Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 19
I. Җырым булсын бүләгем
Су буенда
ОглавлениеЯр читендә,
Агымсуда,
Кызылармеец
Атын юа.
Ялын тарый,
Сыртын уа
Һәм басмага
Карап куя.
Басма өстендә
Колхозчы кыз
Җитеннәргә
Су эчерә.
Һәм сиздерми —
Нитми генә
Яр читенә
Күз төшерә.
Елга ага
Бөдрәләнеп,
Кызның алтын
Чәче кебек.
Кыз керфеген
Түбән сузып,
Битен каплап,
Сорау бирә:
– Матур егет,
Әйтче миңа,
Кызылармеец
Кемне сөя?
Егет аның
Янына килеп,
Чәчен сөеп,
Җавап бирә:
– Кызылармеец
Синең кебек
Эшчән, батыр
Кызны сөя.
Февраль, 1935