Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 8

I. Җырым булсын бүләгем
Куян
(Уенлы җыр)

Оглавление

Куян салкыннан

Туңган, куырылган,

Башы салынган,

Колагы шиңгән.

Әйдәгез, дуслар,

Аны терелтик,

Җылы бүлмәгә,

Мәктәпкә илтик.

Куян уянды,

Куркып уйланды,

Сикреп урманга

Чабып югалды.

– Куян, син кайда?

– Яшел тугайда.

– Куян, син кайда?

– Ерак чүлләрдә.

– Куян, син кайда?

– Калын урманда.

– Куян, син кайда?

– Карлы буранда.

Әйдәгез, дуслар,

Кырны, урманны,

Чүлне актарып

Табыйк куянны.


1930

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх