Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 25
Кайгырма ла
ОглавлениеҖәйләр тагы үтеп китә инде,
Ерак калмый икән көзгә дә.
Көзләредә килер гөмер булгач,
Насыйп булмый калмас безгә дә.
Көз дигәчтә күңел өшеп китә,
Килер дә ул китмәс шикелле.
Бөтен дөнья туктап калыр төсле,
Кышлар башка булмас бит инде.
Гoмер үтә диеп кайгырма ла,
Гoмер үтсә – гoмер иткәнсең
Язлар, җәйләр өчен Аллаhыга,
Барысы өчен шөкер итәсең.
Көз килә дип бары шатлан гына,
Туктамаган әле сәгатьләр.
Кемгә көзләр, кемгә язлар гына,
Кайгырырга юкла сәбәпләр.