Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 12

Повестьлар
Агыйдел
XI

Оглавление

Кайткан вакытта без дүртәү булдык. Дүртенче кеше кап-кара киң битле, симез күз кабаклары арасыннан елтыр-елтыр карый торган кара күзле, унбер-унике яшьлек башкорт кызы иде. Өстенә зәңгәрле-сарылы буй-буй ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән кап-кара ялангач тәпиле бу кызны Артыкбикә үзенә иптәш итеп алып килгән булган икән. Без бергәләшеп волкомнан чыккан вакытта, ул кыз тирә-ягына җыелган кечкенә малайларга таш атып утыра иде. Кулларына кайсы таяк, кайсы чыбыркы тоткан, озын күлмәкле, кыска ыштанлы, яланаяклы малайлар аны кыерсыталар иде булса кирәк, без чыгу белән, кызның ачулы йөзенә иркәләнү чырае чыкты.

– Артыкбикә апа, кара әле монау малайларны, үчекләйләр.

– Һәй, оятсыз малайлар, – диде Артыкбикә, – үзегез мәктәп балалары тагын! – Ул кара кызны кочагына алды. – Әйдә, Зөлхиҗә иркәм, карама шул тәрбиясез малайларга.

Матур, чиста киемнәр кигән Артыкбикәнең үтә ягымлы чырае, шыңгырдап чыккан саф тавыш белән ярым үпкәләгән төсле итеп орышуы әрсез малайларны да оялтты: аларның кайсы, түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады, кайсы, чыбыркысын биленә ураган булып, йөзен читкә чөерде, кайсы түбәтәе белән чебен үтерергә кереште.

Акрынлап кына авылны чыгуга табан атладык.

Артыкбикә иркә балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты. Авылны чыгып тугайга төшү белән, ул куе үлән эченә ташланды. Аның юлдан гына бармавы, бил тиңентен үлән ярып, чәчәктән чәчәккә йөгерүе, куе әрәмә араларын сайлап, чытырларны ертып чыгарга яратуы безгә дә тәэсир итте. Без аңа караганда арттырыбрак та җибәрдек… Гаяз ал чәчәккә күмелеп утырган зур зелпе агачын, төбеннән үк сындырып алып, Артыкбикәгә тәкъдим итте. Артыкбикә аңа бик кәефләнеп көлде. Мин, алардан качып, зур карама башына мендем дә күке булып кычкырдым. Артыкбикәгә бу да бик ошады. «Ах, мин дә менәр идем», – дип сокланды ул миңа. Зөлхиҗә баштарак бездән тартынып, эндәшми генә килде. Соңга таба, безнең балалар кебек үк шаян икәнлегебезне күргәч, тартынмый башлады. Ул без таба алмаган матур чәчәкләрне табып китерә, безне кеше керә алмаслык куе чытырлыклар арасына алып керә, аркан төсле ишелеп үскән агачлар янына алып бара һәм икешәр кеше кереп утырырлык карама куышларын табып, безгә күрсәтә иде.

Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.

Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек. Моннан дүрт ел элек кияүдә булуының ни дигән сүз икәнлеге турында да аңлашмадык. Ни өчен «Артыкбикә» дип аталуының сәбәбенә дә төшенмәдек. Тукта? Ничек бу болай бик тиз булды соң әле? Без аның белән тагын очрашырбызмы? Кайда очрашырбыз? Ничек?..

Шундый уйлар астында, нәрсә әйтергә белмичә, Артыкбикәгә карап сүзсез калдым. Ул, минем уйларымны аңлаган төсле, шаян караш ташлап алды. Бик күп сүзләр әйткән төсле, бик кыйммәтле очрашулар вәгъдә иткән төсле, серле булып күренде миңа ул караш. Мин тагын ни дип әйтергә белмәдем. Берәр уңышсыз сүз ычкындырырмын да татлы тойгыларыма тап төшерермен дип курка идем мин.

Гаяз үзен үзе югалтмады. Минем күңелемдә уйланганнарны теле белән әйтте ул:

– Бигрәк тиз килеп җиткәнбез, тоелмый да калды, минем сездән бер дә аерыласым килми иде әле.

– Тормыш дулкыннары аера шул, ни хәл итик, – дип көлде Артыкбикә.

Аның көлүенә мин дә кушылдым. Минем нервларым аның нервлары белән тоташкан төсле булды.

– Болай тиз аерылмыйк әле, азрак сөйләшеп утырыйк, – диде Гаяз. – Әле көн иртә, – дип, кояшка карап алды.

Ләкин, дөресен әйткәндә, көн иртә түгел, кояш шактый түбәнәеп саргайган, күләгәләр озайган иде инде. Шулай да Гаязга каршы торучы булмады. Лапас түбәсе төсле киң булып җәелгән карама төбенә утырыштык. Монда сүз җитдирәк мәсьәләгә күчте. Без Артыкбикә белән ныграк танышырга, аның тормыш юлын ачыграк белергә тели идек. Тик Артыкбикә безгә канәгатьләнерлек җавап бирмәде. Үзе турында, үзенең үткәне турында сөйлисе килми иде аның. Күбрәк укыган вакытында күргән кечкенә вакыйгалар һәм бергә укыган иптәш кызлары турында сөйли иде ул.

Шулай итеп, без бу юлы аның турында беләсебез килгәннәрне белә алмадык. Тик ул безнең өметебезне өзмәде, яңадан очрашырга, сөйләшергә вәгъдә бирде. Без, үзебезнең авылда концерт оештырырга уйлавыбызны әйтеп, аның да катнашуын үтенгәч, килергә ризалыгын белдереп елмайды. Өстәвенә: «Минем болай да сезнең авылга барасым бар әле, анда миңа кирәкле кешеләр бар», – дип тә өметләндерде. Аңа кирәк кешенең кем икәнен белергә теләсәк тә, ул аны әйтмәде: «Күргәч белерсез», – дип кенә куйды.

Кулларны бик каты кысышып аерылыштык. Без аны кичү янына кадәр озатырга теләсәк тә, ул риза булмады.

– Сезгә минем су аркылы чыкканымны карарга ярамый, – дип елмайды.

Аны аңлап, без дә елмайдык. Зөлхиҗә елмаеп кына калмады, көлеп үк җибәрде.

Алар, уңга борылып, Агыйделгә аркылы төшеп киттеләр. Без Идел буйлап алдыбызда торган баягы Кызыл ярга, калын урманнарга карап юл алдык…

– Очратырбыз әле без аны, дип әйткән идем бит мин, Гаяз, ә?

– Мин дә бит «бәлки» дип җавап биргән идем…

– Мин курка башладым әле, Гаяз.

– Нәрсәдән?

– Безгә сугышырга туры килмәсә ярар иде.

– Мин сиңа бирешмәм дип уйлыйм.

– Көрәшкәндә мин сине егам бит.

– Ә сугышка китсә, мин сине…

Йөзләребезгә аз гына да көлү билгесе чыгармыйча, тирән тынычлык белән шундый сүзләр сөйләшә-сөйләшә җай гына атлаганда, арттан – Кинҗә кичүе ягыннан – йөрәк өзгеч аваз ишетелде:

– Коткарыгыз!..

Икебез берьюлы шып тукталдык һәм, син ишеттеңме дигән төсле, бер-беребезгә караштык. Күзләребезгә чыккан сорау билгесе безне ныграк уйланырга мәҗбүр итте. Башларыбызны югарырак күтәреп, колакларыбызны сагайттык. Үзәк өзгеч аваз, йөрәкләребезне кисеп, яңадан кабатланды:

– Коткарыгыз!..

Гаяздан да, миннән дә бер генә аваз сүз дә чыкмады. Борылдык та чаптык. Бер-беребездән уздырырга теләгәндәй ярышып, кичүгә табан чаба идек без. Бик кыска вакыт эчендә минем башыма бик күп уйлар кереп чыкты. Үзем йөгерәм, үзем уйлый идем мин: әйе, бу аның тавышы, ул кичүдән чыкканда түбәнгәрәк төшкәндер дә, Агыйделнең каты агымы аны тирәнгә алып киткәндер. Ә кичү астына төшсә – өермәлек. Ул хәзер су белән тартышадыр. Хәзер без, барып җитү белән, аны коткарырга ташланырбыз… Ташланырбызмы икән? Әгәр дә эш үткән булса?..

Ярдәм сорау авазы тагын да шомлырак булып өченче тапкыр ишетелде. Тик бу юлы аның сүзе әйтеп бетмәс борын капланып бүленде.

«Батты» дигән уй бөтен нервларымны тетрәтте. Барлык көчемне аякларыма бирдем. Гаяз һаман да минем белән янәшә иде.

Кичүгә борылган юлга килеп җиткәндә, каршыбызга Зөлхиҗә килеп чыкты. Аның тулы йөзе кара-кучкылланып кызарган, кара күзләре утланган иде. Ул безне күрү белән нәрсәдер әйтергә ашыкты. Тик артык ашыгудан үз сүзенә үзе төелде:

– Артыкбикә апай… Артыкбикә апай…

Без аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңларга тырышып азапланмадык.

– Әйдә тизрәк Артыкбикә апаң янына!

Зөлхиҗә кире борылып чапты. Безгә караганда да катырак чаба иде бу кечкенә кыз. Аның кап-кара тәпиләре машина частьлары төсле тиз хәрәкәтләнәләр, күз иярмәслек җитезлек белән кызчыкны алга очыралар иде. Идел комына кергәч тә аның тизлеге кимемәде. Без дә аннан калышмаска тырыштык. Йөгерү өчен ифрат дәрәҗәдә уңайсыз булган ташлыкка кергәч тә әкренәймәдек.

Зөлхиҗә су читенә килеп җиткәч тә тукталып тормады. Аның өстендәге буйлы күлмәк итәге, үзеннән-үзе күтәрелгән кебек, култык астына кадәр менеп китте. Ялангач калган тәне күренергә дә өлгермәде, кадалып аккан Агыйдел суына күмелде. Коточкыч каты агымны кисеп, искиткеч тизлек белән бара иде ул. Су безнең өчен саерак булуга карамастан, без аның артыннан көчкә иярә идек.

Иделне чыгуга, читәнле тарантаска җигелгән ак аргамак күзгә ташланды. Аның турында нәрсә уйларга да белмәдем, тарантастан читтәрәк агачлар селкенгәне сизелде. Баягы тавыш тагын бер генә кисәк булып ишетелде дә томаланып өзелде:

– Ап…м-м…

Куян өстенә атылган эт кыюлыгы белән таллар арасына атылдык. Алдыбыздагы куе таллык аю йөргән кебек селкенә, ара-тирә калтырап чыккан тупас ирләр тавышы ишетелеп кала иде:

– Артыкбикә, янем, тартышма!.. Артыкбикә… мин һине…

Гаяз бу сүзләрне әйтүченең кем икәнен күрмәс борын ук каты тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Җибәр, сволочь!..

Соңга калмасак та, шактый ямьсез күренеш өстенә килеп чыктык: Артыкбикә таллар арасына чалкан егылып, башы артка ташланган, күзләре чытырдатып йомылган, ул кычкырырга тели, ләкин аның авызын томалаган зур кул аңа ирек бирми. Кечкенә авыз ул рәхимсез зур кулның тырнакларыннан ычкынырга теләп тартыша, тик кул көчле. Ул кул – ат зурлыгы гәүдәгә ия булган ир кулы. Нечкә генә булып ике якка асылынып төшкән кара мыеклы, киң симез битле, тап-такыр итеп кырылган башлы бу кеше Артыкбикәнең изүе ертылган ялангач күкрәге өстенә аю чаклы гәүдәсе белән аркылы яткан да, бер кулы белән аның авызын каплап, икенче кулы белән кулларын җибәрми тора. Безне күрүгә, шул хәлендә катып калды ул. Безгә текәлгән кысык кара күзләрендә гаҗәпләнү билгесе күренде.

– Җибәр, сволочь! – дип кычкырды Гаяз тагын.

Ләкин җинаять өстендә тотылган симез кеше, башына сугып миңгерәтелгән сыман, бернәрсә дә аңламаган күзләре белән безгә караган килеш, шул хәлендә калды. Шулкадәр кабахәт булып күренде миңа ул кеше, ачуымнан ярылырга җитешеп, бөтен тамырларым буенча каным таша башлады. Ике тапкыр әйткәннең соңында да селкенмәгәнен күргәч, үз-үземне тыя алмадым, бөтен көчемне аягыма биреп, җинаятьченең уң як кулбашына типтем. Ул шуннан соң гына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган төсле, аягүрә басты, Артыкбикә аның кулыннан ычкыну белән сикереп торды, аерылган изүен ашыга-ашыга ябып, ялангач күкрәген яшерде дә, түбән караган килеш, таллар арасына кереп югалды.

– Артыкбикә, ерак китмә, – дип кычкырды Гаяз һәм, тавышына усал кискенлек биреп, җинаятьчегә сорау бирде: – Кем син, эт? Ничек син шушы кыяфәтең белән шул чәчәк кебек кызны җәберләргә батырчылык иттең? Ялгыз дип белдеңмени син ул кызны, иптәшләре юк дип белдеңмени син аның, сволочь?.. Җавап бир!..

Ләкин теге кешенең артык исе китмәде.

– Бәй, – диде ул, кулларын җәеп, йөзенә гаҗәпләнү чырае чыгарды. – Үз бисәм булгас, теләһәм нәмә эшләргә лә курыкмаем мин, мулла никах укыган бисәм булгас… хәләл бисәм…

– Алдама, ерткыч! – дип кычкырдым мин. – Кайдан килеп синең бичәң булсын ул?

– Ә сез нигә миңә бәйләнәһегед? – диде теге кеше, тавышын күтәрә төшеп, безне куркыта башлады. – Һездең миндә ни эшегез бар? Һез монда башкортты яберләмәксе булаһыгыдмы? Юк, иманһыд татарларга баш биреп торган заманнар узды инде, үзебеддең Башкортстан тупрагында үз башкортыбызды бирмәбез, китегед күз алдымнан, китерегед бисәмде!

– Ә, син әле алаймы?! – диде Гаяз. Аның күзләренә туп-туры караган килеш, әкрен-әкрен генә басып якынлаша башлады. – Әле син үзең комсомолканы мыскыл итеп, аның киемнәрен ертып, безгә бәйләнмәкче буласыңмы? Әйдә, утыр атыңа, судка алып барам мин сине. Совет илендә яшәгәнеңне оныткансың икән әле син, әйдә! Тот, Ильяс, бер кулыннан!

Гаяз шул ук минутта кинәт аның уң кулына ябышты. Мин икенче кулыннан барып тотарга өлгермәдем, башкорт бәләкәй балаларны селтәгән җиңеллек белән Гаязны селтәп очырды да аты янына йөгерде һәм, без барып җиткәнче, тарантасына утырып кузгалып та китте. Кадалып аккан Агыйделне минут эчендә кичеп чыгып, Базарлыга таба юыртты. Без аны күздән югалганчы карап торганнан соң, Зөлхиҗәгә ияреп, Артыкбикә янына бардык. Артыкбикә тал арасында үскән кыска гына карамага йөзе белән капланып елый иде. Гаяз йомшак кына итеп аның тузгыган чәчләрен сыйпады, шундый ук йомшаклык белән иңбашыннан кысып иркәләде.

– Иделбаева, елама, борчылма юкка, син ул кешене беләсеңдер бит? Болай гына калдырмабыз без аны, судка бирербез.

Артыкбикә йөзен ачмыйча гына җавап бирде:

– Коткаруыгыз өчен рәхмәт, тик, зинһар, хәзергә мине калдырыгыз.

– Юк, Иделбаева, сине калдырырга куркабыз без, әйдә син безнең белән кайт, без сиңа урын табарбыз.

– Зинһар, калдырыгыз, – дип кабатлады Артыкбикә.

Безнең аны бу хәлдә калдырып китәргә батырлыгыбыз җитми, аны юатасыбыз, аңа ярдәм итәсебез килә иде.

Тик нәрсә генә тәкъдим итсәк тә, Артыкбикә бездән үзен калдыруыбызны үтенде:

– Зинһар, китегез, очрашырбыз әле, хәзер мин йөземне күтәрә алмыйм, оялам мин, зинһар, китегез…

– Син, алайса, безгә теге кабахәтнең кем икәнлеген генә әйт.

– Әлимгул Алтынхуҗин дигән кеше ул, мине аңа кияүгә биргәннәр иде, ләкин мин аның хатыны түгел… Калдырыгыз, зинһар, башка вакытта.

Без аны артык азапламадык. Саубуллашып, яңадан очрашырга тагын бер кат вәгъдәсен алып, үз юлыбызга киттек.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Подняться наверх