Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 33
Чакыралар
ОглавлениеЧакыралар менә, чакыралар,
Ишетмәсәң сиңа акыралар.
Шомлы чорның шикле билгеседәй,
Ялган сүзләр кыйммәт сатылалар.
Чакыралар, кая чакыралар…
Ә үзләре анда бармыйлар.
Чарасызлык онытыла кебек,
Әллә ниләр белән алдыйлар.
Чакыралар, ашыктырып әле,
Бармый кара… син кем буласың…
Юллар эзләп маташасың икән,
Аягынны тизерәк сузасың.
Чакыралар… әллә кыямәткә,
Теләгәндәй, булып озатмак.
Утырауга куып кереткәндәй,
Башка юлны куеп тозаклап.
Чакыралар, ышанырлык итеп,
Көлүче юк, елап калалар…
Теләсәдә, теләмәсәләрдә,
Чакырылучылар, баралар.
Күпме җаннар яра алалар…