Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 8
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
ТАТАР АРАДАШЧЫЛЫГЫ
ОглавлениеГ. фон Менде сәяси мәсьәләләрдә һәр милләтнең үз җитәкчеләре булырга тиеш дип уйлый. Шулардан чыгып, 1942 елда арадашчы оешмалар төзелә. Аларга оккупацияләнгән җирләрдә һәм Германиянең үзендә хәрби әсирләр, эшчеләр, Көнчыгыш легиончылары белән эш итү бурычы куела. Башта Төркестан, аннары Кавказ халыклары, татар һәм Кырым татарлары арадашчылыгы оеша. Бу оешмаларның нигезен хәрби әсирләр белән эшләүче комиссияләр тәшкил итә. Аларны күп очракта яңача теркәп кенә куялар.
Арадашчылык составына сугышка кадәр Германиядә яшәгән эмигрантлар да кертелә. Сугышның башлангыч чорында алар белән эш итәргә теләмәсәләр дә, соңрак хәлләр кирегә китә башлагач, фашистлар бу адымга да барырга мәҗбүр була.
Арадашчылыктан тыш, Көнчыгыш халыклары белән эшләү өчен, Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгында «Көнчыгыш халыклары вәкилләре өчен үзәк» дигән оешма да була. Ул күбрәк техник мәсьәләләр, легиончыларны урнаштыру, киендерү, башка төрле тәэминат, Германия белән таныштыру өчен сәяхәтләр оештыру өлкәсендә эшли.
Татар арадашчылыгы – Татарише Миттельштелле (соңрак Татарише Лейтштелле, ягъни татар җитәкче оешмасы органы дип тә атала) 1942 елның 1 ноябрендә оеша. Аның җитәкчесе итеп Хайнц Унглаубе билгеләнә.
Ул 1904 елда Помераниядәге Анклам шәһәрендә туган. Әтисе шушы шәһәрдә бургомистр була. 1923 елда гимназия тәмамлый. Берлинда һәм Грайфсвальдеда хокук фәнен өйрәнә. Туып үскән һәм укыган шәһәрендә адвокат булып эшли.
Ул сугышка кадәр Көнчыгыш халыклары турында берни дә белми. Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына да очраклы рәвештә генә эләгә. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, хәрби хезмәткә алынмый. Шуңа күрә аны ярдәмче отрядка куялар. Әмма юридик белеме булгач, аны хәрби әсирләр белән эшләү комиссиясенә җәлеп итәләр.
Сугышның беренче айларында озак кына вакыт Польшаның Остров-Мазовецкий лагеренда эшли. 1941 елның августында ул А. Майер-Мадер дигән майор белән таныша. Бу майор үзе җитәкләячәк хәрби берләшмә өчен әсирләр арасыннан ышанычлы кешеләр эзли. Ул Унглаубега әсирләрне милләтләренә карап бүләргә һәм шул нигездә Германия ягына тартырга дигән фикерне әйтә. Бу идея белән Унглаубе мавыгып китә. 1942 елның мартында ул Көнчыгыш халыклары белән эшләү буенча махсус укулар үтә. Аннары профессор фон Менде тәкъдиме буенча Татар арадашчылыгы җитәкчесе булып китә.
Бу арадашчылык штатында якынча 20–30 кеше исәпләнә. Алар арасында татарлар һәм немецлар да була. Башта Унглаубеның урынбасары булып Шәфи Алмас эшли, аннары аны Гариф Солтан алыштыра. Гариф 1942 елның августында Әхмәт Тимер ярдәме белән Патрикен лагереннан азат ителә. Тимербулат, Рәис Самат, Сабит Кунафин, Шиһап Нигъмәти һәм башкалар да арадашчылыкның актив җитәкчеләреннән исәпләнә.
Сайлап алынган татарларның күпчелеге Вустрау аерым лагеренда әзерлек үтә. Германиянең Тышкы эшләр, Көнчыгыш, Пропаганда министрлыкларында, башка Германия учреждениеләрендә эшли.
Алга таба Унглаубены Көнчыгыш төрки СС хәрби берләшмәсе төзү эшенә дә җәлеп итәләр. Сугыш азагында ул берничә вазифа башкара.
1944 елның көзендә Татар арадашчылыгы җитәкчесе итеп граф, тарихчы һәм элекке дипломат Леон (кайбер документларда Константин) Стамати куела. Ул татарларга Унглаубега караганда да кырысрак мөнәсәбәттә була.
1945 елның 1 февраленнән Унглаубе күбрәк туган шәһәре Анкламда яши. Ул үз теләге белән арадашчылыкның бер бүлеге булган «Идел-татар» бюросы оештыра. Татар арадашчылыгының Даргибель, Цемпин, Кринкедагы махсус лагерьларына күзәтчелек итә. «Идел-Урал» өчен офицер кадрлары әзерләү белән шөгыльләнә.
Арадашчылыклар Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы бүлекләре булып тора. Әмма тора-бара аларның кысалары тарая. Шуңа күрә 1943 елның икенче яртысында тагын бер бәйләүче, арадашчы штаблар – милли комитетлар төзелә башлый.