Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 7

Повестьлар
Агыйдел
VI

Оглавление

Өйдә әни белән үзебез генә калып иртәнге чәйне эчкәндә, безгә бер кечкенә кыз бала килде. Җитез кара күзле, алсу йөзле бу кызның шәһәрчә тегелгән аксыл-зәңгәр күлмәге дә, күлмәге төсле үк материядән ясап, чем-кара чәч өстенә беркетелгән зур бантигы да аның гади бер крестьян кызы гына түгел икәнлеген әйтеп тора иде. Әни аны күрү белән сикереп үк торды.

– Һу-у, кунак килгән икән, әйдүк, кызым, әйдә чәй эчәргә, – диде ул, үтә мөлаем булып чыга иде аның тавышы. – Нинди зур үскән ул, әләләл-ә, чәчүргечең матур икән, кызым, әтиең алып бирдемени? Нәй, нәй, нәй, нәй, күлмәгең нинди матур икән, җылы тәнеңдә тузсын, кызым, җылы тәнеңдә тузсын.

Әни, аны иркәләп аркасыннан сөйгәннән соң, чәй табыны янына ашыкты, «Кайда, күлмәген котлап, нәрсә генә бирим соң?» дип, чәй янына куелган балан паштеты, бәрәңге пәрәмәче, төче коймак һәм таба күмәче кебек сыйлар арасында сайлана башлады.

Ләкин кызчык үзенең «андыйлардан» түгел икәнлеген күрсәтергә ашыкты:

– Юк-юк, Хәдичә апа, бернәрсә дә кирәкми, рәхмәт, бу минем яңа күлмәгем түгел, – диде ул. Оялчанлыкның, кыюсызлыкның әсәре дә юк иде анда. Әнине аптырауда калдырып, безгә таба атлады ул. – Мин Ильяс абыйга…

Бу урынга җиткәч, батыр кызчыкның кыюлыгы югалды, бер миңа, бер Гаязга карап кызара башлады.

Мин аның кайсыбыз Ильяс икәнлекне таный алмаганлыгын сизеп ярдәмгә килдем:

– Йә, йә, мин булам ул Ильяс абыең, мин, – дидем.

Кызчыкның кыюлыгы яңадан үзенә кайтты.

– Исәнмесез, – диде ул, – Низамый абзый сезгә менә бу язуны җибәргән иде.

Зәңгәр эчле ак конверттан шома ак кәгазьгә яшел кара белән язылган кечкенә записка чыкты:

«Ильяс иптәш!

Бүген кич, сәгать 8 дә, иптәшегез белән икәүләп, безгә сөйләшеп утырырга килүегезне үтенәм. Вакытыгыз сыйдырырдай булса, җавап языгыз.

Комсәлам белән: Н. Солтанбәков…. нче июнь, 1927».

Записка өстендә күземне йөртеп чыккач, Гаязга суздым:

– Нишлибез?

– Син күбрәк беләсең инде, – диде ул.

– Барыйк әле анда без, алайса… Кызчык, безнең ризалык җавабын кулына алгач, «хушыгыз» дип башын иде дә атылып чыгып китте.

– Хуш, кызым, әнкәңә сәлам әйт, – дип кычкырып калды әни.

Ул көнне без авылдагы комсомолецлар белән очрашырга, ячейка секретарен күрергә теләсәк тә, бернинди дә нәтиҗәгә ирешә алмадык. Комсомол ячейкасы секретаре эшен алып баручы укытучы кызның кайда икәнен белүче булмады. Фәкать төрле кешеләрдән сораштыру нәтиҗәсендә комсомол ячейкасының кыш көнендә генә бераз оешкан төстә эш алып барганлыгын, спектакльләр, концертлар күрсәткәнлеген һәм кар астыннан җир күренә башлау белән таркалып киткәнлеген чамалый алдык.

Бу күренеш безнең өчен күңелсезлекне тагын да көчәйтте. Нишләргә? Бөтенесеннән кул селкеп, күңелне борчыган барлык сорауларны онытып, табигать кочагына чумаргамы?

Юк, ул хәзер мөмкин түгел, тирә-ягыбызны әйләндереп алган тынгысыз сораулар комсомол йөрәкләргә барыбер тынычлык бирмиләр. Нишләргә соң?

Шул Тешсез Ибрайларның, Имәлиләрнең башын ваткан сорауларга җавап табып бирергәме? Вакытсыз таркалган ячейканы җыеп алып, аны үз юлына төшереп җибәрү эшендә ярдәм күрсәтергәме? Әйе, безгә шул кирәк. Тик ничек итеп? Кайдан башларга? Төп игътибарны нәрсәгә юнәлдерергә?..

Бу сорауларга җавап эзләп, без Гаязның чемоданына кердек. Һәм, чынлап та, Гаязның хәстәрле кеше булуы ярдәмгә килде. Аның чемоданыннан комсомол алдында торган бурычлар турында язылган берничә брошюра һәм төрле газета битләреннән кисеп алынган берничә мәкалә чыкты.

Шулар арасында яшьләр союзларының бурычлары турында Ленинның РКСМның III съездында сөйләгән речен күргәч, без хәзинә тапканнан артык куаныштык.

Һәм, дөресен әйтергә кирәк, моңарчы минем, хикәя, шигырь китапларын яратып укысам да, мондый сәяси темаларга язылган әсәрләрне бу кадәр кызыксынып укыганым юк иде. Йотылып, әкият укыганнан битәр мавыгып укыдык без аларны.

Ләкин, укып беткәч, икебез дә тирән уйга калдык. Чөнки, комсомол активы буларак (ә без үзебезне шулай дип йөртәбез), каршыбызда чиксез зур, чиксез җаваплы, җитди, катлаулы бурычлар туганлыгын күрдек һәм шул ук вакытта үзебезнең авылга бернинди хәзерлексез, буш кул белән кайтканлыгыбызны белдек.

Мин алдыбызда торган эшләрнең күплегеннән һәм зурлыгыннан чын-чынлап курка башладым.

– Артык җитди эшкә тотынмыйбызмы, Гаяз? – дидем. – Ни әйтсәң дә, без бит биредә вакытлы гына. Әдәби кичә-фәлән оештырсак, доклад-фәлән сөйләсәк…

– Бөтендөнья революциясе турында лыгырдау җиңелрәк, әлбәттә, – диде Гаяз.

– Нигә? – дидем мин, көлкегә калмаска тырышып. – Әйтик, халык арасында наданлыкны бетерү буенча бик зур эш эшли алабыз без.

Гаяз үзе дә мине көлкегә калдырырга тырышмый иде.

– Анысын да эшләрбез, – диде ул, җитди итеп. – Ләкин безнең бер эштән дә куркырга хакыбыз юк. Комсомолец бер урында да үзен вакытлы итеп карый алмый. Ленинны мин шулай аңлыйм.

Минем башымда һаман да төп мәсьәлә булып артель турындагы фикер тора иде.

– Башлап та очларга өлгермәсәк, җайсыз булыр, – дидем.

– Курыкма, Ильяс туган, – диде Гаяз. – Син әллә бөтен эш безнең икебезгә генә терәлеп тора дип уйлыйсыңмы? «Башлап та…» дисең син. Болар бары да күптән башланган эш. Артель турында бит без әйтмәдек, Ибрай әйтте…

Мин комсомол активы алдына куелган бурычларны моңарчы Гаяз белән икебезгә генә бәйләп күз алдына китергәнмен икән. Гаязның соңгы сүзләре мине уятып җибәргән кебек булды. Чынлап та, биредә комсомол ячейкасы бар бит әле. Ячейка начар эшләсә дә, андагы комсомолецлар барысы да эшлексез кеше түгелдер бит. Авыл советы бар. Әллә кайчан оешкан кооперация бар…

Кооперация турында уйлау белән, күз алдыма, ниндидер шикле сорау булып, Низамый килеп басты.

– Гаяз, – дидем мин, – әллә Низамыйларга бармыйбызмы?

– Сатучы белән элемтәгә керү булыр дип куркасыңмы?

– Куркуын курыкмыйм да…

– Шикләнәсең? Зарар юк. Барыйк без аңа, Ильяс. Үз күзебез белән күрик-белик: нинди кош икән ул сәүдәгәр комсомолец. Бәлки, кеше сүзе генәдер.

– Әйе шул. Барыйк.

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Подняться наверх