәм тәрҗемәчеләр мәктәбе, Әрмән, Төркестан, Азәрбайҗан легионнары.
Әлбәттә, барлык легиончылар да Франциягә китеп бетми. Беркадәресе элекке урыннарда хезмәт итеп кала. Бу эшне башкару өчен, махсус ликвидация штабы төзелә, аның белән полковник Меллер җитәкчелек итә. Шушы максаттан Едлинода вакытлы беренчел лагерь төзелә. Китәргә тиешле барлык берләшмәләр иң элек шушында килә. Аларның ышанычлы булуын, сугышчан хәлен тикшерәләр. Җибәрергәме, таратыргамы икәнен хәл итәләр. Таратырга дигән очракта аларны аерым төзелеш һәм сапёр берләшмәләренә кушалар.
1944 елның февралендә ликвидация штабын «генерал-губернаторлыктагы Көнчыгыш отрядлар командалыгы» дип атыйлар. Чөнки Украина һәм Польшада калган батальоннар белән командалык итәргә кирәк була.
Төп лагерь һәм «Идел-Урал» легионы Едлиноны 1943 елның 19 октябрендә калдырып килә. Көнчыгыш легионнары командалыгы һәм штаб 24 октябрьдә юлга чыга. Махсус хәрби эшелоннарга ашыгыч рәвештә төялеп кузгалалар. 225 нче кыр комендатурасы: «21 октябрьдә Көнчыгыш легионнарын күчерү зур катлаулылык тудырды. Варшавада күп санда легиончылар тупланды», – дип хәбәр итә.
1943 ел ноябренең беренче яртысында күчерү, нигездә, тәмамлана. 1944 елның 1 мартына Көнбатыш армияләре группасы командующие карамагында 61 меңнән артык чит ил һәм Көнчыгыш иреклеләре була.
Көнчыгыш легионнары командалыгы 1943 елның октябрендә Көнчыгыш Франциянең Нанси шәһәрендә урнаша. 1943 елның 21 ноябреннән бу илнең көньягында Мийо шәһәрендә була. Биредә шулай ук штабтан тыш барлык алты легионның командалыгы һәм төп лагере, офицерлар мәктәбе, тәрҗемәчеләр мәктәбе урнаша. Барлыгы 10 500 кеше була. Ә батальоннар Франция, Голландия, Бельгиянең аерым районнарында туплана. Әмма легионнар командалыгы 15 мартта яңадан Нанси шәһәренә күчә. 1944 елның башында яңа структура эшләнә, аны «төп добровольческая дивизия» дип атыйлар. Аның үзәге Лион шәһәрендә була. Командиры итеп элек полковник Хольсте, март азагында генерал-майор фон Хеннинг тәгаенләнә.
Дивизиянең полклары милли үзенчәлеге буенча бүленә. Анда, Көнчыгыш легиончыларыннан тыш, урыс, украин, казах берләшмәләре дә керә. «Идел-Урал» легионын 2 нче полк составына кертәләр. Бу полкта шулай ук Азәрбайҗан һәм Әрмән легионнары да була. Легиончылар саны бу вакытта артмый, хәтта кими бара.
Алар Атлантик валны саклауда катнаша. Шулай ук партизаннарга каршы җибәрелә. 1944 елның июнендә Шанталь департаментында француз макизарларына каршы «Идел-Урал» легионының өч ротасы катнаша. Шул елның июнендә татарлар Клермон-Ферран шәһәре янында Иссуар һәм Рошфор торак пунктлары янында партизаннарга каршы җибәрелә.
797 нче Грузин батальоны сугышка бөтенләй сәләтсез була һәм таратыла. 800 нче Төньяк Кавказ батальоныннан бер көнгә сузылган сугыш вакытында 203 кеше кача.
822 нче Грузин батальоны 1945 елның 5 апреленнән 6 апреленә каршы төндә, Голландиянең Тексель утравында баш күтәреп, союздашлар ягына чыгарга уйлый. Баш күтәрүчеләрне бастыру өчен, немецлар бер атна буе утрауга ут яудыралар. Бу алышта 565 грузин, 117 голландияле, 800 гә якын немец һәлак була.
«Идел-Урал» легионы да күп мәртәбәләр ышанычсызлык күрсәтә. Клермон-Феррандагы 588 нче кыр комендатурасы үзенең 1944 елның 13 июлендәге сводкасында әрнеп болай дип яза: «Татар легионының разведка төркеме элегрәк качкан берничә әрмән легиончысын тотудан артык берни дә эшли алмаган.
1944 елның 29 июленнән 30 июленә каршы төндә бер урыс офицеры һәм «Идел-Урал» легионының 78 легиончысы партизаннарга качты, калган легиончылар казармаларга кайтарылды».
Көнчыгыш батальоннарының күпчелеге, Көнбатыш фронтта төрле районнарга бүленеп, эре немец берләшмәләренә тапшырыла. Бер уйлаганда, алар арасында бәйләнеш азайгач, оешып качу мөмкинлеге кими, немецлар контроле арта кебек. Әмма бу күпчелек легиончыларда кәеф төшүгә генә китерә. Кыскасы, немецларның өмете акланмый.
Күпләр совет гаскәрләренә әсир төшүдән курка. Союздаш гаскәрләргә бирелү ягын карый. Әмма андыйлар өчен язмыш елмаймый. СССР белән союздаш державалар арасындагы килешү буенча Англия, Америка гаскәрләре ягына чыккан безнең кешеләр үз илләренә озатыла. Ә туган җирдә аларның күпләрен Себер салкыннары көтә.