Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 8
Күңел көче
ОглавлениеКүңел тарту, күңел тартылуы,
Еракларга таба күчәме…
Тоймаганга, әллә онытканга,
Якын гына булган кичәне.
Күңел тарта, әйтми сәбәбен,
Әйтәләр бит,«тартса күңелең».
Кыен була кабул итүләре,
Күңелеңә якын түгелен.
Күңел «сүзе», юллар табу кебек,
Кайсы якка, кайчан баруның.
Бик кирәк диеп уйланылган,
Урыннарга бармый калуның.
Сиңа сайлый мөhим булганнарын,
Кәлебеңә ярый торганын.
Гамәлләр бит шуңа әйтеп бирә,
Күңелеңнең нинди булганын
Кәлебләрдә кебек хисләр башы,
Күңел безне, сүзсез кисәтә.
Шуңа күрә, ялгыш эшләр туа,
Күңел тартмаганын сизсәктә.