Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 4
Повестьлар
Агыйдел
III
ОглавлениеТешсез Ибрай тыкрыгын борылып, безнең урамга керүгә, чалма-чапан кигән, тупас кына таякка таянган, кечкенә буйлы, ап-ак кәҗә сакаллы, җеп кебек кенә калдырып алынган мыеклы бер карт очрады. Иртә намазыннан иң ахырдан гына чыгып, һаман да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып барган бу карт миңа кечкенәдән үк таныш иде. Мин белгәннән бирле аны Таквә Сәхәү дип йөртәләр. Тәкъвалыгы бигрәк тә малайлар каршында нык сизелә торган иде аның. Безнең бөтен уеныбызны яраксызга чыгара торган иде ул: кузна уйнаганда килеп чыкса, «отыш уены – хәрәм уен» дип, кузналарыбызны тибеп очыра, шар сукканыбызны күрсә, «тәрәзә ватарсыз» дип, шарыбызны кесәсенә салып куя торган иде. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә, «әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез» дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.
Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.
Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган, имеш. Кәлимулла исемле зур маллы картның төпчек улы булганга күрә, иркә үскән, ди. Егет булып җиткәч, яман юлга басып, азып-тузып киткән, атасының акчасын урлап качып, еллар буена югалып йөргән, ди. Атасын җәберләп кенә калмаган, яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы бик күпләргә зыян китергән, ди. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган һәм, атасы дөнья куюга, яшь әнисе белән никах укытып (Кәлимулла карт үләргә бер ел калганда гына яшь кәләш алган булган), ике агасын куып чыгарган да төп йортта калган. Бу кыланышлары өчен аны ике агасы да, карт анасы да яратмаганнар. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. Мал табу, дөнья арттыру өчен нинди юл уңай килсә, шуннан барырга тайчынмаган. Үзе дә эшләгән, хатыны да эшләгән, тирә-яктагы ярлы-ябагай да аңа хезмәт иткәннәр. Ул арада әкренләп кенә гомер узган, аның үз уллары үсеп җиткән.
Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең үзәгенә үткән ачлык та Сәхәүгә дөньясын түгәрәкләүгә генә хезмәт иткән. «Тынгысыз» еллар беркөе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. Дөнья эшләрен улларына тапшырып, үзе ахирәт эшләре тирәсенә якынлашкан. Үкертеп сәүдә иткән улларына акыл һәм фатиха биреп кенә ята торган булып калган. Тәкъвалык эшендә узынып китүе яшь чагында эшләгән гөнаһларын йолу исәбеннән килеп чыккан, имеш, ди…
Агыйдел ярында очраган серле кыз тәэсире астында янып кайтып килгәндә очраган кечкенә буйлы мәчет карты – Таквә Сәхәү – ни өчендер әнә шулай берьюлы бөтен тарихы белән күренде миңа. Ике елны шәһәрдә уздырып, яңа гына кайтып төшкән кеше булганга күрә, үземне авылдагы бөтен кеше өчен кунак дип уйлаганмындырмы, нигә икәнен үзем дә белмичә, Таквә Сәхәү белән исәнләшәсем килде.
– Исәнме, Сәхәү бабай! – дип кычкырдым.
Таквә Сәхәү оеп кына кайтып барган җиреннән шып тукталды, йөзе белән безгә әйләнеп, озын җиң эченнән аз гына чыгып торган сул кулын маңгаена куйды, өстебезгә карап бераз сүзсез торды да, җавап бирмичә, кинәт үз юлына борылды. Бер-ике адым атлаганнан соңында гына бөтен тирә-якка ишетелерлек көр тавыш белән каргана башлады:
– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..
Мин, елмаеп, Гаязга борылдым:
– Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр…