Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 9
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
МИЛЛИ КОМИТЕТЛАР
ОглавлениеӘлбәттә, Гитлер Германиясе сугыш башында СССР халыкларының бернинди вәкиллегенә мохтаҗ булмый. Мондый вәкиллек тоту аларны сәяси партнёр дип тану булыр һәм милли-социалистик стратегия кысаларына сыймас иде. Әмма фронттагы хәлләр тора-бара икенче төрле уйларга мәҗбүр итә.
Башта немецлар милли вәкиллекләрне «Милли комитет» дип атарга рөхсәт итми. Аларны «бәйләүче штаб», «комиссия» кебек нейтраль терминнар белән атыйлар. Татар вәкиллеге, 1944 елда рәсми оешып, «Идел-Урал төрки-татар көрәш союзы» дип атала.
Тик 1945 елның мартында гына дүрт Кавказ һәм Кырым татарларының Берлин вәкиллекләре «Милли комитет» дип игълан ителә.
Комитетлар немецларның каты контроле астында эшли. Андагы җитәкчеләрнең сәяси карашлары төрле, гаять чуар була. Шуңа да каршылыклар, ызгышлар даими рәвештә туып тора. Бәхәсләрне басу өчен, немецларга күп көч куярга туры килә. Бу бәхәсләр милли лидерларның абруйлары төшүгә китерә. «Имин» дип аталган Төркестан милли комитеты лидеры үзбәк Вәли Каюмхан һәм башка лидерлар арасында кискен көрәш бара. Хәтта берчак аны физик юк итәргә йөриләр. Азәрбайҗан, әрмән комитетларында да каршылыклар туып тора.