Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22
Cөяләр
ОглавлениеХалыкны сөяләр…
Туктауны белмиләр.
Бастырып сөяләр,
Яткырып сөяләр.
Ятырга-басырга карышсаң,
Билеңнән мәҗбүри бөгәләр.
Бу кыргый дөяләр,
Кайлардан килгәннәр…
Килә алмый бит алар,
Ерактан чүлләрдән…
Бу авыру көтүнең…
Булмыйк без коллары.
Кая соң халыкның…
Көрәшче уллары.
Табыла алырмы,
Котылу юллары…