Читать книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир - Страница 14
Повестьлар
Агыйдел
XIII
ОглавлениеБез авылга кергәндә, кояш баткан иде инде. Яңа гына кайтып йортларга таралган көтүдән күтәрелеп калган тузан эчендә авыл тонык кына булып күренә: кайтмый калган кәҗәләрен эзләп йөрүче малайлар, кулларына япьле чыбык тотып казлар артыннан ашыгучы карчыклар, хатын-кыз, бала-чага төялгән фурманга җигелгән атларын талгын гына атлатып утаудан кайтучы крестьяннар – һәммәсе дә, тавыш-фәлән чыкмасын, авылның тынычлыгы бозыла күрмәсен дигән төсле, тын хәрәкәтләнәләр. Без дә, бу тирән тынычлыкны бозмаска теләгәндәй, авылга кергәч сүзсез калдык.
Урам уртасы буенча сузылган кап-кара юлны ике яклап җәелгән бәбкә үләне өстеннән тавышсыз гына басып кайтып килгәндә, безгә Зоя очрады. Ул кара юбка белән ап-ак кофта кигән, күксел ефәк шәлен иңнәренә генә салган килеш әкрен генә атлап, Низамыйлар ягына таба китеп бара иде. Безне күрүгә, аның йөзенә елмаю чыкты. Җилкәсенә тигезләнеп кырт киселгән сары чәчләрен чәчләре төсле үк сары тарак белән ипли-ипли, безнең белән исәнләште:
– Исәнмесез, кунаклар! Сезне бүген көне буе эзләдек. Әйтми дә киткәнсез, ай-яй…
Аның безнең белән бик озак сөйләшергә, барган җиренә безне дә чакырырга нияте бар иде бугай, ләкин безнең җавапның бик коры булуы тиз суындырды.
– Иртәгә кич белән ячейка бюросының утырышын җыярга кирәк иде, – диде Гаяз.
Зояның йөзендәге мәңге бетмәслек дәрәҗәдә мул булып күренгән татлы елмаю чырае шул ук секунд эчендә аптырау билгесе белән алмашынды.
– Нигә? – диде ул. Үзе тагын, җавап биргәнне дә көтмичә, ул эшнең мөмкин түгеллегенә сәбәпләр дә китерә башлады: – Кайдан табыйм мин ул бюро членнарын, җәй көне бит, эш вакыты…
– Секретарь бит сез…
– Секретарь булса ни, мин бит…
– Җыя алмыйсызмы?
– Әлбәттә. Ничек итеп аны…
– Алайса, без үзебез җыярбыз. Волком белән сөйләштек. Хушыгыз!
Гаязның бу корылыгы Зояны тагын ныграк каушатты.
– Туктагыз әле, Гаяз иптәш, сезгә җыймыйм дигән кеше юк бит. Әзрәк сөйләргә ирек бирегез…
Мин, аның бу кадәр кызганыч хәлдә калуын күреп, бераз йомшардым.
– Чынлап та, Гаяз, син бик коры кыланасың, – дип, Зояга ярдәмгә килдем. – Сөйләшергә кирәк. Бюрода нинди мәсьәләләр каралачак. Бәлки, кайбер мәсьәләләр буенча әзерләнергә кирәк булыр. Ячейканың секретаре бит ул.
Зоя, хәле җиңеләя төшкәнне сизеп, тагын елмайды:
– Билгеле, Гаяз иптәш, бернәрсә дә белмичә, ничек итеп мин комсомолецларны җыйныйм?
– Дөрес, – диде Гаяз. – Ләкин сез бит, минем җавап биргәнне дә көтмичә, төрле сәбәпләр табарга керештегез. Югыйсә минем сөйләп бирергә иде ният. Болай: көн тәртибендә әллә нинди зур мәсьәләләр булмас, башта кыскача гына сезнең информациягезне тыңларбыз, ячейканың эше һәм аның хәле турында. Аннан соң инде алда торган бурычлар турында…
– Мин бит аны бер көн эчендә генә язып бетерә алмам.
– Язып тору кирәкми. Болай гына әйтерсез. Нәрсә эшләгәнегезне күңелдән белмисезмени? Хәзерге көндә ничә комсомолец барын, аларның ни эшләүләрен беләсез бит инде? Аның нәрсәсен язып торасың!
– Каян белеп бетерим мин аларны?
– Алайса, язарсыз. Өлгергән хәтлесе булыр. Ә бурычлар турында үзем әйтермен. Булдымы?
– Ярый, – диде Зоя. «Уф Алла» дигән төсле көрсенеп чыкты аның тавышы.
– Хушыгыз!
– Хушыгыз!
Ул көнне без иртә яттык.