Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 7

I. Җырым булсын бүләгем
Көз җитте

Оглавление

Киң болыннарда,

Урман-кырларда

Агачлар, гөлләр,

Күрәмсез,

Кибеп сулдылар.


Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә

Көзге салкыннан,

Күрәмсез,

Сулар туңдылар.


Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды,

Безне калдырып,

Сизәмсез,

Кошлар да китте.


Кошлар шикелле

Бергә гөр килеп,

Мәктәптә укыр,

Беләмсез,

Вакытлар җитте.


1929

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх