Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 13

Еллар бар

Оглавление

Үзеңә сорау бирә алып,

Булдымы сораганың.

Туган җиргә кайта алып,

Урамнар ураганың…


Ашыкмыйча салмак кына,

Урамнан атлаганың…

Очрагандай шул вакытта,

Күпме эзләп, тапмаганың.


Тау башында басып торып,

Офыкларны «гизгәнең».

Үткәннәрне күңел белән,

Тойганың hәм сизгәнең.


Су буенда, ярга басып,

Булдымы уйланганың

Сакланылган әле hаман,

Ни чаклы уйлар барын.


Кабат урап калыр өчен,

Күпме таныш юллар бар.

Урам әйләнүләр өчен,

Язмыш биргән еллар бар.


Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх