Читать книгу Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Язмышың – китабың

Оглавление

Гомер юлы олы китап кебек,

Ул китапны үзең язасың.

Гамәл кылып, битләр өсти-өсти,

Мәңгелеккә юллар саласың.


Ялгышларны, сызып ташлап булмый,

Барсы исән, барсы саклана.

Кайбер бите шундый ямьсезләнә,

Бик тырышсаң гына пакьлана.


Дөнья кусаңда ул, китап язу,

Тормыш юлы – язмыш китабын.

Нинди гамәл кылу нисәбеннән,

Аллаh бирер безгә хисабын.


Без килгәнбез икән бу дөньяга,

Сыналырга, шөкер итәргә

Безгә кушылганча дөрес яшәп,

Кунак булып тыныч китәргә.


Кунагы без бары бу дөньяның,

Мәңгелеккә берәү кала алмый.

Чама белеп, тыйнак кына яшик,

Хуҗага каршы кунак бара алмый.


Сагынма. Шигырь. Том 11. Стихи

Подняться наверх