Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 4
I бүлек
ТӨРКИЛӘР, ТӨРКЕСТАНЛЫЛАР, МӨСЕЛМАННАР
ОглавлениеТөркиләр – Урал-Алтай телләре гаиләсенә караган иң зур төркемнәрнең берсе. Алар Европаның һәм Азиянең күп илләрендә яшиләр. Җир шарында төрки халыкларның саны йөз миллионнан артып китә. Бу төркемгә татарлар, башкортлар, чувашлар, үзбәкләр, казахлар, азәрбайҗаннар, төрекмәннәр, каракалпаклар, якутлар, Кырым татарлары, уйгурлар, төрекләр, тувалар һәм башка дистәгә якын халыклар керә.
Төркиләрнең кайчандыр уртак теле булган, аннары аларның һәркайсы аерым милләт булып формалашкан, аерым телләре барлыкка килгән.
Мари, мордва, удмуртлар төрки халыклар төркеменә карамый, алар фин-угор төркеменә карый. Урта Азиядәге таҗиклар да иран телләре төркеменә керә.
Төркестан дибез икән, бу инде элекке СССРның Казахстан һәм Урта Азия республикалары, үзбәк, казах, төрекмән, кыргыз, таҗиклар һәм шул тирәдәге башка халыклар яшәгән территория турында сүз бара.
Мөселманнар – ислам динен тотучылар. Төрки халыкларның күбесе – мөселманнар. Чуваш, якут, тува һәм башка кайбер халыклар гына ислам динен тотмый.
Җир шарында мөселманнар саны миллиардтан артык диләр. Ислам динен күпчелек төркиләрдән соң гарәпләр, Иран, Әфганстан, Индонезия, Малайзия, шулай ук Азия, Африканың кайбер илләрендә яшәүче халыклар да тота.
Төрки халыкларның кайберләре кайчандыр мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән, икенчеләре гасырлар буена чит халыклар изүе астында җәфа чиккән. Урта Азия һәм Кавказның мөселман халыклары XVIII–XIX гасырларда Россия хакимлеге астында кала. Бөек Октябрь революциясеннән соң союздаш һәм автономияле республикалар, автономияле өлкәләр, милли округлар төзелсә дә, аларның хокуклары шартлы рәвештә, кәгазьдә генә була. Барлык икътисад, мәдәният, мәгариф, кадрлар һәм башка мәсьәләләрне Мәскәү хәл итә. Бер яктан караганда, куәтле СССР державасының канаты астында яшәү рәхәт була. Икенче яктан алганда, милли мәсьәләләрдә кысым, милли телләрне, диннәрне бетерүгә юнәлеш каршылыклар, кыенлыклар тудыра.
Менә шушы хәлне немец фашистлары үз максатларына ирешү өчен файдаланырга телиләр. СССР халыкларына ирек яулап бирәбез, дигән ялган лозунг уйлап табыла.