Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 3
Повестьлар
Агыйдел
II
ОглавлениеАгыйдел!..
Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. Хәтта чит-читләрендә төнбоеклар үсүгә дә каршы килми. Аның мондый урыннарын үрдәк-каз кебек кошлар бик яраталар, ләкин тормышлары өчен куркыныч барлыгын белмиләр алар: күл кебек тыныч, төнбоеклы суга булган мәхәббәтләренә каршы килә алмыйча йөзеп китәләр дә чоңгылда яткан усал җәен авызына барып кергәннәрен дә сизми калалар. Ә Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша, бөтенләй дөньясын оныткан төсле тынып тик тора… Күп тә үтми, тагын, бик кирәкле эшен исенә төшергән кеше сыман, яңа тауларга таба борылып ашыга башлый. Ташларга бәрелүдән туган кечкенә-кечкенә дулкыннар күп булып җыелышалар да, кызык күрергә ашыккан төркемдәй, берсен берсе төртешә-төртешә, үзара әрләшә-әрләшә алга йөгерәләр. Шулай бер котырып, бер басылып ага ул. Барган юлында очраган кечкенә-кечкенә елгаларны үзенә ияртеп зурая бара, зурайган саен «акылга утыра». «Ай уймаккай кебек сызылып аккан Ашказар» ны, төбенә шом яшереп аккан тыныч Димне, «нәзеккәй» билле, ак тәнле кызлар» үстергән Уфа суларын ияртеп, ул шактый үсеп җитә, зур хезмәтләргә ярый башлый: пароходлар, баржалар йөртергә хәленнән килә. Шулар белән бергә Кама, Идел кебек абзыйларына кушылып, Каспийга – диңгезгә чыга – киң тормыш эченә керә…
Без төшкән тәңгәлдә Агыйдел каты акмый: өзлексез акрын гына күчеп торган киң, шома көмешкә охшый аның ул җире. Аргы як ярында үскән бөдрә таллардан асылган күләгәләр аның иртәнге серен тагын да арттыралар. Без уң яклап күтәрелгән урманлы тау белән яр арасында булган шактый зур тугайлык буйлап түбәнгәрәк – чит-читләре чуерташлар белән тигезләнгән чистарак урынны эзләп барабыз. Тугайлыкны каплаган куе яшеллек эчендә санап бетергесез төрдәге кошлар бергә кушылып сайрыйлар. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән чыккан хуш исләр, тын яткан Агыйдел өстеннән бөркелгән салкынча һава һәм яңа гына елмаеп күтәрелгән иртәге кояштан сибелгән рәхәт җылылык белән бергә кушылып, барлык тойгыларны да иркәлиләр, сөяләр. Тойгылар үткенләшә, күңел үзеннән-үзе романтикага бирелә. Җитди әйберләр турында уйлыйсы да, сөйлисе дә килми. Уйныйсы, шаярасы, җырлыйсы килә; сөясе, сөеләсе килә; күкрәкләрнең иркенлеге, тавышның көр булып яңгырап чыгуы, кәефнең әйбәт булуы белән масаясы килә, җырлап җибәргәнеңне сизми дә каласың.
Без дә, Гаяз белән сүз берләшкән кебек, бер үк җырны беравыздан сузып җибәрдек:
Ямьле Агыйдел буйлары
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…
Кызыл яр астына җәелгән чиста чуерташларга йомшак сандалиларыбыз белән басып, иртәнге тынлыкны чатната-чатната, су читенә якынлаштык. Төн уздырыр өчен чуртаннан куркып сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. Без, кечкенә-кечкенә яссы ташлар белән «коймак» җибәреп, ялтырап яткан Агыйдел өстен боҗралар белән чобарлый-чобарлый чишенә башладык. Ялангач калгач, үз тәннәребезнең тазалыгына үзебез сокланышып, тән хәрәкәтләре ясадык.
Салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су башта безне бераз куркытты. Кинәт кенә кереп китәргә тәннәребез карыша, без, кулбашларыбызны җыерып, бер-беребезгә караша идек.
– Болай булмый, тәвәккәллек кирәк, – диде Гаяз. – Әйдә! Раз, два, три…
Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге челпәрәмә килде. Һавага караганда җылырак булган суның чисталыгына, йомшаклыгына сокланып туя алмыйча, аргы як ярдагы бөдрә талларга карап, колач сала башладык.
– Аркылы чыгабызмы?
– Чыгабыз!
Яр шактый ерак иде. Колач сала-сала беләкләр арыгач, сырт өстенә әйләндек. Аяк белән генә йөзеп – кулларны, кул белән генә йөзеп, аякларны ял иттерәбез. Шулай, мәшәкатьсез генә йөзә-йөзә, икенче як ярга шактый якынлашкан идек инде.
– Әйдә тагын колач салабыз, – диде Гаяз, кинәт кенә талларга күмелгән ярга таба йөзе белән әйләнде. Ләкин шундый ук тизлек белән йөзеп китә алмады, кинәт тукталып, бөтенләй хәрәкәтсез диярлек хәлдә калды.
– Тукта! – дип пышылдады ул миңа. – Кара, кем бу? Нинди сын бу?
Көтелмәгәндә күз алдына килеп баскан бу гаҗәп күренешкә мин дә телсез калдым.
Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. Ул гәүдәсенең бөтен авырлыгын сул аягына салган да, уң аягын аз гына алгарак басып, аны үз уңаена гына куйган, уң кулын артка каерыбрак бөеренә таянганлыктан, күкрәге текә булып алга омтылып тора, – әйтерсең лә аның зифа буе үзеннән-үзе дулкынлана. Нечкә булып сузылып киткән кара кашлар астыннан тыныч, рәхәт итеп карый торган чем-кара күзләр күксел тауларга йотылганнар. Түгәрәк битнең бөтенлегенә аз гына да кимчелек китермәслек булып урнашкан кечкенәрәк борын, тамарга торган чия төсле иреннәр… Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык…
Бөтен җире тигез килгән алсу-көрән тәнле бу кызның, үз тәне төсле үк материядән тегелгән су киемнәреннән генә булуына карамастан, безгә шулкадәр якын җирдә, шулкадәр тирән тынычлык белән басып тора алуын күреп каушап калдык.
Кызлар белән очрашканда каушау түгел, киресенчә, күп вакытта әрсезләнеп, теле ачылып китә торган иптәшем Гаяз да, үзенең кайда икәнлеген онытып, таянычсыз хәлдә калды: аның тулы кара күзләре, зарыгып җавап көткән төсле, билгесез кызның серле торышына текәлеп тукталды. Куллары да инстинкт белән генә үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнеп, тыгыз гәүдәсен су өстендә тоталар иде…
Кем ул? Шәһәрдән читтә, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә, Башкортстанның шактый караңгы почмакларыннан исәпләнгән тәңгәлендә шундый матурлыкка, кыю батырлыкка ия булырлык серле кыз кем ул? Җәйге иртәдә кояш белән бергә торып, Агыйделдә су коенуның ләззәтен аңларлык культуралы кыз бу якка кайдан килеп чыккан?..
Бу сорауларга җавап таба алмау тәэсирендә нишләргә белмичә байтак азапланган булыр идек, Гаяздагы кыюлык ярдәмгә килде. Ул, әле һаман да селкенми торган кызга карап, кыю, батыр тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Бәхетле иртәгез белән тәбрик итәбез!
Кызның тауларга текәлгән кара күзләре кинәт безгә борылды. Тамарга торган чия төсле иреннәр, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә елмаю билгесе күрсәтеп, җай гына хәрәкәтләнделәр:
– Рәхмәт!
Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады. Әллә кайдан тирәннән, керсез күңелдән чыккан төсле булып ишетелде ул рәхмәт. Якын киләчәктә кадерле очрашулар вәгъдә иткән төсле булып яңгырады ул музыка.
Мин, кызның серле карашын үземә тартырга теләп, бөтен көчем белән аның күзләренә карый идем. Билгеле, Гаязның да шул теләктә икәнлегендә, аның да кара күзләре (ул көчле кара күзләр бу минутта минем өчен куркыныч тоелдылар) мин караган сихерле нокталарга тартылган булуында шигем юк иде. Ләкин серле кызның сихерле карашын үзебезгә тарту өчен барган бу көрәштә икебез дә җиңелдек. Кыз беребезгә дә аерым караш бирмәде, җитез хәрәкәтләр белән куе таллар арасына кереп югалды.
Икебез дә, телсез калып, кызның яңадан күренүен көттек. Бик озак көттек. Кыз яңадан күренмәде. Су өстендә озак тору – өзлексез хәрәкәт – безне арытты. Агыйдел бу тәңгәлдә кызу акмаса да, безне шактый алып китеп өлгергән иде инде. Арыган булуыбызга карамастан, кыз күренгән ярга чыгып ял итәргә батырлыгыбыз җитмәде, ерак булса да, кайту ягына борылдык… Кире кайткан вакытта инде без килгәндәге төсле шаян түгел идек. Кыз безнең йөрәкләрдән нәрсәнедер алып киттеме, нәрсәсендер безгә калдырып киттеме, ни булса да булды, безнең уйда да, телдә дә шул булды. Тик никадәр генә уйласак та, никадәр генә сөйләсәк тә, аның кем булуы, каян килеп чыгуы турында рәтләп бернәрсә дә белә алмадык. Агыйделнең бу тәңгәленә килүенә карап кына, Кинҗә исемле кечкенә башкорт авылында булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.
– Очратырбыз әле без аны, Гаяз, ә?
– Бәлки…