Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 9

Повестьлар
Агыйдел
VIII

Оглавление

Низамый безне күп озатмады, беренче тыкрыкны узуга ук кире борылды.

Икәү генә калгач, байтак вакыт сүзсез бардык. Хор белән кычкырган әтәчләр концерты төнгә җан кертә, авылның икенче башында кемдер аларга кушылып озын көйгә җырлый һәм, бу тавышларның һәммәсен җиңеп, ара-тирә Имәли шакылдавыгы ишетелеп куя иде. Шактый вакыт сүзсез барганнан соң, Гаяз, сүз юктан сүз булсын дигән сыман гына итеп, миңа сорау биреп куйды:

– Маһибикә ошадымы?

– Бала бит әле ул.

– Шулай дип уйлыйсыңмы?

– Уйлыйсы да юк инде, күренеп тора.

– Ә син бала яратасыңмы соң?

– Нинди бала бит.

– Маһибикә кебек бала булса?..

– Дөресен генә әйткәндә, Гаяз туган, аның миңа нәрсәседер ошады бугай.

– Мин дә шуны әйтәм шул, ул бала синнән көчлерәк булып чыкты, ахрысы, дим.

– Ник?

– Син соң бернәрсәгә дә төшенмәдеңмени?

– Төшендем, Гаяз, Низамыйның чын комсомолец булып җитмәгәнлегенә төшендем, Зояның секретарьлыкка ярамаган кыз икәнлегенә төшендем.

– Бик азга төшенгәнсең. Ә мин аларга гына түгел, кичә Имәли әйткән сүзләргә дә төшендем. Низамыйның комсомолец булып җитмәгәнлегенә генә түгел, безнең өчен дошман икәнлегенә дә төшендем. Зояның шул дошман кулында корал икәнлегенә дә төшендем. Маһибикәнең дә шул ук хезмәтне башкаруына төшендем.

– Гаяз, мин бит аның белән үбештем… Дөресрәге, мин түгел, ул минем белән…

– Шулаймы, мин уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты, алайса, синең ул балаң…

Үзебезнең урамга борылган чакта, якында гына көчле шакылдау тавышы ишетелде. Кинәт ишетелгән бу тавыштан сискәнеп, артыбызга борылдык. Артыбыздан, ашыга-ашыга атлап, Имәли килә иде:

– Мин әйткәнчә булдымы, ә? «Эчәр өчен кайттыгызмы, кызлар белән йөрер өченме» дип әйткән идемме мин сезгә, ә?..

Гаяз кинәт җанланып китте:

– Ә, Имәли абзый, нихәл? – дип, аңа кулларын сузды.

Имәли тиз генә кулын бирмәде, Гаязга бармак янады:

– Кулыңны юдыңмы соң?

– Курыкма, курыкма, пычранганы юк аның, без синең сүзләреңә төшендек, Имәли абзый, дөрес әйткәнсең.

Имәли кинәт йомшарып китте. Икебезнең дә кулларыбызны кысып, ярым елак тавыш белән зарлана башлады:

– Дөресен әйтми нишлим соң, җанкисәккенәйләрем! Беләм бит мин аларны, бик яхшы беләм, аждаһа бит алар. Авылыбызга чибәр-чибәр кешеләр килә, беренче очраганда күңелгә ятымлы гына кеше булалар. Менә мондагы яраларны ачып салырга өлгермисең, шул аждаһалар арбап өлгерәләр. Шунда кереп, бер кич кунып чыксалар, икенче кеше булып әвереләләр. Сөйләшәселәре килми башлый. Шулар тарантасына ук утырып, кире китәләр. Йөрәк әрни, җанкисәккенәйләрем! Әле менә бүген, сезнең өчен үземне үзем чәйнәрдәй булып, нишләргә белми йөри идем. Хәзер сезнең аннан исән-сау килеш котылуыгызга, миңа якты йөз күрсәтүегезгә хәйран калам.

– Нинди яралар бар соң синең йөрәгеңдә, Имәли абзый?

– Төшенә алмыйм, җанкисәккенәйләрем: власть кем кулында бездә, төшенмим, без ни өчен сугыштык? Нигә соң әүвәле рәхәт яшәгән Таквә Сәхәүләр, шул ук Низамыйлар рәхәт яши дә, власть алабыз дип кан түгеп йөргән мин болай мыскыл ителәм? Нигә әнә теге мескен, җиде төн уртасында йоклый алмыйча, өзелеп җырлый, әнә бит…

Бу минутта авылда әтәч тавышлары басылган иде инде. Безгә шактый якынаеп өлгергән җыр тавышы, юрамалый Имәли сүзләрен куәтләргә теләгән төсле, аермачык булып ишетелде:

Сахраларга чыксам табалмыймын,

Югалтканмын Зөһрә йолдызын;

Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,

Адашырмын, ахры, берүзем…


Имәли, бераз туктап торып, җырны тыңларга ирек биргәннән соң, тагын дәвам итте:

– Күчәрбай җырлый бит моны. Җыры нәрсә бит? Совет заманында җырлана торган җырмыни? Аңлатыгыз, егетләр, төшенмим, власть кем кулында бездә?

– Сугышта булганың бармы, Имәли абзый? – диде Гаяз.

– Булмаган фронтым калмады, җанкисәгем: Дутовына каршы сугыштым, Колчагына каршы!..

– Ярый, командага буйсына торган гадәтең бармы?

– Миннән сорама син аны, энем, бәләкәйрәк малайлардан сора…

– Ярый, без синең аңламаган нәрсәләреңне төшендерергә уйлыйбыз. Аны төшендерү өчен сүз кирәкми, әйеме? Сүз канәгатьләндерми сине, әйеме? Аның өчен әнә шул син әйткән аждаһаларга каршы да, Таквә Сәхәүләргә каршы да сугыш ачарга кирәк. Әгәр дә сугыш ачсак, син безнең командага буйсынырсыңмы? Безнең кем икәнлегебезне беләсең килсә, без – комсомолецлар. Тагын шул бар: үзеңнең буйсынуың гына җитми, ә үз артыңнан авылдагы барлык ярлыларны да ияртә алырга кирәк…

– Әй, җанкисәккенәйләрем!..

– Тукта, аннан соң шуны аңла, бу сугыш теге вакыттагы төсле кораллы сугыш түгел, мылтыксыз сугыш. Тегенди сугыштан кыенрак диләр аны тәҗрибәле кешеләр, буламы?

– Властьны үз кулыбызга алырга гына булсын, мин утка керергә һәрвакыт хәзер!

– Власть – безнеке, ул безнең үз кулыбызга бирелгән власть, тик ул менә сезнең авылда, ничектер ялгышып, син әйткән аждаһалар кулына эләккән. Сез аны саклый алмагансыз.

– Их, җанкисәккенәйләрем!..

Ул әйтә башлаган сүзен тәмамлый алмады, безнең яныбызга ук килеп чыккан Күчәрбай бүлдерде аны. Без акрын гына атлап килә-килә кайтып җитә язганбыз, Күчәрбайның, җырдан туктап, безгә якынлашканын да сизмәгәнбез икән.

Барыбызны да сискәндереп кычкырып җибәрде ул:

– Имәли агай, сине эзләдем! Нигә шакылдатмыйсың? Шакылдат әле, ерлаем.

– Ә, Күчәрбай?! Кил монда, миңа гына зарланма, менә бу егетләр сиңа сабак укытмакчы булалар. Кил, оялма, гайрәт тә кергән икән үзеңә, кил.

– Йомга итеп кенә бәйрәм иткәйнем шул, йомга итеп кенә әдрәк эскәйнем.

– Җомга итеп кенә әзрәк сөйләшеп тә кит инде, алайса, кустым, – диде Имәли.

– Сөйләем, агайларым, сөйләем, – диде Күчәрбай, исереклеген юри сиздерергә теләгән төсле, өстебезгә ишелә язып якын килде һәм бөтенләй үзенә хас булмаган ачыклык белән сөйли башлады: – Мона Имәли агай мине белә. Бүтән беркем дә белмәй. Ильяс та белмәй мине…

Чынлап та, бу минутта мин аның кем икәнен белми идем. Ул башка вакытта саф татарча сөйләшә торган булса да, бүген күп сүзләрен башкортчага тартып әйтә-әйтә, үзенең кем икәнлеген белдерә башлады:

– Мин – инәсен югалткан куй бәрәсе. Минем әйләнәмдә ерткыч бүреләр улай. Ул бүреләр мине кешегә санамыйлар. Минем күз алдымда бисәләре белән оятсыз сүзләр сөйләйләр, оятсыз эшләр эшләйләр. Бүреләрнең бәләкәй малайлары елкәмә атланып йөриләр, мине бугазларга өйрәнәләр. Карт бүре үзе минем күз алдымда кыскырып советны каргай. Алар минем тиремне тунайлар. Алар мине суеп ашайлар… Алар минем иркәмне суеп ашанылар индә… Минем иркәмне алар…

– Кемнәр соң ул бүреләр? Кем соң синең иркәң?

Бу сорауга Күчәрбай үзе җавап бирмәде, «бүреләр» дип Таквә Сәхәүнең малайларын, «карт бүре» дип Сәхәүнең үзен атавын һәм моннан өч-дүрт ел элек хәбәрсез югалган сеңлесе барлыгын, «иркәм» дип шуны сагынуын Имәли төшендереп бирде.

Ул аңлаткан арада, Күчәрбай сүзсез генә торып тын алды да тагын сөйли башлады:

– Уйлаем, уйлаем, уйлаем да… куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Аю булаһым килә. Шул бүреләрнең еннәрен өзеп ташлаһым килә. Үзләреннән дә усалрак булып һөҗүм итәһем килә…

– Нигә шулай итмисең соң?

– Һай дусларым, булмай, шайтаным җибәрмәй, җилкәмә шайтан менеп атланган. Ул шайтан мине йөгәнләп алган, төшмәй дә төшмәй. Мине көрәшкә җибәрмәй. Артка тарта ла тора, артка тарта ла тора. Китәлмәем…

– Нинди шайтан соң ул?

«Шайтан» ның мәгънәсен безгә тагын Имәли төшендереп бирде:

– Шайтан дип үзенең наданлыгын әйтә ул, язу танысам, законын табар идем дип, эчкән саен шашына.

– Шулай итәм, дусларым, эчкән һаен шулай итәм. Шуңа күрә лә шул, шундый бер нәмә эсәһем килә, гомер буена исертеп йөри торган нәмә… Шул турала һөйләшмәксе инем мин сезнең белән, дуслар…

– Йә, йә, сөйлә, без тыңлыйбыз.

– Алып китегез мине, дуслар, бу авылдан. Бер-ике ел читтә йөреп кайтаем. Югыйсә болай мине, аек килеш акыллы сүз сөйләсәм, исәргә санайлар, минем акыллы сүз әйтүемә берәү дә ышанмай. Ышансалар да, аны колакка алусы табылмай…

– Әгәр дә синең сүзләреңне колакка алучылар булса, ни эшләр идең?

Күчәрбай аз гына да аптырап тормады, шундый сорау биргәнне әллә кайчан көтеп торган төсле, ашкына-ашкына җавап бирә башлады:

– «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны, дип сөрән салыр идем мин, – бүре ауларга барабыз. Арабызда яман бүре бар. Ул безне буа. Малларыбызны ега. Аны тотарга кәрәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөретергә кәрәк ул еланны».

Ул сөйләгән бүреләрнең кем булуы безгә сер түгел иде инде. Тик ул сүзләрнең аек баштан сөйләнмәве безне уңайсызландырды. Без аның белән саубуллашырга ашыктык:

– Ярый, Күчәрбай туган, хәзергә хуш, бар, кайтып ят инде. Таң атып килә, иртәгә, эчмәгән чагыңда сөйләшеп карарбыз, яме? Эчмәгәндә дә сөйләп карарсың әле син безгә. Без синең сүзләреңә колак салырбыз. Хәзергә…

Гаязның бу сүзләре аны бик нык җәберләделәр булса кирәк. Күчәрбай елау катыш калтыравыклы тавыш белән үзенең гаепсез икәнлеген аңлатырга теләде:

– Эчмәгәндә уйлаем, эчкәндә сөйләем, дуслар. Ышаныгыз, алып китегез мине. Ике елга булмаса, ике айга гына. Ике ай йөреп, язу танып кайтсам, миңа колак салырлар. Алып китегез, ике ай булмаса, ике атна да җитәр. Язу танымасам да ярый, күзләреннән югалып торып әйләнеп кайтсам, куй бәрәсе булып түгел, аю булып кайтам… Ике көн булса да ярый, кала күреп кайту да етә. Шушында ук үзгәрер идем, таныш кешеләр арасында үзгәреп булмый, үзгәрсәм дә ышанмыйлар. Валлаһи, шулай. Алдаһам, менә эчем күпсен. Куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Мине кешегә санамайлар…

Гаяз аның янына ук барып, иңбашыннан тотты. Дусларча акрын тавыш белән ышандыра башлады:

– Күчәрбай туган, мин синең йөрәгеңне аңлыйм. Сине бу авырлыктан коткарырга тырышырбыз. Ә хәзергә син шулай «куй бәрәсе» булып тор. Бүреләрнең нишләгәнен бик ныклап күзәтеп йөре. Куй бәрәсе булып түгел, аучы булып күзәт, аңладыңмы?

Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:

– Аңладым.

– Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.

Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.

– Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.

Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.

Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.

Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.

Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Подняться наверх