Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 6
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
НӘРСӘ УЛ ИДЕЛ-УРАЛ ШТАТЫ?
ОглавлениеМуса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең дошман тылындагы патриотик эшчәнлеге, нигездә, әнә шул «Идел-Урал» легионы белән бәйләнгән. Шуңа күрә бу терминнарны аңлатып китү дөрес булыр, дибез.
Татар-башкорт халыклары тарихында XX гасыр башында Россия эчендә Идел-Урал Штаты дигән мөстәкыйль дәүләт төзү омтылышы булган.
Икенче бөтендөнья сугышы чорында Идел буе һәм Урал төбәкләре халыкларыннан аерым гаскәри частьлар оештыру башланганда, Идел-Урал Штаты төзү проекты яңадан өскә калка. Бу эшнең теоретиклары мәсьәләне түбәндәгечә аңлата: 1918 елда большевиклар Идел-Урал Штаты дигән милли республика төзүгә каршы төштеләр. Менә хәзер Германия СССРны җиңү белән, һичшиксез, мондый республика төзеләчәк. Бу көнне якынайту өчен, Идел – Урал буе халыклары үзләре дә большевикларга каршы көрәш юлына басарга тиеш. Шул максаттан, махсус легион оешачак. Дәүләте булгач, армиясе дә булырга тиеш дип карар итәләр.
Әлбәттә, болар барысы да пропаганда максатында гына аңлатыла. Асылда исә, Гитлерның СССРны яулап алу һәм анда хакимлек итү планында татар-мөселман дәүләте төзү турында бернинди сүз булмый. Киресенчә, кыргый халык азиатларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә, исән калганнарын эш колы, немецларның ялчысы итеп файдаланырга ниятлиләр.
Шулай итеп, Идел-Урал төбәгендә яшәүче милләтләр әсирләреннән торган легионга «Идел-Урал» исеме бирелә. Бу исемне немецларга шушы легионны төзүдә актив катнашучы татар эмигрантлары тәкъдим итә.
«Идел-Урал»ны урысча «Волга-Урал», «Волга-татар» легионы дип тә йөртәләр. Хөсәен Мөхәммәтовның шәхси җинаять эше документларында (1943–1969) башлыча «Волга-татар» легионы дип язылган.