Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 12

I. Җырым булсын бүләгем
Исемдә

Оглавление

Беренче кат сөю дәрте белән

Елмайганың минем исемдә.

Күзләреңә карап: «Сөям», – дигәч

Оялганың минем исемдә.


Өметләрем кинәт юкка чыккач,

Йөрәк әрнеп газап эчендә,

Төннәр буе күзгә йокы керми

Сызланганым минем исемдә.


Үтте инде ул көн;

                    хәзер бар да

Күргән төсле бары төшемдә.

Яндырса да сөю, туңдырса да

Туйдырмый икән, шунсы исемдә.


1933

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх