Читать книгу Сайланма әсәрләр - Муса Джалиль - Страница 5

I. Җырым булсын бүләгем
Беренче яңгыр

Оглавление

Яңгыр килә… Корыч сабан белән

Ерткаланган җирнең сусаган

Йөрәгенә ялга яңгыр килә…

Орлык әзер. Чүптән бушанган

Амбардагы чәчү тубалын да

Күптән корып куйдык шикелле…

– Муса, ат әзерме?

– Әзер.

– Ындырга йөр!

Анда нинди матур, сөйкемле!..


Ындыр арты. Әле кап-кара ул,

Юл-юл җәелеп ята кинәнеп;

Яңгыр җиле өерә, ярны күмә,

Тузан оча, җирдән сөйрәлеп.

Әти кулын куйган маңгаена,

Күккә карый, сөенә-шатлана:

– Улым, чәчү алды, күрәмсең, – ди, —

Яңгыр килә – туклык бакчага!..


25 апрель, 1924

Сайланма әсәрләр

Подняться наверх