Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 31
Көзләр шул
ОглавлениеСаргаюлар көзен, саргаюлар,
Картаелган еллар кебектер…
Яфыраклар алар коелалар,
Вакыт җитүләрен белептер.
Яшеллеге җәйнең уза икән,
Сизелмичә кала нигәдер.
Аннан, саргаюга алмаш булып,
Уңган, агарулар киләдер…
Кабатлана җиhан мизгелләре,
Туктамыйча, туктый алмыйча.
Җир өстендә бетми мәшәкате
Ап как карлар җиргә яумыйча…
Иртәләре үзе килер кебек,
Көтеп алуларың булмаса.
Ни булсада миңа барыбердай,
Хисләр белән күңел тулмаса.
Карыйсыңда тирә якларыңа,
Әллә ниләр кайчак күренә.
Үзең өчен, җыя алынганын,
Салыр өчен күңел түренә.